Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)
Нәбирә Гыйматдинова
Дәвамы.
Ул да, мөгаен, өч көннән ары ятмам, дигәндер, әмма шул өч көнне уздырыр өчен дә урын әзерләгәндер. Мөгаен, Зәмзәмия тагын атна-ун көн тоткарланыр әле. Зәкинең эше акрын барадыр. Тавык кына үтермәде бит кыз, кеше кадәр кешенең гомерен кисте! Егет ансат кына хөкемдарлар алдында аны аклый алмас шул. Димәк, куышны рәтләргә вакыт.
Көнозын казан белән туфрак түкте ул. Аннары идәннәрне себереп, ятагына абага яфраклары түшәде. Әтисе чыгарган мичнең кирпечләре уалган иде, учак сыман нәрсәкәй әтмәлләп, ут элсәң иде, ә! Вәт куыш җылыныр иде. Коры чыбык-чабык дисәң – урман өстә генә, кочак тутырып җый. Кабызырга шырпы юк, шырпы...
Ай түгәрәкләнгән төн иде. Ул, үртәп көлгәндәй, үрелеп-үрелеп чокыр авызыннан карады. «Син миңа иптәшкә килдеңме?» – диде Зәмзәмия. – Хәзер чыгам, көт».
Мылтыгын аркасына асып, кыз өскә юнәлде. Аннан әкрен генә урман ешлыгына китте. «Нарат уентыгы артындагы Зәңгәр күлдә балык мыжлаган, кул белән дә каптырасың», – дип сөйләгән иде бервакыт мәрхүм әтисе. Куышны чистартканда, балчык чүлмәктә тоз тапты Зәмзәмия. Балык эләксә – тозлар, ичмасам.
Ул күңеленнән генә ай белән серләште. «Әйдә, иптәш, нарат очына төртелеп калма, син бит минем юанычым, син бит минем юлдашым!» – диде. Тик аңа батыраерга иртәрәк икән, уентыктагы чык-чык иткән тавыш кызны тәмам сагайтты. Кемдер балта белән агач каезлый иде. Урман еш кына күзне дә, колакны да алдый, кеше дисәң – куян, куян дисәң – кеше кыштырдый, ә бу тавыш бүтән, моны инде тукран тукылдавы белән дә, җил улавы белән дә бутамыйсың.
Зәмзәмия, агачтан агачка посып кына, тавыш килгән якка атлады. Ай аңа юлны яктыртты. Алан читендә ике ир нарат кисә иде. Озак кайнашалар бугай, төнге күккә сузылган тәкәббер агач аварга әзерләнеп чайкала иде, менә ул елап-сыкрап җиргә егылды...
– Самый шәбе! Иртәгә сөйрәтербез, – диде берсе һәм, нарат өстенә утырып, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Икенчесе җигүле ат янында кайнаша башлады.
– Иркенләмә, Бәдри. Каравылчы Садыйк иснәнгәнче тайыйк без, – диде ул.
– Һи, Садыйкмы? Кылый күзме? Ул куркак төнлә урманга борын да тыкмый. Нибуч, хатыны кочагында йокы симертәдер.
– Мылтыгы ике көпшәле, эләксәк, ике каш арасына чәпи, валлаһи!
Тәмәке көйрәтүче, төпчеген ташлап, арбага сикерде. Зәмзәмиянең үткен күзләре төпчекнең каярак төшкәнен чамалап өлгергән иде, ат кузгалып, тәгәрмәч шыгырдавы тынуга, ул табылдыкның өстенә иелде. Сүнмәгән, көйри! «Тоба»га кадәр алып кайтса, кызның учагында ут булачак бит! Тик бу араны кош сыман очып үтәргә кирәк инде. Табылдыгын ике йомычка арасына кыстыр ды ул һәм, хәлсез аякларын тизрәк йөгертергә тырышып, чокырга чапты. Төпчек аның фаҗигасен аңламый, яна-яна һаман бәләкәйләнә иде. «Тоба» төбенә төштем дигәндә генә, Зәмзәмия нәрсәгәдер абынды да йөзтүбән капланды. Төпчек тә сүнде, хәл дә бетте... «Һай, тиле дә инде син! – диде ул, үз-үзен тиргәде, аннары айга йодрык селкеде. – Син генә котырттың! Иптәш, имеш!» – диде.
Аның бу юләрлегеннән Зәки тәгәри-тәгәри көләр иде. Соңра, бәлки, Зәмзәмия дә көләр, ләкин хәзерге мәлдә ул, елый-елый, яшәү тамырына ябышкан, тамыр шартлап өзелсә, төпчек сыман гомер шәме дә сүнәчәк иде.
Дымлы җиргә борынын төртеп, кузгалмыйча озак ятты кыз. Ни кул, ни аяк аңа буйсынмый иде, мең газап белән генә чишмәгә табан үрмәләп су эчте ул. Тамак минут саен ризык теләнә иде, аптырагач, кычыткан яфрагын тозга манып ашады. Ят әйбер түгел, әби-бабай ашаган үлән, шуңа күрә ашказаны камчысын «ялтыратмады». Төнлә теге ирләр аударган наратны сөйрәтергә килер, мөгаен. Тагын төпчек ташламаслармы әле. Бу юлысы Зәмзәмия күзен-башын тондырып йөгермәс, утны коры йомычкага үрләтер.
Ай түгәрәк йөзе белән җиһанны балкыткач, ул аны ияртеп наратлыкка китте. Чама белән кичәге вакыт иде, ләкин нигәдер шылт иткән тавыш та юк. Зәмзәмия тыңлана-тыңлана алан кырыена ук барды. Бәрәч, нараттан җилләр искән, туралган-тапалган ботаклар гына өем-өем ята лабаса! Көт син хәзер төпчек...
Кызны өметсезлек чолмап-биләп алды. Зәкинең район буенда йөрүләре бушкадыр, күрәсең. Әгәр юлы уңса, сөенечле хәбәрен сәгате-минуты белән китереп җиткерер һәм сөеклесен якты дөньяга чыгарыр иде. Зәмзәмия тыелып кына үкседе. Инде ашыйсы да килми иде. Балык мыжлаган күлгә бару теләге дә сүнде.
Әмма өметкә үләргә иртәрәк иде. Тәгәрмәч эзендә шырпы тартмасы күреп, ул өнсез калды. Шырпы! Урман каракларының кесәсе тишек булгандыр инде. Ашыгып алды, тик... тартманың эче буш иде. «Ыргытма, – диде кыз, кулына боерып, барыбер шырпы ул». Буш тартма да ярты бәхет иде. Зәмзәмия көндез аның бер ягындагы күкертен кырып, юешләтеп чыра очына укмаштырды да киптерергә куйды. Ә кичен учакта ботак-санак чертли иде инде. Утын сүндермичә сакласа, ачлыктан да, салкыннан да җәфаланмаячак кыз. Кәеф күтәрелде, ул, күгәргән казанны ком белән ышкып-ышкып югач, су салып, учак өстендәге аркылы таякка элде. Үзенә күрә бик тәмле аш пешерде кебек. Нәрсә генә юк иде анда: абага яфрагы, кычыткан, тал кайрысы. Шулпаның төсе дә ямь- яшел иде. Ашказаны үлән боламыгын интегеп кенә эшкәртте эшкәртүен, алай да тәндә көч арткандай тоелды, башны миңгерәйткән хәерсез уйлар да тарала язды. Мондагы уй анда ярамый шул. Бәлки Зәки, районда эше пешмәгәч, калага киткәндер. Ә кала – авыл түгел, тиз генә әйләнеп кайтам димә. Зәмзәмиягә төшенкелеккә бирелеп утырмаска кирәк. Ай яктырткан төннәрдә күбрәк хәрәкәт итәсе иде. Аны күл дә туендырачак бит әле. Балыктан бик тәмле сый әзерләп була: йә суда пешерәсең, йә тозлыйсың, йә киптерәсең.
Бу өмет кызны күлгә әйдәде. Тик ул туры юлны белми иде, наратлар арасында шактый гына адашып йөрийөри, офык читенә ал тасма да сузылып өлгерде. «Бер ниятләгәч, яктырса да барам», – дигән үҗәтлек җиңде, ниһаять, Зәмзәмия күлне эзләп тапты. Әмма күл кипкән-корыган иде...
«Шыңшыма, – диде кыз, авызына суккалап. – Димәк, сиңа балык ашаулары насыйп түгел».
Хәзер ул һәр әгъзасы белән аерым-аерым сөйләшә иде. Авыз белән ашказанына гел битәр эләкте, тамак дия-дия гүргә тыгасыз бугай, дип әрләде кыз аларны, ә баш мие мактауга гына лаек иде: вакыт-вакыт коточкыч ямьсез уйлар һөҗүм итсә дә, бирешми, акыл белән исәпли.
Таң ата иде, кыз, аланда кипшенгән җиләкләр чүпләп кесәсенә салды. Шуны яфраклар белән кайнатса, чәй сыман эчемлек булыр. Бүтән ашау турында уйламаячак ул, билләһи!
Дәвамы бар.
«Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев