Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)
Нәбирә Гыйматдинова
Дәвамы.
Фәйзия иркенләп көмешкә кайната хәзер.
– Авыл мәңге Гыйният малае коллыгында газап чикмәс. Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса.
Әнисе аңа атна саен ризык белән хәбәр ташыды.
– Вагыйзны ботак очы туганы Фәттах бүлнистән үзләренә апкайткан. Врачларның юравы дөрес: култык таягы белән чиләнә, бахыр.
– Зәки ничек, әни?
– Нигә әнисе сүзен беренче аңардан башламый икән? Ниемә Зәмзәмиягә Җирән, йә? Култык таягына таянса ни, шуышып йөрсә ни. – Нәрсә «Зәки»? Урдыҗыйды, хәзер көзге сөрүдә.
Йа Ходаем, быел алар кавышасы көз иде бит бу! Йөрәк, түз, ярылма...
– Вагыйзны, мәйтәм, Ибрайдан курыкмый икән: кичләтә генә ишектә кеше, кем дисәм – Вагыйз. Әзрәк рәтләнгәч, Фәррах абыйның гаебен исбатлап калага барам, ди. Минем күңелем Зәмзәмиядән һичкайчан суынмас, яратуымны бер Ходай гына белә, ди.
– Калада аны кем тыңласын, әни! Үзе җирән, үзе гарип. Исәннәрне дә санламыйлар әле монда.
– Көч беләктә түгел, көч йөрәктә, кызым.
Җирән... Кыр сукмагында ачылып китеп: «Кызымның чәче арыш саламына охшаган», – дигән иде. Юкәдә икән чикләвек! Зәмзәмиягә күз салган бит, зәхмәт. Кыз үлсә дә Зәкиен Вагыйзга алыштырмаячак. Хәтта, җир йөзендәге барлык ират затын мур кырган, бер Җирән генә калган, дисәләр дә, ул аңа борылып карамас иде. Җирән... Җирән... Кызык бит, ә! Нишләп Зәмзәмия Гыйният төпчегенә каты бәгырьле икән? Югыйсә аның кылган игелекләре таудан да биек бит. Күрәсең, тирес кортының һавадагы йолдызга үрелүе гарьләндерәдер.
...Йөрәкне йөз тапкыр елатып, сары яфраклар коелды. Зәки күңелдән чыкмады, ул йә әрнү булып, йә шатлыкка әверелеп, җанга тула иде. Кара көзнең яңгырлы иртәсендә әнисе аңа сөенечле хәбәр китерде.
– Сарыкларымны эзләгәндә, Зәкиулла очрады. Болын ягалый җир сөрә ие, тимер айгырын туктатып, яныма килде. «Бибинур апа, – ди, – Зәмзәмия ни хәлләрдә? – ди. – Язга хәтле берүк түзсен, авылга кайтмасын, аннары без Себергә – әтинең апаларына качарбыз, – ди». Мәйтәм, Зәкиулла балам, барып үз телең белән әйт Зәмзәмиягә. Ул сиңа сүз кушарга тилмерә, мәйтәм. Алай дигәч, күзләре куркып, маңгаена сикерде. «Мине Ибрай сагалый бит, – ди, – кызыңны тоттырсам – соңгы адәм калдыгы булам бит, – ди. – Сагынудан саргайдым, бик тә күрер идем анысы», – ди.
Чокыр киңәеп, тирәюнь яктыргандай тоелды. Зәки, Зәки! Синең белән Зәмзәмия Себергә генә түгел, җир читенә дә китәр иде. Яратуың хак икән бит, хак икән!
– Әни... Ни диең Зәкигә... – «Мин аны яратам», димәкче иде кыз, оялды. – Син ни... Миннән аңа сәлам тапшыр, яме.
Бу хәбәрдән соң «Тоба»да яңа тормыш башланды. Язга кадәр салкын кышлар кышлыйсы бар, димәк, куышны ныгытасы һәм җылытасы булыр. Инде Зәмзәмия кайгыга батып утырмый, Зәкинең сүзләре канат куеп, дәртләндереп җибәрде. Әнисе белән икәү җыйнак кына мич ясадылар. Самавыр торбасына морҗа вазифасы «йөкләтелде». Атна саен «Чокыр»га әйбер ташыган ана карчыкның тубыктан шешенгән аяклары гына йөрәкне әрнетә иде, беркөнне кыз, өздереп:
– Моннан ары авыллар урап җәфаланмыйсың, әни. Мин үзем кайтам, – диде. – Сарайның арткы ишеген бикләмә, ут кабызма, кышкы киемнәрне дә, азыктөлеген дә төйнәп, әзерләп куй. Төнлә йөрергә остардым инде. Ябалак төсле хәзер мин.
Авылга биш төн рәттән кайтты Зәмзәмия. Соңгы кайтуында этләре дә иярде. Ни кусаң да тыңламады Акбай, арттан теркелдәде. «Тоба» авызында калыр дигән иде кыз, калмады, иснәнәиснәнә, аска хәтле төште. Шунда ук шөгыль дә тапты үзе: борыны белән җир казып, тычкан ауларга кереште. Чокырдан китәргә исәбе юк иде Акбайның, яңа урын аңа ошаган иде.
- Мин сине, әбиең кебек, сөяк белән сыйламам, кышка үзең запас җый, – дип шаяртты Зәмзәмия.
Эт колагын шомрайтып тыңлаган иде, ә иртән хуҗасының аяк астына куян китереп ташлады.
– Урманда чапма, бүреләр ботарлар, – диде кыз, бармагын селкиселки Акбайны орышты. – Ике көн эчендә зыян эшләргә дә җитештең. Ни ачыксам да, куян атмадым, миннән үрнәк ал, ичмасам.
Ике җан суык кышка керделәр. Урманда агачкуак яфракка бөреләнде, куыш алдындагы кәкре тал гына балага узалмаган кысыр хатын кебек интегә. Кояш нуры күрми, шуңа бөресе озак бүртә. Зәмзәмия үзе дә, карда эзем беленер дип, кыш буе өскә менмәде.
Ирексездән Акбай белән «Тоба» колларына әверелделәр. Әтисе дөрес әйткән икән, быел чокырга кар аз яуды. Җир ачылса, авылны урап килер идем, дип уйлады ул. Күңел хәбәргә сусаган, татлы өметләр яңадан баш калкыткан иде. Зәки шыпырт кына ерак юлга әзерләнәдер инде. Себергә җан тартмый, билгеле... Тик, нишләтәсең, тәкъдиргә шулай язылгандыр. Аның каруы Зәкие белән кавыша.
Беркөнне Акбай югалды. Кыз чокырны иңләпбуйлап эзләде, күренмәде эт. Бүре авызына эләккәндер дип кайгырган иде, өч көннән шытыршытыр куыш ишеген тырнадылар. Муеннан пычракка баткан юньсез Акбай икән, койрыгын селкиселки, хуҗасына ялагайлана. Янәсе, тиргәмә, җилләнеп кайтты әле абзаң. «Хәйләкәр, әбиеңнең хәлен белдең син? – диде Зәмзәмия. – Син генә сагындың мәллә авылдагыларны? Минем дә Зәкине күрәсем килә! Суласам, эчемдәге ялкын авыздан бөркелә».
Акбай борынын югары чөеп әкрен генә өрде.
– Чү, дускай, Чокырга бүре төшмидер бит, – диде кыз һәм куыштан үрелеп мылтыгын алды. – Өрмә, тукта! Бүредән ничек тә котылырбыз, кешефәлән булмагае дим.
– Зәмзәмия, кызым, син исәнме? – Өстән борчылулы тавыш ишетелде.
– Әни?! Син?!
– Саумы, балам?! Акбай кайтты да чиныйчиный елый. Мәйтәм, бу бит «Тоба»да яткан, азгын, хәзер Зәмзәмиягә нидер булган да шуны миңа өреп әйтмәкче инде, мәйтәм. Кая ул аяк асты киптергәнен көтү, кирза итек киеп, пычрак ерып туптуры сиңа чаптым. Мәйтәм, Ходай саклар әле, җүнсез бәндәсенең күзен каплар, юлымны күрсәттермәс.
– Юкка хафалангансың, әни. Без әйбәт кенә кышладык. Куышка кер, чишен.
– Абау, ызбадагы кебек җылы, – диде әнисе, шәлен чиште. – Сукыр лампаң тонык яна. Кәрәчинең бетмидер бит? Утының да әз икән. Әле яз озын, төнлә урманнан корысары җыйгала.
– Язның аягы кыска, берәр айга монысы да җитәр. Зәки озак ламас инде, әйеме?
Әнисе «әйе» димәде, төенчеген актарды.
– Тиз генә коймак чыжлаткан ием, ашале җылы килеш.
Йөрәккә шом үрмәләсә, тамактан ризык үтәме соң!
– Әни, Зәки исәнсаудыр бит? – диде кыз, шымаеп кына.
– Кешегә калган төн – атмаган таң. – Әнисе уфтанып куйды. – Себердән апасы кайткан. Пенсиягә чыктым, көзгә хәтле авылда торам, ди икән. Зәкиулланы аңламадым, аңа апасы ниемә, күсәк башы белән аның итәгенә тагылмакчы бугай. Харап, юлны белмим, ди. Тел нәрсә өчен, сорашасораша барасың инде ул. Фатыйма малае да, син дә – укыган кешеләр, урысча сукалыйсыз.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев