Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)
Нәбирә Гыйматдинова
Дәвамы.
Директор ызгыш-талаш л ардан курка иде, тизрәк арага кысылды.
– Чү, чү, тынычлан, халык! Эшкә яңа укытучы алу – минем карамакта, Фәйзия апа, син мондый мәсьәләләрне хәл итмисең. Кәримова башлангыч классларны укытачак. Аның сүзләрен колагына да элмәгән Фәйзия авызыннан төкереген чәчте.
– Ишеттегезме, барыгыз да ишеттегезме? Ул Ленинга тел тидерә. Ничек оялмый, җирбит! Ленин – безнең әүлиябез! Кыз, көлемсерәп:
– Сиңа шулайдыр, Фәйзия апа, – диде. – Ә миңа мәрхүм мулла атам әүлия. Белде Зәмзәмия, теленнән очканчы бу сүзнең әүвәл күңелендә бөреләнгәнен белде, ләкин тыелалмады. Ул, учлап-учлап, зәһәр хатынга җим сипкән иде, Фәйзия шатлыгыннан канатларын җәйде.
– Җәмәгать, ишеттегезме, апачык ишеттегезме?! Ленинны әүлия түгел, ди! Нинди зур политик хата ясый! Әйдәгез, районга жалу языйк, дипломын алсыннар, үзен авылдан сөрсеннәр!
Аптыраган директор өстәл төяргә кереште.
– Коллегалар! Туктагыз, сез базарда сату итмисез! Фәйзия апа, кызма син. Жалу язып мәктәпнең абруен төшерикме инде! Зәмзәмияне яшьлеге кайнарлата. Аның өчен, һичшиксез, бөек юлбашчыбыз әүлия зат. Син дә, Кәримова, үчекләшмә, утыр! Мәктәптә укытучылар җыелышып үзара чәкәләшә икән дигән даныбыз таралыр. Суыныгыз, суын!
Фәйзия апа «суынырга» ашыкмады, чикерткә кебек сикергәләп тәрәзә янына килде һәм бармагы белән урам ягына төртте.
– Күрерсез менә, саңгырау колаклар, яулыгын бөркәнеп, әнә теге диндарлар йортына намаз укырга йөриячәк әле бу мулла кызы! Бөтен районга рисвай итәчәк әле ул мәктәпне! Ник үз вакытында өтекнең койрыгын кисеп, авызын ямамадык икән дип, үкереп җылыйсы көннәрегез алда әле!
Тәрәзәдән кыйшайган мәчет манарасы күренә иде. Бәгырьне пычак белән телеп алгандай булды. Манара болытларга ашкан, әтисе дә югарыда, күктә... Ул, мәчетен яклап гүргә керсә дә, иманын сатмады һәм җиңде: бүтән мәчеткә тимәделәр, хәзер аның ишегендә йозак, ишегалдында алабута.
Укытучылар кызның җавабын көтә иде. Фәйзия аңа җитди гаеп ташлады. Зәмзәмия, әлбәттә, өлкән укытучыга каршы төшеп, үзенең совет мөгаллимәсе икәнен исбатларга тиеш. Ә ул дәшмәде... Моңа аның төгәл генә җавабы да юк иде. Күңеленнән генә кыз, алабуталарны урып, мәчеткә юл ачты, йозакны алды... Күңеленнән генә азан тавышын яңгыратты...
Мәчетнең ачкычы әнисендә иде.
– Әни, – диде Зәмзәмия, – син авылның остабикәсе кебегрәк кеше. Ник карчык-корчыкны мәчеткә йөрергә өндәмисең? Сезгә авыл советы бәйләнми бит, көлеп кенә карый. Мәчет догасыз утырмасын иде.
– Бик ачар ием изге йорт ишеген, кызым. Шунда өч кенә карчык барып дога кылсак та, җаныбыз рәхәтләнер ие. Түшәме җимерелгән, идән такталары черегән шул. Мәрхүм Хәбир ипләп-сипләп гел яңартыр ие. Хәзер кемгә кушасың: картлары бик карт, яшьләренә сикерергә клуб кына кирәк.
«Зәки!» – диде кыз. Егет кулга оста, балта эшен белә, мәчетнең түшәмен дә, идәнен дә ялт иттереп куячак.
– Кызым, нишләп капыл гына мәчет исеңә төште? – диде әнисе.
– Бүген җыелышта Фәйзия апа уятып җибәрде. «Син анда намаз укырсың», – диде.
– Тәки басылмый, «Кызыл» үлгәннән бирле котыра ул хатын. Сөйләсәң дә гөнаһ инде, Гыйният Бибигайшә өстеннән Фәйзия белән чапты. Райуннан түрәләр килсә – аның өендә сыйлаттыра ие. Авызы балда-майда ие Фәйзиянең. Хәзер келәте буштыр, капчык-капчык он, капчык-капчык шикәр ташымыйлар. Тамак туйдыручыңны сагынып айга карап уларсың. Син, кызым, ул явыз бичә белән тапма да, өләшмә дә, ераграк йөре.
– Миндә әти холкы, әни. Хаксызга рәнҗетсәләр, каным кыза.
– Зәкиулланың анасына ишеттерерләр. Килен усал икән дияр, малаена алдырмас.
Зәки барыбер әнисен тыңламас иде. Көн дә «өйләнешик» дип теңкәне корыта. Сузмаскадыр, мөгаен, ризалашыргадыр. Көзнең иң матур бер көнендә туй ясарлар. Зәмзәмия табигатьнең алтынга манчылган сурәтен ярата. Сары төс – сагыш төсе, диләр. Ә ул, агач-куакларда яфраклар җәй буе кояшта «кызынып» төс үзгәртә, ди.
– Мин сине сөендерәм, Зәки, – диде кыз, Төнбоек күле буенда утырганда. – Сөенчегә ни бирәсең?
– Учыма салам да кап-кайнар йөрәгемне бирәм. Мә, Зәмзәм, ал!
– Йә, төпченмә, синең «ярар»ың миңа сөенче бүләге ди. Көзгә кушылабыз, Зәки!
– Көзгә?! Ник шулай озак? Үтерәсең, Зәмзәм, пычаксыз суясың. Башым пеләшләнә, аркам бөкрәя, аягым кәкрәя, хатын рәхәте күрмичә картаям!
– Кәмит уйнама инде, Зәки. Бер гозеремне үтәсәң, бәлки, алданрак та туй хәстәренә керешербез.
– Сора, җаным, сора! Синең өчен Каф тауларын да күчерәм!
– Алай ук мәшәкатьләнмә, Зәки. Сиңа авылда да эш муеннан. Әнә мәчетебезнең түшәме черегән, бассаң – идәне сына.
– Туйның мәчеткә нинди катнашы бар?
– Атаң колхозда такта ярдыра. Мәчеткә дә бераз өлеш чыгарсын иде. Син тракторга төяп илтер идең.
– Һи, җаный! Гозерең иртәгә үк үтәләчәк! Берсекөнгә өйләнешәбез, яме?
– Ашыкма, тыңлап бетер. Синең беләкләрең таза...
– Таза, таза, трактор ауса – күтәрәм.
– Мактанма, тыңла. Такталар үзеннән-үзе түшәмгә тезелмәс, идәннәр җәелмәс. Бөтен эшләрне дә син башкарырга тиеш, Зәки. Мәчет бер догачың булып торыр. Егет, йокымсыраган күк, өстен дулкынландырып уфырды.
– Сорама, Зәмзәм...
– Нишләп, Зәки?
– Гыйният игезләре – милиционер. Мәчетең-ниең белән тереләй яндырырлар. Збир алар. Хәбир мулланы күмешкән өчен, энеләре Вагыйзны изделәр бит. Һаман саулыкка туя алмый Җирән, атын да ыңгыраша-ыңгыраша гына җигә.
Зәмзәмия дөрләп кабынудан көчкә тыелды. Тагын курку, тагын! Гыйният исеме чыгуга тып итеп каршыга килә дә баса, хәерсез!
– Калтырама, Зәки. Мин сиңа булышырмын, такталар бирешермен.
– Син?! Кеше көлдермә. Игезәкләр сине күрсә – ботарлап ташлый. Алар күзенә ялгыш та чалынма. Булмый, мәчет дип тукмаласым юк!
– И Ходаем, безнең авылга «Куркаклар» дип кенә кушарга иде.
– Һәркемгә җаны кадерле, Зәмзәм. Ике тапкыр яшәмибез. Мәчеттә картлар кайнашсын, картларга куш.
– Кайсысына? Сукыр Вәлиҗангамы, аксак Зиннәткәме, кулсыз Гарифуллагамы, йә, кайсысына кушыйм? Их сине!
– Тукта, качма! – Зәки аны биленнән эләктереп тезенә утыртты. – Зәмзәм, бәгырь кисәгем, бозылышмыйк инде, матур гына кавышыйк. Ант, мәчетне рәтлим, тик бүген-иртәгә түгел. Мужыт Гыйниятнекеләрне милициядән шудырырлар.
Дәвамы бар.
«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев