Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы. 

– Мин хәзер мулла нәселен утта кыздырам. Әйдә, булыш. Ә-ә, булышмыйсыңмы, боламык! – Ибрай турайды да Вагыйзның эченә китереп типте, Җирән ухылдап урталай бөгелде. Шунда капка да шапылдап ауды, шунда Зәмзәмия дә атып җибәрде... Инде чыдар әмәл калмаган, инде сабыр буасы ташыган иде. Мылтыкның кодрәтен сизсеннәр, ниһаять! Әгәр бик очынсалар, аларны да әтиләре язмышы көткәнен белсеннәр, ниһаять!

Мылтык гөрселдәгәч, Фәррах үкчә ялтыратыр дигән иде кыз, әмма төрмә чыпчыгы кымшанмады. Ул, бозга таеп егылган кеше төсле, капка өстендә хәрәкәтсез ятты. Корсагын уа-уа, Җирән дә торды.

– Фәррах абый, әйдә, атка утыртып апкайтам. Бәйләнмә Зәмзәмияләргә.

Егет абыйсын култыгыннан күтәрмәкче иде, тегесе капчык сыман җиргә ишелде.

– Зәмзәмия, Бибинур апа! Абый суламый, абый үлек!!!

Куркытам гына дип читкә аткан Зәмзәмия Фәррахка чынчынлап тидергән иде...

– Урамнан бирегә таба Ибрай чаба! Зәмзәмия, кач! – диде Вагыйз, тораташ булып каткан кызны баскычтан сөйрәп. – Бакча артыгыздан кырга кач!

– Кызым! – диде әнисе, илереп. – Кач!

 ...Абага диңгезен ерып, ул аска томырылды. Бер егылды, бер басты, бер үләннәргә ябышып шуышты, бер, мылтыкка таянып, сыңар аякта титаклады. Суелган-сыдырылган тез башларының әрнүләреннән кан тамырлары чатнады.

Төпсез «Тоба» яшен тизлегендә корбанын аска суыра иде...

Чокыр төбендә калтырап төн уздырды. Курку коточкыч зур, ә Зәмзәмия – бәләкәй, тычкан баласы хәтле генә, ул гәүдә дә кечерәйгән саен кечерәя, курку атлы аждаһа менә-менә аны кабып йотар төсле иде. Нишләде... Ник чакмага басты? Аткач-аткач, ник икенче хәшәрәтне дә дөмектермәде? Урамнан йөгереп килгән уңайга маңгаена дөпелдәтергә иде. Барыбер кеше үтерүче санала...

Баш очында кулъяулык кадәр генә күк йөзе ачылды. Таң атты, яктыра... И Ходаем, авылда ни хәлләр икән? Көтүе белән милиция килеп җитәр һәм дөнья бетереп Зәмзәмияне эзләргә керешер инде. Әнисенә түземлек бир, Ходаем! Акылдан яздырма, чиргә сабыштырма, исән-имин сакла! Менә Хәбир мулла төштәге җыруы белән нинди фаҗига турында белгерткән... Юк, акылга сыймый бу эш! Кыз куркыныч төш күрә, аңа тизрәк уянырга кирәк!

Зәмзәмия беләген чеметте. Авырта... Өн икән, өн. Нишләде... Туры төзәмәгән дә иде бит, ядрә хәшәрәтнең колак яныннан гына сызгырып үтсен дип, кырыйга аткан иде, күрәсең, шул чакта Газраил кочагына ашкынган Фәррах башын уңга кыйшайткан.

Зәки ишетсә, кайгысыннан бауга тотынмас микән? Синсез яши алмыйм, асылынып үләм, дигән иде бит... Йа Ходаем, яраткан кешесенең күңеленә, берүк, андый яман уйлар салма! Хәзер алар икесе дә кавышу көннәрен тизләтергә тиеш. Егет, һичшиксез, Зәмзәмиянең гаепсез икәнен раслар. Бит Гыйният малае, тәрәзәләр ватып, капкалар җимереп, ут төртергә килде.

 Шунда: «Әйдә, яндыр, рәхәтлән!» – дип авыз ачып торсынмы хуҗа?! Әлбәттә, ул үз йортын саклый. Зәки судьяларга да шулай дияр, ничек тә сөеклесен аклатыр. Яфраклар сары төскә манчылган көнне туй ясыйлар ләбаса. Вәгъдә – иман, аны кыз да, егет тә бозмаска тиеш.

Зәки турында уйлагач, хис дулкыны, кайнарланып, тән белән җанны җылыта иде. Ул ялгыз түгел, ялгыз түгел, аның яры – пары бар!

Күк гөмбәзеннән ике-өч бөртек кояш нуры тамды, Зәмзәмия, куркуын җиңеп, як-ягына карады. «Тоба» үзгәрмәгән. Тәмугка юл шушыннан башланадыр кебек иде. Чокыр авызын канатлары белән каплап, югарыдан кошлар очып үтте. «Нигә мин бөрешеп утырам, нигә яшәмим соң?» – дип гаҗәпләнде кыз. Кайчандыр әтисен сыендырган урын ич бу. Әнә таныш кәкре тал, әнә чишмә челтери, әнә куыш... Аның куркуы һич тә «Тоба»га бәйләнмәгән, курку авылдан ук ияргән иде ләбаса. Бердәнбер яшеренер почмак – чокыр гына хәзер. Әнисе кызының монда икәнен, шәт, аңлар. Вагыйз да... Аһ, ул белмәсен иде кая яшеренгәнне. Абыйсын үтергән өчен рәхмәт димәс егеткәең. Алайса, Җирән нигә «кач» диде икән? Нигә шул мәлдә үк Зәмзәмиянең кулын боргычлап тотмады? Әллә кыз карышыр идеме? Юк, ул көчсез, ул мескен, аны теләсә кем җиңә ала иде...

Зәмзәмия, аксый-туксый, чишмә янына килде. Тезендәге ярасын юып, яфрак япты. Зәки коткарганчы ничек тә җан асрарга кирәк иде. Куыш, ни гаҗәп, ишелмәгән, нүешләренә генә тычкан, тишеп, туфрак өйгән иде. Әйбер дип әнисе кабат чокырга төшмәде, җиз самавыр да, савыт-саба да шул килеш, бары тик күгәргән һәм тутыккан гына иде. Кыз бернәрсәгә дә кагылмады. Аңа моңсу иде. Бу «Тоба-чокыр»га нәрсә дияргә? Рәхмәт укыргамы, каһәрләргәме? Ул әтисен төрмә хурлыгыннан коткарды, әмма үлемнән сакламады: дымлы юеш һавасы белән аның зәгыйфь үпкәсен черетте...

Кич җитеп, чокырга кара томан ага башлагач, ашказаны өзеп-өзеп тәгам сорады. Эч быгырдавын чишмә суы әз генә баскан кебек була да, бераздан ачлык тагын каеш чыбыркысы белән камчыларга тотына иде. «Өч көнгә генә түзәрмен әле», – диде Зәмзәмия, яулык белән эчен кысып бәйләде.

Бер көн үтте, ике көн, өч көн... Үлән йолкып чәйнәгән иде, әчесеннән ашказаны бөрешеп куырылды.

«Түзәм, – диде ул, – тагын өч тәүлеккә түзәм. Зәки районда минем мәшәкатьләр белән йөридер. Әни белән аларга миңа караганда да авыррак. Ил-көннең күзенә туры карыйсы бар, гайбәтчеләрнең теленә чыдыйсы бар».

 Өч айга тиң өч тәүлек тә газаплар эченә кереп югалды. Җиденче көнне таң алдыннан ул мылтыгын аркасына бәйләде дә, үлән сабакларына асылына- ябыша, үрмәләп өскә менде. Урманда яфрак та селкенми, йөрәк какканы ишетелерлек гаҗәеп тынлык иде. Зәмзәмия, үлән арасына ятып, кып-кызыл җиләкләр чүпләде. Җиләк әз генә хәл өстәгән кебек иде, ләкин чокыр төбенә төшкәч, бу ризык агуга әйләнде: тән кызышып укшытты, тамак шеште. «Тычкан бизгәге эләктердем, ахры», – дип коты очты кызның. Ходайга шөкер, чишмә суы эчкәч, авырту кул белән юып алгандай басылды. Берничә тапкыр сынады Зәмзәмия: чишмәдә авыртуны баса торган тылсым бар, аның суы чир-сырхаулардан бер дәва кебек иде.

 Иш янына куш дигәндәй, ачлыкка төнге суык та кушылды. Кызның өстендә ситсы күлмәк кенә иде. Әтисе акыллы булган аның, куыш корган.

Дәвамы бар.

«Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев