Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)
Нәбирә Гыйматдинова
Дәвамы.
– Зәки... Без кайчан балдаклар алабыз? Бу сорау телдән үзеннән-үзе ычкынды. Зәки, җан өргәндәй, елмаеп куйды.
– Район кибетеннән белештем. Ике атнадан балдаклар сатуга чыгарылачак диделәр, икәү сайларбыз, Зәмзәм.
– Син туебызны ничегрәк күз алдына китерәсең, Зәки?
– Ничек дип... Башкалар ни кыландырса, без дә шулай инде. Авыл советында язылышабыз да...
– Юк, башта никах укытабыз, – дип бүлдерде Зәмзәмия. – Кыз йортында. Аннары авыл советына китәбез.
– Юк, мин, искелек калдыгы исеме күтәреп, кеше көлдермим, малай. Башта авыл советында...
– Юк, башта никах укытабыз, Зәки! Мин – әти кызы! Аның рухын рәнҗеттермә, яме?! Кабина эче бөркүләнде, тәрәзә пыяласы парланды.
– Мин район түрәләренә бармыйм, авылга кыр сукмагыннан җәяү генә кайтам, – диде кыз һәм, Зәкинең аркылы яткан кулын этәреп, ишекне ачты. Аның җаны илереп-илереп елый, моңа чыдап та, моны тыеп та булмый иде. Кыр җиле дә җан авыртуын куып тарата алмый, киресенчә, көчәйтә генә иде. Зәмзәмия сукмакка чүмәшеп, калтырана-калтырана үкседе. Ник Зәки андый, Ходаем, ник андый?! Кызның һәр эшенә, һәр теләгенә аркылы бүрәнә тәгәрәткәч, Зәмзәмия нишләсен: ирексездән тупас сөйләшә инде.
Тояк тавышына ул башын күтәрде. Күзеннән мөлдер-мөлдер аккан яшьләрен сөртмәде. Кемнән оялырга да, кемнән качарга әле! Җирән генә ич бу...
Егет, атыннан төшеп, Зәмзәмия алдына тезләнде.
– Син генә җитмәгән идең, – диде кыз, дорфа гына. – Атлар хәл юк, җен сыман җир ярыгыннан калкасың.
– Басуда идем, юлдан чыкканыңны күрдем һәм...
– Трактордан төшкәнеңне, диң! Алдашма, мин Зәки белән идем, Зәки белән! – Беләм... Егылып тез капкачыңны имгәтмәдеңме?
– Егылмадым да, бик беләсең килсә!
– Әлсә нигә елыйсың, Зәмзәмия?
– Синең башыңа ут капкан, шуның төтене күземне әчеттерә! Вагыйз чәчен артка сыпырды. Икесе дә көлеп җибәрделәр.
– Мәктәптә дә «Җирән» дип үрти идең, Зәмзәмия.
– Кара димәм лә. Хатынның да шундыен тап инде син. Уңайсызланып, сукмак кырыендагы үләннәрне йолкыштырды егет. Бигрәк оялчан, кызлар кебек кызара да куя. Аның саен котыртты Зәмзәмия:
– Ике җирәннән җете кызыл башлы балалар туса нишләрсең, иеме, Вагыйз? – Мин яраткан кыз сары чәчле шул, – диде Җирән, үзалдына көлемсерәп. – Арыш саламы төсендә аның чәчләре...
– Чибәрме соң?
– Дөньяның бер сылуы...
– Кайчан өйләнәсең?
– Сакалым агаргач...
– Нишләп?!
– Аны көтәм... Тиз генә кайтмас, бик еракта ул...
«Авышкан! Тизрәк моның яныннан ычкыныйм», – диде Зәмзәмия, шаяртуыннан туктап, җитдиләнде.
– Мин киттем, хуш!
– Хуш, Зәмзәмия!
...Кич белән көзгедәге тапларны сөрткәндә күкрәгендә биегән толымнарын әйләндерә-тулгандыра карады Зәмзәмия. Абау, аның чәчләре дә арыш саламы төсендә икән лә!
– Төнгә каршы өй җыештырмыйлар, кызым. Клубыңа да соңарасың инде, – диде әнисе.
– Әй, анда кызык түгел, әни. Кино күрсәтмиләр, механик чирләгән ди.
– Мине саклап ятма, дим. Кыз гомере бер генә.
Әнисенә: «Гыйният малайлары миңа бәйләнә, шуңа Зәки клубка бармаска кушты», – дип ничек әйтәсең! Инде бит анасының хәсрәт йота-йота чәчләре агарды. Төнбоек күле буенда Зәки көтәдер. Күңеле аның янына очса да, акыл җибәрмәде... Төне буе ләң-ләң эт өрде.
– Тыкрыкта яшьләр кич утырадыр, йөрмә, – дип әнисе чыгармаган иде, иртән көтү куганда абзар ишеген ачсалар – сыерлары үлгән. Ләгәндә – ак сыекча.
– Агу эчергәннәр, әни.
– Кемнәр эше икән, кызым?
– Шуларныкы... Эт тикмәгә генә өрмәгән.
– Ходай саклаган икән, кызым. Ярый чыкмадың, сине дә бәреп үтерерләр иде. Сыер – ике бөртек җанның бердәнбер туендыручысы иде. Ана – кызына, кыз анасына җан әрнүен күрсәтмәскә тырышты.
– Әни... Зәкигә әйтермен, тракторы белән үләт базына илтер. Тик син, сыерны агулаганнар, димә.
Егет үзе эзләп мәктәпкә керде. Гашыйк бака сыман авызы ерык иде.
– Сәлам, халык! Кичә мине төрмә чыпчыклары куды, тоттырмадым, – диде ул, башын югары чөеп.
– Молодец! Каты йөгерәсең икән. Кызның мыскыллавын сизмәде Зәки:
– Мин тракторда элдердем, алар җәяү йөгерде! Йөз белән куам, малай! Зырылдатып ике урам әйләндек, менеп киттек урман юлыннан. Боларның хәл бетте, җиргә егылдылар...
Шартлый хәзер Зәмзәмия, түзми, шартлый. Күрегез берәүне, нинди батырлык эшләгән: ике хәшәрәттән тракторына утырып качкан. Төш тә: «Нәрсә малай-шалай кебек минем койрыкка тагыласыз?» – дип ипи шүрлекләрен җимер. И Ходаем, ник шушы кыз балаңның беләгенә гайрәт-көч салмадың?! Ал да бир ул көчне куркак Зәкидән!
– Нигә күңелсезләндең әле, Зәмзәмиям?
– Болай гына, Зәки.
– Кичә юынып-киенеп Төнбоек күленә юыртсам, син тү-тү! Ник килмәдең, балым, кәнфитем, прәннегем?
– Сыерыбыз чирләгән иде, төнлә үлде. Шуны җыештырмассың микән, Зәки? – Ярар, җанашым. Хәзер үк сезгә барам. Бүген кич бәләкәч аякларыңны ардырып күлгә килмә, татлы шикәрем, тулган аем, тәмле итеп йокла, яме? Мин кичке сменада.
Дәвамы бар.
«Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев