Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
Шамил кош тоткандай өенә кайтты да, яңа киемнәрен киеп, районга китте. Кирпеч заводына кереп заказ бирде. Бер атнадан китерер гә сүз бирделәр. Яңа елга кадәр дип, отпускасын алды. Ял көннәрендә колхоздан трактор килеп, бөтен чүп-чарны түгеп бетерделәр. Бари абзыйның гомер иткән кирәкле әйберләрен генә калдырдылар. Өйне сүтәсе көнне Гөлсем апа белән Гөлзирә, Мәдинә апа өйдәге күгәреп, череп беткән әйберләрне бакчада яндырдылар. Калайлары күгәрә башлаган сандык бикле иде. Аны каерып ачтылар. Сандык тулы киндер тастымаллар, метрлап чәчәкле күлмәклекләр, йомры паласлар, тагын әллә нәрсәләргә нафталин исе сеңгән. Бари абзый карчыгының саклап кына тоткан кадерле әйберләре. Шулар арасында озын чуклы ефәк шәлне бик тиз күреп алды Гөлзирә.
– Бу – Йолдызга, истәлек. Моны якмыйбыз.
– Берсен дә якмыйбыз. Болар бит бөтенләй черемәгән. Җәй көне юып җилләткәч, бер исе дә калмый. Кодагыйга тегәргә күпме күлмәклек, – диде Гөлсем апа.
Кирәк санаганнарын Гөлсем апаның келәтенә чыгарып куйдылар. Өйне сүтеп утынга әзерләделәр. Ишегалдындагы агачларны кисеп бетерделәр. Бакча яктагы берничә чия куагын, карлыган, кура җиләген һәм карт алмагачны калдырдылар. Алмасы салкыннар башлангач тәмләнә торган алмагач иде бу.
Бер атнадан кирпеч тә килеп җитте. Мәйсәрә карчык ял көннәрендә гел Йолдыз белән булды. Диванга утырып, чәбәкәйләп бер көйне көйләп, биетте дә биетте онык чыгын. Шатланып туя алмады. Йолдыз да биергә бик ярата. Шамил аларга исем дә кушты, «Гармунчы аю белән җырчы маймыл».
Саимә укуын кызыл дип ломга тәмамлап, нәкъ үзе теләгәнчә, Вәлиләр авылына эшкә баш бухгалтер булып кайтты. Яшь агроном егеткә шул гына кирәк иде. Көтте һәм белде ул Саимәнең кайтасын. Саимә укый торган техникумга теге сөйләшүдән соң белгеч сорап колхоз рәисенә хат юллаткан иде. Кыз бу хакта белми. Ничек мин уйлаганча булды бит дип кенә уйлады. Аны Лаеш районының бер авылына җибәрмәкчеләр иде бит. Эшен әйбәт кенә башлап җибәрде. Яшь булуына карамастан, бик тиз өйрәнде. Авылны да яратты. Ялгыз гына гомер кичерүче Фатыйма әбигә фатирга урнаштырдылар. Фатыйма әби бик ипле, күпне күргән булып чыкты. Туу белән ике нәни кызы да үлгәннәр, аннан соң малай тапкан. Ире дә, 20 яшьлек улы да сугыштан кайтмаганнар. Колхозда беренче трактор да аңа кайткан. Сугыштан соң да пенсиягә чыкканчы тракторда эшләгән. Мич ашларын бик тәмле пешерә Фатыйма әби. Вәлинең Саимә артыннан йөрүен дә белә. Беркөн сүз башлады:
– Кызым, Саимә, Вәли бик әйбәт егет. Ничә ел авыру әнисен карады. Әтисе иртә вафат булды. Бик тырыш. Әнә өй салып бетереп килә. Эчке эшләре генә калган дип ишетәм. Калхузда да урыны пачутлы. Ул А дисә, син Б диген, кызым. Сине дә бик яратам, бәхет телим сиңа, балам. Бик әйбәт кыз бит син.
– Фатыйма әби, нәрсә соң ул А һәм Б?
– Алам дисә, барам диген.
Саимә кычкырып көлеп җибәрде.
– Менә мондыйны ишеткәнем юк иде. Кызык. Без болай гына сөйләшеп йөрибез бит. Алай чынлап түгел.
– Чынларга кирәк, кызым.
Саимә атна саен туган авылын сагынып кайта. Әле сөт машинасы белән, әле районга баручы машиналарга утырып кайтып, елак Йолдызны бер күреп китмәсә, үлә яза.
Яңа ел алдыннан идарәгә Вәли янып-пешеп килеп керде. Саимәнең еллык отчетны төгәлләп килгән чагы.
– Саимә, син Яңа елны кайда каршылыйсың?
– Авылда дип торам.
– Әйдә минем яңа өйдә каршылыйбыз. Җылылык җибәрдем.
– Икебез генәме?
– Юк инде, иптәшләр белән.
– Әниләргә әйтергә кирәк, алар мине көтә бит.
– Әйтербез.
– Ярар соң.
– Шәп, – дип үрелеп Саимәнең битеннән үбеп алды, оялып китте. Вәлинең, шушы яшенә җитеп, кызлар кулы да тотканы юк бит. Саимәне ярата ул.
Кыз әллә нишләп китте, ләкин каршы сүз әйтмәде. Икенче көнне сөт машинасы белән Саимә авылга кайтты. Мәдинә апага Вәли белән яңа ел каршылавын әйткәч, әнисе: «Алай егет өендә килешмәс», – дисә дә, Саимә барыбер ризалатты.
– Ипле йөр инде, кызым.
– Әни, мин кечкенә кыз түгел бит инде.
– Әни кеше әйтергә тиеш. Бу хәбәрен апасына да әйтте. Гөлзирә:
– Син, кызый, кияүгә чыгарга чамалыйсың, ахры, – дип кытыклап алды.
– Апа-а-а-а!
Саимә, шатлыктан да, кышкы салкыннан да алсуланган битен йон бияләйләре белән каплап, Фатыйма әбисенең өенә кайтып керде.
– Фатыйма әби, мин яңа елны Вәли белән каршылыйм, ярыймы?
– Бәрәкалла, кызым. Менә рәхмәт, – диде.
Яңа елны каршылыйсы көнне Вәли иртән Саимәне алырга килде.
– Фатыйма апай, мин Саимәне алып китәм әле, киләсе елга китерермен, – диде.
– Ничек инде киләсе елга, шулай озак тоткач син, улым, өйлән инде.
Вәли көлеп куйды.
– Иртәгә икенче ел башлана бит, Фатыйма апай. Өйләнүне уйларга кирәк, дөрес әйтәсең.
С аимәнең оялудан ике бите кып-кызыл булды. Вәли белән Саимә яңа өйгә кайттылар. Сарыга буялган биек капкадан керүгә тигез итеп шакмаклап көрәлгән иркен ишегалды, өр-яңа каралты-кура, зур таш йорт каршы алды. Карга утыртып куйган яшел купшы чыршы малае өйгә алып кергәннәрен көтеп утыра. Биек баскычтан өйгә күтәрелделәр. Мич ягылган, өйдә шундый нурлы, ниндидер икенче төрле җылылык. Идәннәргә матур паласлар җәелгән. Яңа җиһаз. Ул заманнарда бөтен кеше дә ала алмаган диван, йокы бүлмәләре аерым, анда агач шкаф, карават, тәрәзә пәрдәләре дә заманча, чәчәкле. Аш бүлмәсендә алты урындык белән зур йомры өстәл, матур савыт-саба. Саимәнең исе китте. Ничек шушы яшенә кадәр өйләнмәгән икән, каян бу кадәр байлыкны җыйган? Бар да заманча.
– Я, ничек?
– Шә-ә-ә-п!
– Син ашау-эчүләрне кара, бар да суыткычта. Ит әзер, чоланда, пилмән ясыйсы гына калды. Камыр баса беләсеңме?
– Әзрәк.
– Әзрәк булгач, була. Бергәләп ясарбыз. Мин теге чыршы малаен алып керим әле.
– Вәли, минем атны күрәсем килә.
– Әйдә соң. Каралты-кура ягына чыга торган ишектән ишегалдына чыктылар. Монда сап-сары бүрәнәләрдән мунча. Абзарда ике үгез, буаз сыер, кечкенә бүлмәдә биш сарык, гайрәтле әтәч белән тавыклар һәм Саимәләрнең аты басып тора. Атны күрүгә, Саимәнең күзенә яшь килде. –
Минем бәгърем, – дип, атны кочаклады.
Ат та таныды. Иркәләнеп башын салды.
– Сагынган малкай, – диде Вәли.
– Әйе, үзем дә бик сагындым, Вәли. Рәхмәт сиңа. Әтинең атын саклап тотканың өчен. Ничек шулай сиңа туры килде инде.
– Язмыш, Саимә, язмыш. Менә хәзер сине алып кайттым, бүтән җибәрмим мин сине, беркайчан да, син – минеке, – дип, Вәли Саимәне кочаклап алды.
Ат, аңлагандай, пошкырып куйды.
– Әнә күрәсеңме, җибәрмибез ди, – дип Вәли атның ялыннан сыпырды, – дөрес әйтәсең, малкай, апа безнеке.
Саимә:
– Вәли, тукта әле, ничек инде җибәрмисең?
– Чык миңа кияүгә.
– Уйларбыз, – дип көлә-көлә абзардан йөгереп чыгып китте Саимә.
Чыршыны олы якка түргә бастырып куеп, матур итеп бизәделәр, төймәләр элделәр. Икәүләп пилмән ясадылар, өстәл әзерләделәр, Вәли мичкә бер каз тыкты, казан астына аш асып җибәрде. Саимә шаккатып карап торды.
– Бу кадәр бөтен эшкә ничек җитешәсең? Сыерың да бар. Кем сава? Хатын-кыз эшен дә бик шәп эшлисең, Вәли.
– Дөнья өйрәтә икән ул, Саимә. Ун ел әни урында ятты, берүзем карадым. Сөт ризыкларын бик яратты. Катыкны үзе дә тәмле ясый иде, урынга калгач, анысы да, сыер савуы да миңа калды. Яткан җирендә өйрәтеп ята иде.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев