Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Нинди моң бар синең күзләреңдә

Фирдәвес ЗАРИФ

Төнге зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә.
Менә ай яктысы инеш буендагы талларны; тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына,
сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды.
– Беләсеңме, Нәзифә, мин бүген төшемдә урман аланында йөргән ялгыз болан күрдем.
Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфрак ларына сары сарган.
Шул куакта, өзелеп-өзелеп, сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзифә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә көчле җил чыкты. Ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым.
– Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син,
Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, күргән төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген...
Нәзифә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды.
***
Җиргә тагын көзләр килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды.
Гомер дигәннәре... Нәзифә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. «Алдагысын Аллаһ кына белә», –диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да, язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзифә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар.
Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, ярты бәхет түгелмени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми, тоймый калдылар...
Нәзифә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы
караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады.
Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрмиләр иде.
– Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрми. Күрмим бит, әнием бәгърем! – дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул.
Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары, кызын кочагына алып, юатырга тотынды:
– Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар.
Нәзифә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янынакилде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде.
– Нәзифәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу!
Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел,
җанны әрнеткән хәсрәт чишмәсе акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил
генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләре куды.
***
Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзифә өчен көннәр бертөрле – күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра.
Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр.
Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзифәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә
кем начарлык теләсен ди.

Нәзифәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде.
– Нәзифәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен.
– Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим. Син, юрист булып, рәнҗетелгән кешеләрне яклау турында хыяллана идең бит.
– Синең якты көнне, табигатьне, кешеләрне күрә алмавың гаделсезлек түгелмени,
Нәзифә? Кешеләргә саулык бүләк итү, өйгә кайткач, сөйгәнеңнең ягымлы карашын тою бәхет түгелмени?!
– Шулаен шулай да, Нәсим. Ләкин теләк – бер, чынбарлык – икенче дигәндәй, ниятең барып чыкмаса?
– Ни генә булса да, мин сине ташламам, Нәзифә. Күзең белән күрә алмасаң, күңелең белән тоярсың. Тик мин язмышның шулай мәрхәмәтсез булуына ышанмыйм,
ишетәсеңме, кадерлем, ышанмыйм!
– Юк, юк, Нәсим. Минем бәхетсезлегем сиңа бәхет китермәс бит. Оныт син мине, онытырга тырыш. Син әле үз бәхетеңне табарсың. Ә мин синең бәхетеңә куанып яшәрмен.
– Күңелсез уйларны калдырып торыйк әле, Нәзифә. Әнә радиодан ял концерты бара.
Нәсим, транзисторны кулына алып, тавышын көчлерәк ачты. Бүлмәгә моң агылды.
Тәрәзәләр елмаялар,
Тәрәзәләрдә нурлар –
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Йөрәктә шыта җырлар.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Киңрәк ачылсын.
Язны сагынган күңелдә
Сагыш басылсын.
Алар сихри моң агышына кушылып җырлый башлауларын үзләре дә сизми калдылар.
***
Нәзифә язларга гашыйк. Бу яз да аңа якты өметләр, шатлык алып килер кебек иде. Әмма көннәр үткән саен, Нәсим белән аерылышу
минутларын уйлап, йөрәге сулкылдап куя.
Дөрес, әле Нәсимнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Университетка уңышлы имтихан тоткан очракта да сентябрьгә кадәр азмы-күпме вакыт кала. Нәзифә үзе дә
Нәсимнең ярдәме белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлады. Югыйсә, күзләре күрми башлагач, укудан гына түгел, тормыштан да күңеле суына башлаган иде
инде. Тик әнисенең үгетләве һәм Нәсимнең түземлелеге, игътибарлылыгы үзенекен итте

– Нәзифә акрынлап кына булса да яңа темаларны үзләштерә башлады. Авыр, бик авыр иде аңа, чөнки ул сәламәт вакытында төгәл фәннәрне укытучы сөйләве буенча гына түгел, үзе күреп, язып үзләштерергә дә күнеккән иде. Ә инде тарих, әдәбият кебек фәннәраңа җиңел бирелде. Бәхетсезлеккә юлыкканчы бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны кызганып, укытучылар да көнаралаш килеп
йөри башлады.
Өметләр яңарып, үз-үзенә ышаныч туып кына килгәндә, Нәзифәнең тормышын өермә кебек тузгыткан бер вакыйга булды: фермада сыер савучы әнисе кинәт кенә каты
авырып китте. Берәр атна өйдә яткач, аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Олы яшьтәге әбисен һәм йорт эшләрен карау үзе дә
ярты кеше хәлендәге Нәзифә өстенә калды. Өстәвенә әнисенең хәле үзәкне өзә. Инде түзәр чамасы калмагач, күрше Миңнеҗамал апаны өйдә күз-колак булырга күндереп, Нәсим белән район үзәгенә киттеләр.
Хастаханәгә алар көн төшкә авышкач кына барып җиттеләр. Әнисе яткан бүлеккә керергә рөхсәт ителмәсә дә, Нәзифәнең хәленә кереп, аның үзен генә әнисе яткан
палатага уздырдылар. Палата ишеген ачуга, әнисенең хәлсез тавышын ишетеп, Нәзифә бер мизгелгә зиһенен җыя алмый торды. Икенче мизгелдә ул, егылып китмәс
өчен, ике куллап ишек тоткасына ябышты.Нәзифәнең халәтен күреп, шәфкать туташы аны, җитәкләп, әнисе янына алып килде һәм урындык куеп янәшә утыртты. Күзләре
белән күрмәсә дә, әнисенең сулган сары йөзен, эчкә баткан күзләрен күңел күзе белән күрде ул. Күз яшьләрен авырлык белән генә йотып, әнисенең кулларын учларына алды
һәм йөзенә тидерде:
– Әнием, бәгърем, хәлең ничек?
– Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм, монда табиблар яхшы карыйлар, – диде ана, кызын борчымаска тырышып. – Син ничек үзең генә ерак юлга чыгасы иттең?
– Мин Нәсим белән килдем, әнием. Тик аны бирегә кертмәделәр.
– Әбиең ни хәлдә, кызым, йөриме?
– Шулай өй тирәсендә йөреп тора. Терлек-туарны карарга Нәсим килеп булыша.
– Бик авырга туры килә инде сиңа, кызым. Болай килеп чыгасын кем белгән. Азрак түз инде, озакламый мин дә чыгармын.
– Син безнең өчен борчылма, әнием. Яхшылап дәвалан. Мин ияләштем инде.
Аннары Нәсимнең әнисе дә көнаралаш килеп йөри.
– Аллаһның рәхмәте яусын инде ул игелек ле җаннарга. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын.
– Әнием, мин сиңа кабартма, өчпочмаклар пешереп килгән идем. Аз булса да аша инде, хәл кереп китәр.
Аннары ул шәфкать туташына эндәште:
– Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән?
– Соңрак, кызым, соңрак,– дип бүлдерде аны әнисе. – Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Аннары, сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылыр лык булсын, ди.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев