Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Фирдәвес ЗАРИФ. Повесть

Дәвамы.

 Палатага төшке аш керттеләр.

 Нәзифәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды.

Нәсим Нәзифәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде.

                                                                      * * *

Июнь ае яңгырлы килде.

 Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип тәшвиш ләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа Ай тугач, көннәр дә аязып, рәтләнеп китте.

 Нәзифә белән Нәсимгә йокы аз эләгә – менә-менә чыгарылыш имтиханнары башланырга тора. Нәзифәнең әнисе хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә йорт эшләре дә Нәзифә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул, сулыгып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа, улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап, тоеп тора – ярата, бик ярата ул Нәзифәне. Югыйсә, халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә очрап тора. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә, кушыла алмаган елга ярлары кебек, икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә, бәгырь кисәге – улы Нәсим бар...

Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзифә күпме сузарга тырышсалар да, чыгарылыш имтиханнары килеп җитте.

Юкка кайгырганнар икән – барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә «бишле», Нәзифәгә «дүртле» һәм «бишле» билгеләре куйдылар. Ул көнне дөньяда алардан да бәхетле кеше булмагандыр, Нәзифәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзифәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде.

– Нәзифәм, менә минем беренче теләгем кабул булды – чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдык.

 – Икенче теләгең нинди иде, Нәсим?

 – Ни генә булса да, гомергә бергә булу.

 – Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. «Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала», – ди минем әбием.

 – Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзифәм.

 – Әле синең өченче теләгең дә бармыни? – дип, үпкә катыш сораган булды Нәзифә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде.

 – Өченче теләгем – синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә бу Повесть Нинди моң бар синең күзләреңдә? хакта, «Амин», дип дога кылсалар иде дим.

 – Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер-берсен бәхетле итәр өчен яраткан», – дип юата мине әбием.

Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә өздереп-өздереп сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп, офыкта таң сызылып килә иде.

                                                                        * * *

 Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: «Ага сулар, айлар ага, еллар ага...»

«Әйе, берәүләр өчен гомер алга ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә...» Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзифә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомырт ны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек суы агуын тоеп, ул сискәнеп китте.

 «Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә... – дип юата кебек иде аны шомырт. – Әнә мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар».

– Әллә исәрләнәм инде, – дип куйды үзалдына Нәзифә һәм өйгә кереп китте. Аннан, өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды. Күрмичә хат язуның авыр лыгын шунда гына тойды ул. Дәфтәр битеннән чыгып китмәс өчен, кәгазь читен кат-кат капшарга туры килде аңа. Хат юллары шулай тезелде.

 «Нәсим, газизем!

 Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт.

Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар.

Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә кышкы каникулга кайтырсың икән дип көтәбез. Ә көткәндә вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...».

 Шунда Нәзифәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзифә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да, күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сәламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән ич. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җибәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде.

 Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Өстәл янында йокыга талуын сизми дә калды ул.

 Төшендә ул дулкын булып чайкалган яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерде. Җил дә яшел игеннәрне аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзифә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып китмәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер, анда... кояш юк иде.

Шул мизгелдә Нәзифә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Ул үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзифә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды.

«Су, – дип пышылдады ул, – бер йотым су бирегезче...».

 Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне кызышып яткан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзифә саташулы халәттә йокыга китте.

 Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буйларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә аларның хәленә керергә исәбе юк иде.

                                                                  * * *

Нәзифә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә төнәтмәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзифә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәрмәде: «Өзлегерсең, әлегә чыгып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын», – диде.

 Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нәсим кайтып төште. Нәзифәгә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай булды.

«Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшәгән», – дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзифә белән Нәсимгә карап.

Икенче көнне Нәзифә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмә буе на төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботак лары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккегечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәңгәллек, кешедән башка һәр тереклек иясе табигать кануннары буенча яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый калыр иде. Кызганыч ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик гомер азагында гына уйлана башлый.

Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән шул турыда уйлады Нәсим белән Нәзифә. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшергә дә кыймый тордылар.

Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзифәнең өстенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан, пырхылдашып, бер төркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты.

Нәсим, елмаеп, Нәзифә өстенә коелган карны сак кына каккалый башлады.

Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев