Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)
Нәбирә Гыйматдинова
Дәвамы.
Сулышы тынына капкан Зәмзәмия түмгәккә ауды. Кая шулай йөгерәләр соң алар? Ике тиле, ике җүләр...
– Куркак син, Зәки... Күкрәгеңдә йөрәк түгел, куян тибә синең.
Егет, мыш-мыш сулап:
– Аңлатыбрак сөйлә, – диде.
– Мин гади тракторчы гына, китап сүзләренең мәгънәсенә начар төшенәм.
– Нишләп син багана хәтле буең белән ул өтекләрдән шөллисең? Нишләп шуларга «өйләнешәбез» дип акланасың? «Зәмзәмиягә кагылыгыз гына, арт сабагыгызны укытам», – дип гайрәт чәч!
– Алар белән кем бил алышсын! Берне сук әле, өчне тамызырлар.
– Ә син дүртне тамыз! Ир бул! Зәки күлгә вак-вак ташлар ыргыта башлады. Яр читендә «кич утырган» бакалар чуп та чуп сикереште.
– Ир бул, имеш! Атаң да ир булып карамакчы иде дә, әнә нишләде. Гыйнияткә атмаса, картаеп, җылы түшәгендә үләр иде.
– Әтине кыстырма! Ул мәчетен яклап үлде!
– Һы, кызык! Мин сине яклап үлимме? Лутчы төрмә чыпчыклары белән эләгешмик инде. Тыныч яшик, димәк. Алар кеше үтерүне чүпкә дә санамый. Төрмәдә чыныкканнар, өстәвенә милициядә эшлиләр.
– Мин кайтам, ул исерекләр әнине куркытмасын тагы.
– Утыр! – Егет кулдан тартты. – Җәелеп талашабыз бит әле, кая чабасың. Сезгә бармый алар, клуб идәнендә тәгәрәп ята, каты чәкештердем, миләре селкенгәндер, мөгаен. Моннан ары күзләренә чалынмаска кирәк. Зәмзәмиянең ачу кибәне ишелде:
– Абага чәчәге кабып йөрерсең мәллә?
– Көндез мин басуда, ә кич...
Клубка чыкмабыз, шушы Төнбоек күлендә очрашырбыз. «Төнбоек, төнбоек, нигә күзләрең боек» дип җырлыйлар мәле, җанкаем, тәмле кәнфитем, сандугачым, Зәмзәм суым?
– Тасма телләнмә, Зәки. Ир-атка килешми.
– Аптыраган-җөдәгән синең белән, Зәмзәм. Назлы сүзләремне «төче» дисең, алайса, сүгенгәнне яратасыңдыр син.
– Яратуыңны сүзсез генә белгерт. Минем төсле... – Кыз башын Зәкинең күкрәгенә салды. Ул да: «Сөйгәнем, кадерлем, бәгырем», дип әйтә ала, ул да матур сүзләр таба, ләкин ояла. Юк, егеттән түгел, үзенең колакларыннан ояла. Ишеткәч, алар комач кебек кызарадыр төсле. Төнлә аның кызыллыгы күренми дә инде. Ә менә күңелгә көн дә, төн дә - бер: димәк, колак булмаса, күңел ояла... Зәкигә катырак бәрелде бугай.
И Зәки, Зәки... Туйлар туйламаган, без ызгыштан туймаган. «Кызымны башлы-күзле итәм», – дип сөенер иде дә соң әтисе! Нигә ул, соңгы сулышын сулаганда, Вагыйз белән Зәмзәмиянең кулын бергә кушты икән? Җирәнне Зәки дип уйлап саташты, ахрысы.
– Зәмзәм, карале, авылда нәрсәдер яна! Моратхуҗа күлдән чакрым ераклыкта иде.
– Безнең очта, – диде Зәмзәмия.
– Киттек! – Юк ла, кырда. Иске кибән дөрли.
– Бездә дим, Зәки. Ай Аллам, әллә өебезгә ут төрттеләр микән? Җан-фәрманга болын аша авылга чаптылар.
«Кибән» дигәнең Зәмзәмияләрнең бакча башындагы мунчасы иде. Ут тирәли күрше-күлән йөгерешә, чиләк белән су сибәләр, әмма ялкын басылмый, йолдызларны көйдереп, төнге күккә үрли. Әнисе бер читтә карап тора.
– Әни, кем төрткән? – Кыз салкыннан калтыраган әнисенең җилкәсенә кофтасын япты.
– Бер Ходайга мәгълүм, кызым. Эт өргән тавышка уянып, арткы тәрәзәдән карасам, бакчада ике кеше. Ул арада коймадан сикереп гаип тә булдылар. Танымадым караңгыда.
«Башлана, – диде Зәмзәмия. – Гыйният мөртәтләре миңа сугыш ача. Аларның кулы, аларныкы... Миләре селкенмәгән, Зәки, тиз айныганнар. Аждаһа токымын бер сугып кына кем җиңгән ди».
Класс идәннәре буяганда, пионервожатый кыз Әлфия аның шиген ныгытты гына.
– Клубтан, сүгенә-сүгенә, сезнең очка юырттылар. Без Илдар белән клуб бакчасында идек. Илдар әйтә: «Зәмзәмия апаны куа болар», – ди. Фәйзия тәрәзәләр сөртә иде, сөенечен яшермичә:
– Ишеттек, ишеттек, клубта егетләр сугыштырасың икән. Совет мөгаллимәсе исемен тапладың инде, сеңелкәем, – диде.
Зәмзәмия әр-битәрдән гарык иде.
– Фәйзия апа, үтенәм, миңа сүз катма, – диде ул. – Бу мәктәп – балаларны тәртипкә, әдәпкә өйрәтү урыны. Ике хатын-кыз талашсын дип төземәгәннәр аны. Әйдәле, Әлфия акыллым, тизтиз буйыйк, минем барасы җирем бар.
Төнлә кыз йоклый алмады, уй тозагында чәбәләнде. Ходай Зәмзәмияне ир җенесеннән яратса – йодрыкка төреп көчкуәт бирер һәм ул ике башкисәр белән канга батышып сугышыр иде. Кызганыч, Зәмзәмия кыз бала. Ходай гайрәт урынына аңа нәфислек бүлгән. Син нәфис икән, син – көчсез... Бер генә көнгә Зәки белән алышынып торсаң иде ул! Күрсәтер иде Каф тавы җеннәрен Гыйният малайларына. Их, юк шул, юк... Ләкин болай ярамый. Кемдер «төрмә чыпчыклары»ның томшыгын кисәргә тиеш. Районда үткен кайчылы андый кеше булмый калмас.
Әнә шундый уй белән кыз җәяү генә районга ашык кан иде, ярты юлда аны Зәки куып тотты.
– Бибинур апа бакчада иде. Зәмзәмия жалу белән түрәләр янына китте, ди. Дөрес хәлме?
– Үзәккә егерме чакрым, бәлки тимер атың белән илтерсең, Зәки? Егет ярсулы иде, тракторын өстерәп чапкан диярсең, чигәсеннән шыбыр-шыбыр тир ага. Ул сикереп тә төште, кызны күтәреп кабинага да ыргытты.
– Чүпрәк баш! Тилмерешеп синең жалуны көтәләр ди түрә абзыйлар. Үзең укыган – үзең надан. Гыйниятнекеләрнең мунчагызны яндыруын ни фурмы исбатлыйсың? Шаһитларың кайда?
– Син нәрсә, Зәки, бүген тудың мәллә? Алар яндырмыйча, кем яндырсын!
– Мин сиңа ышанам, Зәмзәм, әйе! Ә түрәләр ышанмаячак. Шаһитларыңны китер, диячәк. Күршеләрең барамы? Бармый! Алар төнлә ишегалдына чыгарга да куркып чиләккә «пес» итә. Клубта бәйләнделәр дисәң, Фәррах белән Ибрай бәйләнергә өлгергәнче, мин маңгайларын кашыдым. Бәйләнсәләр дә, шаһитлары тү-тү! Һәммәсе дә, мин клубта түгел идем, диячәк. Кем исерекләрнең шакшысына буялсын.
– Син шаһит, Зәки.
– Тәки мине шул этләрдән талатып үтертергә маташасың.
– Төшер! – Зәмзәмия йодрыгы белән кабина ишеген төйде. – Куркаклыгыңны ничек кенә акламыйсың! Зәки маңгаен шык-шык рульгә бәрде.
– Уф, уф! Әгәр яратмасам, әгәр...
– Нәрсә «яратмасам»?
– Уф... әйләнеп тә карамас идем мин сиңа, Зәмзәм. Үзәгемә үттең, валлаһи. – Әле хатаңны төзәтергә соң түгел.
– Соң шул. Яратам дим бит, киребеткән!
Егетнең күзендә җемелдәгән яшь тамчыларын күргәч, кыз нишләргә белмәде. «Ачуланма», димәкче иде, горурлыгы комачаулады. Бит Зәки бәнахакка аны рәнҗетә. «Үзең гаепле, мине аңламыйсың», – дисә, араларны бозып куячак. Болай да сүзгә килмәгән көннәре сирәк.
Дәвамы бар.
«Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев