Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

Сыер вакыйгасыннан соң ике генә көн тынычлап яшәделәр. Беркөнне Зәмзәмия мәктәптән кайтса – әнисе башын сөлге белән ураган.

– Атаңның кабер өстен чистарттым. Тирес китереп аударганнар. Куагы сынган, – диде ул. – Кибет очындагы Фирая очраган ие: «Бибинур апа, Хәбир мулла каберенә нишләп тирес өйдегез, күреп акылларым таралды»,  – ди. Мунча да, сыер да, тирес тә – шулар эше. Ничекләр яшәп бетәрбез, кызым. Өеңә бәреп керсәләр ни кылырсың, Ходаем? Уйлыйм да уелып китәм. Әтиең исән булса, берәр чарасын күрер ие дә...

Зәмзәмия дә уйлады – келәттәге он тартмасыннан мылтыкны казып алды. Алтатар аңа таныш иде. Әтисе мылтыгын чис тартырга тотынса, бәләкәй кыз: «Әти, мин дә бу утлы таяктан атып карыйм әле», – дип йөдәтә иде. Үсә­үсә, Хәбир мулла аны урманга алып чыга башлады, шунда «утлы таяк» та кулга эләгә иде. «Әти, әнә теге кошка тидеримме?» – дия иде Зәмзәмия, һавадагы ноктага ымлап. Әтисе аның шаяруын юри аңламаган кыланыр: «Атма, кызым, күк капусын тишәрсең», – дияр иде. Кыз түмгәк төбендә койрык уйнаткан төлкегә төзәгәч тә Хәбир мулла тыйды: «Тимә, киек­җанвар канын койсаң – табигать каргышына юлыгырсың», – диде. Бүген аларның йортына ике аяклы нинди ерткычлар ияләшкәнен белсә иде әтисе! Мөгаен, мылтык күптән урыныннан кузгалыр иде.

«Утлы таяк»ны сөртеп өйалдындагы киемнәр элгеченә элде кыз. Өстенә иске бишмәт япты. Әнисенең сораулы карашына:

– Торсын, әти истәлеге бит, – диде. Ерткычлардан шушы «истәлек» кенә яклаячагын Зәмзәмия бары тик үзе генә аңлый иде.

...Күрәчәгенә ашкынган сыман, ул көнне йокысыннан иртә уянды. Әни сизмәсен дип, әкрен генә арткы бүлмәгә чыгып, иске сандыкны ачты.

– Кыштыр­кыштыр нәстә эзлисең? – диде сак йокылы әнисе.

– Мәчет ачкычы кайда икән дим. Әти аны кулъяулыкка төреп сандык почмагына куя иде бугай.
– Ниемә ул сиңа, кызым?

– Төштә әтине күрдем, манарага менгән дә сузып­сузып җырлый.

– Ниндидер хәбәр җиткерә инде алайса. Мәетләргә дөньялыктагы һәр нәрсә мәгълүмдер.

– Авыл уянганчы мәчеткә барып, әти рухына догалар укып кайтам әле, әни. Түшәм ишелер дип борчылма, ишек катыннан ары узмам.

– Ачкыч Вагыйзда шул, кызым.

– Абау, чынлап әйтәсеңме, әни?!

– Кызма, чү. Вагыйз дисәм, дөрләп кабынасың. Ходай йортын догасыз тоталармыни! Балакай сорагач, сөенә - ­сөенә бирдем ачкычны. Мөртәт абыйларыннан качып, ястү намазын мәчеттә укый ул.

Әнисе Җирәнгә мәхәббәтле күз белән карый, ә Зәмзәмиядә андый хис юк, кайчагында Вагыйзны Гыйният оясына күке генә салган итеп күрә ул, чөнки егет башка йомыркадан тишелгән ике башкисәрнең капма­каршысы. «Күке»нең ялгышы өчен Җирәнне жәлли кыз. Ә кайчагында, чишмә сыман, йөрәктә нәфрәт ургый. Гыйният төпчеге ләбаса ул, аңарда Гыйният каны ага.

Иртән үк ачкыч кәефен боздымы, күрәчәге шаштырдымы, Зәмзәмия тагын Фәйзия белән эләгеште. Бу юлысы тавышның сәбәпчесе үзе иде. Пионервожатый Әлфия Фәйзия күршесе иде.

– Апа, Гыйният малайлары һәр кич Фәйзия апага сугыла. Анда сыйланалар. Фәйзия апа алар өчен мунчасында көмешкә коя, – дип пышылдады кыз.

Мизгел эчендә Зәмзәмиянең ачу төене чишелде һәм ул, юынтык сулар җыйган зур чиләкне Фәйзиянең башына каплап:

– Әйдә, син төрмә чыпчыкларын көмешкә белән коендыр, ә мин сине һәркөнне шакшы суга батырам. Шуңа ризамы? – дигән иде, өсте­башы буялган Фәйзия кычкырмады да, каршы да сукмады. Күрәсең, «көмешкә исе» мәктәпкә таралыр диде бугай, «нәрсә булды?» диючеләргә:

– Чиләккә таеп егылдым, – диде. Ләкин елан беркайчан да агуын эчкә йотмый, тышка чыгара, Фәйзия дә, укытучылар таралгач, Әлфиягә бармак селкеде: – Син генә минем йортымнан чүп ташыйсың, тишек иләк! Кияүсез муртай! – диде.

Юк, өлкән укытучыны пычракка чумдырып дөрес эшләмәде Зәмзәмия. Ахырдан бик үкенде ул, бик үкенде. Шунда аз гына сабыр ит тә бит инде. Үкенүдән ни файда, хәзер бернәрсәне дә төзәтеп булмый, утлы ызгыш йомгагы алга таба тәгәрәгән иде. Әлфия әбәттән өр­яңа хәбәр белән килде. 

– Фәйзия апа тум­тулы савыт белән көмешкәсен күтәреп Гыйниятләргә китте. Кая бара икән дип чорма баскычыннан менеп карадым. Син, Зәмзәмия апа, саклан бүген. Ибрай белән Фәррахны эчертеп, сиңа каршы котырта ул, әйтте диярсең. Көмешкә кудыртмый, чишмәгезне корыта дисә, тегеләр дөньясын ишәчәк. Эчмичә торалмый бит алар...

Җанында ниндидер борчу тойса да, күз бәйләнә башлагач, Зәмзәмия Төнбоек күленә җыенды. Әнисе намаз укырга әзерләнеп йөри иде, кинәт урам якка караган тәрәзә пыяласы, яшен суккандай, челтерәп ватылды. Ул да түгел, идән уртасына ярты кирпеч очып төште.

– Әни, аралыкка кач! – диде Зәмзәмия. – Гыйният малайлары!

– Кызым, разбуй салыйк, халык җыйыйк. Берсе даң­доң капкага бәрде.

– Кузгалма, әни, өйдә генә тор, – дип, кыз өйалдындагы мылтыкны алып баскычка чыгып басты. Урам якта шашып-­ярсып һаман капка кыйныйлар иде, менә бичара тупса каерылып, капка бер якка янтайды. Игезәкләрнең кайсысыдыр, кысыла­-кысыла, эчкә керергә маташа иде.

– Хәшәрәт, син безнең йортта нишлисең?! – дип кычкырды Зәмзәмия. – Кермә, диләр сиңа!

Гыйният малае әче итеп сүгенде.

– Аллаңны, муллаңны... фәләнеңне! Безнең самагунны кем түкте? Хәбир кызы, синме? Бер чиләк самагунны... Фәйзия апакай өстенә синме түктең?!

– Пычрак су иде ул, аңгыра! Фәйзия ялганлый сезгә! Кермә, дим, йортка!

– Самагун бәясен түләттерәм мин сездән хәзер! Артта Вагыйзның тавышы ишетелде.

– Фәррах абый! Тукта, кая үрмәлисең? Бу синең өең түгел, чык!

Зәмзәмиянең эченә җылы йөгерде. Җирән абыйсын ничек тә алып китәр әле. Йорт тирәсеннән тизрәк олаксыннар гына. Көтә­-көтә Зәкинең күзе күгәргәндер. Кыз шушы җәфа аркасында күлгә соңара бугай.

Ләкин Фәррах энесенә акырып кына салды.

– Шыл моннан, боламык! Ибрайны чакыр, ни кыштырдый ул анда?!

– Ибрай абый йоклый. Синең дә исерүең җиткән, кайтып ят.

Дәвамы бар. 

«Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев