Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

– Шуңа мин монда төштем дә инде, кызым. «Хәбир чокырда» дип кем әйтер, җә! Баксаң, гап-гади баз бу, кызым. Зу-ур баз. Иңе бар аның, буе бар. Йорт салам дисәң – йорт сал, каралты-кура торгызам дисәң – торгыз, җир үзләштердең дип кулыңа сукмыйлар. Адәм баласы чебеннән фил ясый. Тоба алай ук ямьсез түгел. Миңа ул балачактан бирле таныш. Без үскәндә, сәвит мәктәпне диннән аерган иде. Әгәренки ата-ана баласына дога өйрәтсә – аларга штраф чәпиләр. Гыйният кебек имансызлар укытучыга әләк ташый. Кайсы йортта авыз ачканнар, кайсы йортта ураза тотканнар, кайсы йортта намаз укыганнар – хәзер директорга җиткезәләр. Гыйният, мәйтәм, кич саен безнең тәрәзә төбенә килеп тыңлый иде. Әти укымышлы мулла иде. Өстәвенә хәйләкәр дә. Икәү, печән чабарга дип, чалгылар күтәреп урманга китәбез дә, ул мине шушы чокырга алып төшә һәм кычкырып-кычкырып Коръән сүрәләре ятлата. И, улым, дия иде, мәрхүм, син, идән астында укыйк, дисең, шыпырт укыган доганың кайтавазы юк, авыздан чыккан сүзне колак ишетмәсә, ул күңелгә сеңмидер.

Әти хаклы иде, җәмәгатьләр.

– Һәр заманның үз ямаулыгы, – диде әнисе.

– Хәзер дә дөньябыз ертык. Әнә син, шуны ямыйм дип, нинди бәлагә тарыдың, Хәбир. Мәчетең калды, син генә... ятасың чокырда бүсеп.

 – Ходай шулай язгандыр, Бибинур. Кышлар кышламыйча өскә менүләр булмастыр.

 – Кит инде, әти! Синең мичең дә юк. Кар явып чокырны күмсә – нишләрсең? – Миче дә ясалыр, кызым, куышы да җылыныр. Кар яуса, яр өсләтә генә ява. Хикмәтле Тоба бу, җәмәгатьләр. Җә, хәләхвәл сораштык, туйганчы сөйләштек. Кайту ягын карагыз. Озакласагыз, күрше-күлән шикләнер.

Зәмзәмия тулган айдан сибелгән салкын нурларны уч төбендә биетеп уйнаганда, егет тынлыкны бозып сорады:

– Син кичә кая бардың? Уенда юк идең. Җирән дә күренмәде. Әллә икәү...

 – Һи, берәүләр борыч капкан, авызлары яна! – дип кеткелдәде кыз. –Көнләшәсеңме? Көнләш, көнләшү – дару ди ул, бетчәдән файдалы ди. Ялап ала ди инде. Син ул чирдән дәваланганда, без Вагыйз белән кулга-кул

тотынышып урам буйладык, йолдызлар санадык. Безнең авыл күгендә илле генә йолдыз икән, бер миллионын урлаганнар.

 Зәки чытырдатып кулын кысты.

– Икегезне дә сугып үтерәм! Башта Җирәнне көянтә итеп бөгәм!

– Җә, калай әтәч, кабарынма. Ышанып утыруын күр син. Нишләп Вагыйз минем тирәдә чуалсын ди! Мәңгелек дошманнар ич без.

– Мәхәббәттә дошман юк! Сизмисеңмени, дәрестә бәбәге белән сиңа кадала. Кан эчеп туймаган черки диярсең.

– Быел соңгы елыбыз, бүтән күзен алартмас. Имтиханнарга әзерләнәсеңме?

– Әйе, кәгазьгә синең исемеңне сызам да сызам.

 – Теленә салынган син - тиле, синең белән сөйләшкән мин - тиле.

 – Кичә кайда идең, Зәмзәм?

– Әйтмим, кәбестә хәтле сер! Тунаган саен – яфрак...

– Соң, әйтмә. Миңа серең сыймый икән, булды, аңладык. Ят, димәк, без.

– И, үпкәчел дә инде син, Зәки-мәки, әйттерәсең тәки! Әти янына бардым... «Тоба - чокыр»га... Кара, серемне нык сакла!

– Икенче төрлерәк ялган тап, Зәмзәм.

– Гомерем белән ант итәм, Зәки. Безнең әти «Тоба»да ята.

– Ышандылар ди! «Тоба» сиңа бәрәңге базы мәллә? Анда җенпәри дә ояламый. Хәбир мулланы Казанда диләр. «Мәрҗани» мәчетендә күргәннәр.

– Кемнәр?

– Әни әйтте, Сафураның калада укучы студент малае очраткан ди. «Хәбир абзый» дип эндәшкән дә ди, әтиең ишетмәмешкә салышкан ди.

– Ялган! Әти үлсә дә авылны ташлап китми, ул «Чокыр»да! Кыз егет белән саубуллашмыйча гына өенә йөгерде.

Ачудан аның үпкәсе күперде. Зәки Хәбир мулланы куркакка саный бугай. Калада, имеш! Юк, «Тоба»да әтисе, бөтенесенең дә өнен алган «Тоба»да!

Иртәгесен ул тиктормас телен кисеп ташлардай булды. «Сүзне җил дә, төн дә урлый, авызыңны чамалап ач», – дип, әнисе белеп орыша икән. Чыгарылыш имтиханнары билетларын кабатлаганнан соң, класс өйләренә таралды. Зәмзәмия мәктәп капкасыннан чыкканда гына аны Вагыйз куып тотты.

 – Зәмзәмия, Хәбир мулладан мин дә хәбәрдар. Кичкә «Төнбоек күле»нә кил әле син, – диде ул һәм, кызны җиргә кадаклап, сызгыра-сызгыра китеп барды. Аякларын көчкә куптарды кыз. «Хәбәрдар?!» Нәрсә лыгырдый бу малай актыгы! Үзенә каратыр өчен бер-бер тозак кора, күрәсең. Карады ди сиңа Зәмзәмия, көт! Күлгә бармыйча да ярамый. Әтисе хакына ул нәфрәтен җиңәргә тиеш.

...Ул килгәндә, Вагыйз күл буенда йөренә иде. И Ходаем, җирән чәчен шомартып артка тараган, җиңсез күлмәк белән аксыл чалбар кигән. Яраткан кызы белән очрашамыни?!

 – Нәрсә, әйт!

– Исәнме, Зәмзәмия?!

– Исән, исән! Хәл сорашыр өчен чакырдыңмы? Әйт, син ничек әтидән хәбәрдар, тизрәк бул! Вагыйз мичтәге утын пүләне кебек чытырдаган кыздан күзен алмады. Әйтерсең беренче мәртәбә очраткан! Аның зурайган күз алмалары ачуны китерә иде. Йа Аллам, моның хәтле җирәнгеч адәм баласын ник дөньяга тудырдың син?!

– Күл нинди гүзәл, – диде егет, кызның ачулы карашыннан сынып. – Аны бизәгәннәр, Зәмзәмия, әйеме?

Вагыйз өс киемнәре белән күлгә сикерде. Һәм күл уртасыннан иң эре төнбоек чәчәген өзеп чыкты.

– Мә, – диде ул, аны кызга сузып. – Синең төсле...

Төнбоекка теләр-теләмәс кенә үрелде Зәмзәмия.

Җирән өзгән чәчәк бармакны чәнчә иде.

– Түмгәккә утырыйк, кояшны озатырбыз, – диде өстеннән шыбыр-шыбыр су аккан егет.

 – Бездән башка да озаер, синең белән ләчтит сатарга вакытым юк, имтиханга әзерләнәм. Әйдә, әти хакында ни хәбәрең бар?

– Усаллашу сиңа килешми, Зәмзәмия. Елмаеп кына сөйләшсәң – йөзең безнең бакчадагы айбагарга охшый.

– Җә инде, сайрама! Тансык ди монда синең тавышың!

 – Ашыксаң – озатмыйк кояшны. Үзе дә баер әле... Хәбир мулла таза-саумы, авырмыймы?

 – Авырса – синең хәсрәт түгел. Мәнсез соравыңа җавап шул!

– Ул бит «Тоба-чокыр»да...

– Нәр-сә?!

 – Әтиең дим, «Тоба»да җан асрый.

Зәмзәмиянең күз аллары караңгыланды. Каян белә... Йа Аллам, каян белә?! Уртак серне Зәки тишкәнме? Юу-ук, нишләп Зәки Җирән белән мондый серне уртаклашсын, Зәки андый түгел.

 – Синең башыңа тай типкән, ахры, – диде кыз, исен җыеп. – Ул җәһәннәм оясында еланнан гайре кеше яшиме? Әти башка җирдә. Интекмәгез эзләп, барыбер табалмыйсыз.

 Җирән, бөгәрли-йомарлый, чалбар балагының суын сыкты.

 – Мин эзләргә җыенмыйм да әле, Зәмзәмия. Түлке аның анда ятуы хак.

– Кем әйтә моны?! Кайсы җүләре ялган тарата?!

– Кичәгенәк тыкрыктагы бүрәнә өстендә утырганда, үзең Зәкигә әйттең. Мин койма артында посып сезне тыңладым. Ачуланма инде, шулай туры килде. Кайтуыгызны күрдем дә качтым...

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев