Нинди моң бар синең күзләреңдә?
Фирдәвес ЗАРИФ. Повесть
Ахыры.
– Тимә, Нәсим, бәлки кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр.
– Алайса, мин аны җибәрмим, – дип, Нәсим Нәзифәне йомшак кына кочаклап алды.
– Янымда булсаң, җибәрмәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул.
– Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нәзифәм.
– Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да онытырсың кебек.
– Җүләрем. Шундый уйлар уйлыйлар димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит
сине, бары сине генә яратам.
Җиргә төшкән саф кар бөртекләре үзара кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды.
* * *
Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде.
Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән иләгәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый.
Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай, кыска...
Нәзифә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна иде. Ә хәзер шул армас-талмас канатларны җуеп, бары өмет кенә калды. Өмет...
Кешене шул яшәтә икән бит! Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле табибларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә бәлки аның
да өлеше бардыр?!
Шулай дип юатты Нәзифә үзен. Яз сулышын тоеп, йөрәге дә ешрак, өмет белән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде.
Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән
туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте:
Күбәләкме, гашыйк кеше җаны,
Җирдән ургып чыккан чишмәме?
Давылларны кичәр бер корабмы,
Йолдызмы бер юлсыз кичтәге?!
Бизмән бармы сөю газабына,
Тиңдәш бармы иркә-назына?
Мәхәббәтең җуйсаң – дәва бармы,
Алмаш бармы яшьлек язына?!
Сорау арты сорау туа җанда,
Еллар булып гомер агыла.
Язмышлардай җаваплар да төрле,
Тормыш юлы шулай языла.
Нәзифә бер мизгел уйланып торды, аннары кармаланып, ишеккә таба атлады. Тышка
чыккач, саф һавадан башы җиңелчә әйләнеп китте. Нәзифә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп, сыерчык сайрый башлады.
Аның тавышына сарай түбәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзифә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде.
* * *
Нәсимнең кайтыр көне якынлашкан саен, Нәзифә өчен көтеп алу татлы газапка әйләнде.
Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзифә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде.
Төшләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төннәрен саташып чыга. Имеш, Нәсим имтиханыннан «икеле» алган да, яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзифә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: «Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул», – дип юата иде.
Ә бер төнне Нәзифә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәкләргә күмелгән икән. Чәчәкләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан күбәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты. Шул урында төше өзелеп, Нәзифә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул.
Нәзифә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән ишек янына килде. Элгечтән шәлъяулык алып иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үләннәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады.
Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нәсим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, Нәзифә участок хастаханәсендә дә, район хастаханәсендә дә ятып чыккан иде.
Андагы табиблар: «Күз нервларына, челтәр катламга зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк», – дип, Республика офтальмология хастаханәсенә юллама бирүне кирәк санамады. Ул вакытта район табибларының ваемсызлыгыннан араларлык, югары оешмаларда дөреслек эзләрлек кешесе булмады шул...
Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзифә теләр-теләмәс кенә өйгә атлады.
Теләге фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде, күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Нәсим:
– Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нәзифәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә, – диде.
– Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик, көнендә өлгермәсәгез, Мәскәүдә кайда тукталырсыз икән соң?
– Борчылмагыз, Нәгыймә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нәзифәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен, – диде Нәсим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нәзифә белән йөреп керергә рөхсәт сорады.
– Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзифәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын,
– диде ана, ризалык биреп.
* * *
Нәзифәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларында җентекле тикшеренүләрдән соң, әйтү түгел, хәтта укып чыгуы да авыр булган диагноз куйдылар: «нейроинфекция – арахноидит нәтиҗәсендә килеп чыккан ретробульбар неврит».
– Сеңлем, күрү сәләтен югалтыр алдыннан берәр йогышлы чир белән авырмаган идеңме? – профессорның Нәзифәгә биргән беренче соравы шул булды.
– Әйе, – дип җавап бирде Нәзифә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма, дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы хакында сөйләде.
– Их, кызым, кызым, – диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп, – сез,
яшьләр, авыруның нәтиҗәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый, – дип өстәде аннары, Нәзифәне тынычландырырга тырышып.
– Әле өмет бар. Әмма савыгу синең үзеңнән дә тора. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җиңәрбез.
Һәм ул Нәзифәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады...
Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр.
Бер ай үткәч, Нәзифәнең күзләрендәге бәйләвечне салдырып карарга булдылар. Кискен яктылыктан ул күзләрен чытырдатып йомды. Хәлне аңлаган табиб, янындагы шәфкать туташына: «Иртәрәк әле», – дип, бәйләвечне яңадан куярга кушты. Нәзифә өчен елларга тиң тоелган тагын бер ай узды. Түземсезләнеп һәм куркып көтте ул бәйләвечне бөтенләйгә алыр көнне. Марляны сүткәндә, тез буыннарына кадәр калтырады. «Курыкма, сеңлем, барсы да әйбәт булыр!» – дип юатты моны тойган шәфкать туташы. Нәзифә әле шуннан соң да чытырдатып йомган күзләрен ачарга куркып торды. Карт профессор, җилкәсенә йомшак кына кагылып: «Ач күзләреңне, кызым, курыкма, мин синең янда», – дигәч кенә күзләрен ачарга батырчылык итте. Ап-ак бүлмәдә күрде ул үзен. «Мин төш күрәм, ахры», – дип пышылдады аның хәлсез иреннәре. «Юк, кызым, өндә бу, өндә, – әлеге сүзләрне әйткәндә күзләрендә мөлдерәмә яшь иде аның. – Димәк, син күрәсең, күрәсең!» – дип өстәде аннары, Нәзифәне кочагына алып.
Ике айдан соң клиникадан чыкканда, Нәзифә яхшы күрә иде инде.
Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзифә
аның күз карашында.
– Нәзифәм, бәгърем, – диде ул, кызны кочагына алып. – Хәлең ничек?
– Мин күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөнья ны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?!
– Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?!
Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. Нәзифә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашыкты:
– Шатлыктан ул, Нәсим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көттем. Төшләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем. – Нәзифә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте. – Рәхмәт сиңа, Нәсим. Яратуың, түземлелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт.
– Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! – Нәсим кызның күзләренә сөеп карады. – Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм.
Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нәзифәм!
* * *
Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның
тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады.
– Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр. – Нәзифә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды.
– Юк инде, Нәзифәм, мин сине беркая да җибәрмим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: «Нәгыймә апа, мин Нәзифәне яратам, ризалыгың бир», – дип әйтәм.
– Юләрем минем, – Нәзифә егетнең күзләренә тутырып карады. – Алай сандугач
кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем!
Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфрак лар талгын җилгә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә алар да бу яшь насыйп ларга бәхет тели иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев