Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

Һи, шымчы тиле! Мин ялганладым бит.

– Син ялганлый белмисең, Зәмзәмия. Борчылма, Хәбир мулланы мең алтынга да сатмыйм мин. Мона... мона Зәкигә артык ышанмасаң иде. Атаңны милициядән тоттырмагае.

 – Әти «Тоба»да түгел дим ич, җирән таракан!

Кыз, үз-үзен белештермичә, төнбоек белән Вагыйзның битен кыйнады. Гөнаһсыз чәчәкнең йолкынган таҗлары егетнең авыз-борынына тулды...

Күл буендагы тамашаны ул Зәкигә сөйләмәде, эченә бикләде. Маңгаен ташка бәрәбәрә еласа да, кылган хатасын төзәтеп булмый иде.

Капка шыгырдаган саен, йөрәк «жу» итә иде. Милиция! Җирән аларга барысын да түкми-чәчми җиткергән. Тагын әнисеннән сорау алып, җелеген киптерәләр инде.

Көннәр берәм-берәм узды, ләкин милиция ишек шакымады. Вагыйзның да күзләре мәкер белән ялтырамый иде. Аны Төнбоек күле янында чәчәк белән кыйнап «җирән таракан» дип мыскылламаганнар диярсең, кара-каршы очрашканда элеккечә елмаеп сүз ката.

Имтиханнарын тапшыргач, әнисе белән алар, теге вакыттагы кебек эз яшерә-яшерә, «Чокыр»га киттеләр. Әтисе куышны киңәйткән, мич чыгарырга әзерләнә, аяк астында бер өем ватык кирпеч кисәкләре ауный иде.

– Каян җыйдың? – диде әнисе, гаҗәпләнеп.

– Төнлә «Таш заводы» чүплегенә сәяхәт иттем, – диде әтисе, үзе учы белән авызын каплап кых-кых йөткерде.

– Тыныч, урман эченнән генә тәпилисе.

 – И Аллам, никләр безне җәзалыйсың, Хәбир? Өйгә кайт! Син бит сугышта катнашкан, фронтовик, күкрәгең тулы орден-медаль. Акларлар ие әле, өтермәнгә япмаслар ие.

– Суд юлларында йөретер идеңме, Биби? Анда бар да Гыйният табагыннан ашаган, судьясы да, прокуроры да. Колхоз ите-мае белән шуларның тамагын туйдыра иде. Батчи, игезәк башкисәрләр бригадир Галине йорты-ние белән ут төртеп яндырды. Ничә елга утырттылар соң? Өч елга! Әшнәләрен майлый-җайлый, әз срок чәпәттерде Кызыл. Судьясы миңа байтактан теш кайрый. Халык җыеннарында авылдагы тәртипсезлекләр турында әйтүем ошамый. Милиционеры да тәмуг кисәве Гыйниятнең кыек эшләренә күз йомар өчен куелган иде аның. Ул имансызларның кулына бирелеп, динемнән көлдерәсем юк. Шатланмасыннар, Хәбир мулланы сыттык, дип. Дөнья гел болай тәгәрәмәс, язга хәтле районда да блач үзгәрер, иншалла. Күңел шулайрак сизә. Быел ничек тә кышны чокырда кышларга исәп.

Ни хатын, ни кыз Хәбир мулланы үгетли алмады. Мулла кистереп сөйләшә, арага сүз кыстырырлык түгел иде.

 – Кызың мәптекне бетерде, билгеләре яхшы, – диде әнисе.

 – Мин Арча училищесына барам, әти. Мөгаллимлеккә укыйм, – диде Зәмзәмия, башын аска иеп.

«И кызым, шундый чакта синдә уку кайгысы икән», – дияр кебек иде әти кеше. Хәбир мулла буылып-буылып ютәлләде дә, кулын сөртеп, кызының чәченнән сыйпады.

– Хуп, хуп, кызым. Укы. Миннән сиңа хәер-фатиха. Ходай башларыңа зиһен бирсен.

– Ярар, әти. Син авырма тагын, үзеңне сакла инде. Йөткерәсең дә йөткерәсең әнә. Җылырак киен. Әтисе аларны озатып калды. Аның күзләре сагышлы, бик сагышлы иде...

Әнисе:

– Атаң чамасыз горур, берәүсе кала түрәләренең аягына барып егылыр, гаебен ничек тә йомдыртыр ие. Юк шул, юк, безнеке үлсә дә кечерәйми, – дип юл буе уфтанып, яшь коеп кайтты.

...Зәки Зәмзәмиянең укырга керүенә теше-тырнагы белән каршы иде.

 – Йөрмә әллә ниткән Арчаларда, авылда кал. Көзгә өйләнәм мин сиңа, – дип ул кызның күңелен алгысытты.

– Инде син! – диде Зәмзәмия.

 – Без бит әле балалар гына. Уналты гына тула ич безгә!

– Безнең әни унҗиде яшендә олы абыйны тапкан.

– Ул вакытларда заманасы бүтән булган. Хатын-кызны аңгырага чутлап укытмаганнар.

 – Дөрес эшләгәннәр. Сезгә ниемә ул уку! Өй тутырып бала үстерсәгез, җирдәге вазифагыз үтәлә.

Кимсетә иде Зәки, ләкин Зәмзәмия аңа үпкәләмәде. «Кырлы-мырлы сөйләшүләре ярату билгесе ич. Яныннан бер дә җибәрмәс иде, тилекәй».

– Мине сагынырга вакытың да булмас әле, Зәки. Тракторга утырам дисең бит үзең.

 – Утырса ни. Аны кочакламам бит. Китмә, Зәмзәм, китмә. Синнән башка мин ярты көн дә торалмыйм.

– Мин ниятләдем инде, Зәки, үгетләмә, яме! Әти дә, бар, ди.

– Һы, муллаларның шул инде аларның: кызларыннан абыстай ясамакчылар. Монысын да колак яныннан уздырды кыз, үпкәләп авыз турсайтмады. Аерылышканда гына озын буйлы, кара бөдрә чәчле Зәки белән һич кенә дә араларны бозасы килми иде.

Иртәгә юлга кузгалам дигән кич иде. Ишегалдында сыер сауган әнисе ачылмалы тәрәзәдән генә Зәмзәмиягә эндәште:

– Кызым, чык әле, кеше бар. Зәки салкын гына хушлашкан иде. Мөгаен, борчылып ул килгәндер. Фу, капка төбендә Зәки дә, кеше дә түгел, «Җирән таракан» кыймылдый лабаса! Әфсен укып кечерәйтәсе дә, сытасы иде шуны...

– Турыгыздан үтә идем... Тукта, саубуллашыйм, мәйтәм, – диде Вагыйз.

– Арча училищесынамы?

 – Әйе, – диде Зәмзәмия, иренеп кенә. Бу Җирәнгә сүз әрәм иде.

– Дөрес эшлисең, син укырга тиеш, Зәмзәм. Башлы кыз син.

– Син дә башлы, аттестатыңда гел «биш»ле. Берәр яры барасыңдыр, иеме? – Тел сүзләрне көчкә генә әвәли иде.

– Юк, бармыйм, фермада атлар карыйм. Озакламый абыйлар кайта, йорт-җирне туздырмаска инде. Егет ниндидер төргәк тоткан, һәм ул аны әле бер, әле икенче кулына күчерә иде.

– Мә, бу дәфтәрләр сиңа, Зәмзәмия. Бездә күп иде, хәзер кирәкләре юк. Син училищеда язарсың, шакмаклысы да, буй-буйлысы да бар... Хуш... Исән-сау гына укы...

 Гаҗәп, Зәмзәмия дәфтәрләрдән баш тартмады. Югыйсә, Гыйният төпчеге алдында мескенләнмәскә тиеш иде ул. Өенә бер кочак дәфтәр күтәреп кергәч, әнисе бот чапты:

– Дәфтәргә тилмерә идең, кызым, рәхмәт яусын ул Вагыйзга. Кызыл мөртәттән дә миһербан иясе яралыр икән, Ходайның кодрәте! Йөзе шикәр төсле ап-ак, авыру, ахрысы, балакай.

– Әй, әни, Җирәнне жәлләп утырмале, чокырдагы әтине кайгырт. Тиздән теге ике башкисәр төрмәдән чыга ди. Әтине таптырып эзләнерләр, казынырлар, сиңа бәйләнеп үтерерләр инде.

– Әтиең хәвефсез урында, мин дә ил-көн эчендә, кайгырма, күңелеңне укуга сал, кызым.

...Көзге салкын көннәр иде. Зәмзәмия авылдан хат алды. «Кайт, кызым, хәлләр мөшкелләнде», – дигән әнкәсе, ак кәгазьгә бер генә җөмлә язган. Ниләр генә уйлап бетермәде кыз. Милиция әтисен тапкан! Юк, Гыйният игезәкләре төрмәдән кайткан һәм әнисенә якты көн күрсәтми! Юк, әтисе үзе милициядән тоттырган! Арыган-туйган «Тоба»дагы тормыштан.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев