Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

«Фатыйх бер ат арбасы балык тоткан, бушлай өләшә», – дигән хәбәрне кибеткә дә бик тиз җиткерделәр.

Гөлзирә «Нинди балык өләшә икән инде бу әти?» дип баш ватты. Кибетне бикләп, авыл башына барырга батырчылык итмәде, әтисен оялтырмын дип уйлады.

Балык хәтсез генә кимеде. Үз урамына борылу белән иң беренче өй Мәймүнә карчыкныкы, аңа да балык кертте. Мең рәхмәтләр укыды карчык. Капка төбенә кайтып туктады.

– Мәдинә-ә-ә-ү! Әнкә-ә-әй! – дип кычкырды да, егетләр кебек ике бармагын ирен читенә куеп сызгырып ук җибәрде. Мәдинә ишектән атылып чыкты:

 – Нәрсә булды, Фатыйх? Бу гомер кайларда йөрдең? Иртән чыгып киткән идең, кич җитте бит инде. Нигә кычкырасың?

– Әйдә, әйдә, чыгыгыз әле капка төбенә. Әнкәй кая?

 – Хәзер чыга.

Мәдинә аягына галушын ничек элгәнен дә сизмәде, куркып, капка төбенә чыкты. Шул мизгел эчендә ничә төрле уй узды икән башыннан. Артыннан тыйтак-тыйтак Мәйсәрә карчык атлады. Арбадагы балыкны күреп исләре китте.

 – Каян алдың? Бу кадәр балы-ыы-к...

 – Яртысын өләшеп бетердем бит инде.

– Яртысы-ы-ын? Нигә-ә-ә-? Кемгәә-ә? – диде Мәдинә.

– Авылдашларга. Менә хәзер үзебезнең урамга да өләшәм әле, безнең урам гына калды. Бүген авылда барысы да балык кыздырачаклар. Белдегезме?

– Саткан булыр идек, Фатыйх, – диде Мәдинә апа.

– Сата, ди. Үзең үстергән малмы әллә? Ашагыз рәхәтләнеп. Кызлар белән чистартып, кар базына төшереп куярсыз. Җәй буена җитәр. Туйдым инде ул тозлы каз-үрдәк итеннән, дөге ашыннан, – диде дә Фатыйх күрше-күләнне чакырырга китте.

– Маладис инде минем улым, – диде Мәйсәрә карчык, чиләккә балык тутырып.

Эче пошса да:

– Акча җитми ул беркайчан да, әйме, әнкәй? – дип кызу-кызу балык ташыды Мәдинә апа, сөенечен яшерә алмыйча. Күршеләр дә балыкны бик тиз ташып бетерделәр. Кайсы рәхмәт әйтте, кайсы чәй, кайсы йомырка, кайсы ак май, кайсы тоз, шырпы күтәреп керде. Кирәкми дисә дә, Фатыйх, «кул арты китмәсен», диделәр күршеләре.

Юк, эчмәде бүген Фатыйх. Сөенече шул кадәр зур иде, очып кына йөрде. Күпме кешене сөендерде бит, күпме рәхмәт алды?! Кич кызлары әниләре белән балык чистарттылар. Көндезге хәлләрне кабат-кабат көлешеп искә алдылар. Мәйсәрә карчык балыкларны юып, кәгазь капчыкларга сала барды. Балык бик күп булды. Кичке ашка Мәдинә апа тәмле итеп ике таба балык кыздырды, бәрәңге тәгәрәтте. Мич төбенә салып пешергән ипи белән искиткеч тәмле иде Фатыйх балыклары. Бүген кич, Фатыйх әйтмешли, бөтен авыл әнә шулай балык ашагандыр.

 Әтисе бик матур итеп камыштан үзе ясаган курайларда уйный. Әнә бүген дә Гөлзирә эштән кайтканда, өй алдында курай ясый иде.

 – Әти, ул курайларыңны сатарга иде.

– Сата ди менә. Аларның һәрберсенең тавышы үзгә. Менә бусы болай, менә монысын тыңла әле, ә хәзер менә монысын, – дип, һәрберсендә уйнап күрсәтте. Әйе, һәрберсе үзенчә матур тавыш чыгара.

 – Мату-у-у-р! – дип сузды Гөлзирә.

– Мин сораган «кызыл»ны алып кайттыңмы, кызым?

– Уф, әти...

– Я, инде, чыпчыгым минем. Алай әйтмә. Бир!

– ...

 Курайның моңлы тавышы абзардагы бас тавышлы үгезнекенә охшаган кебек тоелды Гөлзирәгә. Ачуы килде. Нинди матур сөйләшү бозылды да куйды.

Кичке аш ашаганда, әтиләре посадка араларын чистартырга барырга кирәклеге турында әйтте.

 – Печән бик үскән, чабып, агачлар арасыннан төшерәсе булыр. Көннәр әйбәт чакта эш итик инде. Печәне дә кибеп өлгерер. Мәдинә, самаварыңны онытма, чәй кайнатырбыз.

Мәдинә апа кечкенә бозауларын карап кайтканнан соң, ат арбасына төялеп, тау башына менеп киттеләр. Мәйсәрә карчык: «Мин дә барам», – дип очынса да, аның инде карт икәнен исенә төшереп, өйдә калырга күндерделәр. Югыйсә, чәй генә булса да кайнатып торасы килгән иде аның.

– Өйне ташлап чыгып китеп булмый. Кош-корт, мал-туар бар бит, әнкәй, –дигәч, юаш кына:

– Ярар, балалар. Юлыгыз уңсын. Хәерле көннәр булсын! – дип дога кылып калды.

...Нинди гүзәллек! Җәйге иртәнең чык тамчылары, кояш нурларында ялтырап, күзләрне чагылдыра. Көн эссе булыр бүген.

 Әнә Фатыйх абыйның яшь наратлары. Кечкенә нәни агачлар түгел инде болар. Егет булганнар. Ничәнче посадкасы икән инде бу Фатыйх абыйның? Авылдашлар бу наратларны «Фатыйх урманы», «Фатыйх наратлыгы» дип йөртәләр. Гөмбә бик уңа бу наратлыкларда. Җәй буе печәнен чабып, чистартып торгангадыр инде, җыярга да уңай.

 Килеп җитү белән, арбадан иң беренче кызлар сикереп төште, алар артыннан, самаварын кыстырып, Мәдинә апа. Атын ышыкка туарып бәйләп куйды Фатыйх абый.

– Ял ит, малкай, аша, – дип башыннан сыйпады да наратлык арасына кереп китте. Агачлар белән сөйләшкән кебек, аларны сыпырып исәнләште. Ярата иде ул урманны.

– Эшне тиз тотыйк, балалар. Бүген 4-5 рәтне чистартсак, әйбәт булыр иде.

Тау башыннан, нарат арасыннан печән төшерү – рәхәт эш түгел. Алдан чабылган булса да, асты чи иде әле. Шуңа да карамастан, тырышып бердәм эшләгәч, бишне генә түгел, җиде рәтне төшереп, тау битенә таратылып та куелды печән. Самавырдагы чәй дә кайнап чыкты, кара икмәк, суган кыягы белән йомыркадан җилләр исте. Кибеткә кичә генә кайткан кызыл билле прәннек тә мәтрүшкәле чәй белән бик тәмле булды. Фатыйх абый кураен урманга барганда да калдырмый. Бүген дә кесәсеннән алып уйнап җибәрде. Моңлы татар көе урман авызына кереп югалган кебек була да, кире чыгып, болынга тарала. Кошлар да аңа кушылып җырлый кебек. Тау астындагы чишмә тавышы да килеп кушылган төсле, челтерәве ныграк ишетелә башлый. Мәдинә апа көйгә кушыла:

 «Төнгә каршы берәү моңлы итеп,

Рамай, Аерылышу көен җырлады.

Тынып калды урман буйлары ла,

Рамай,

Чишмәләр дә акмый тыңлады».

Нинди моңлы тавыш!.. «Рамай»ны бары Мәдинә апа гына шулай матур итеп җырлый торгандыр. Дәртләнеп, сузып-сузып уйнады кураен Фатыйх абый. Мәдинәсенең моңлы тавышына соклана иде ул, горурлана иде хатыны белән.

 – Ай, Аллам, болыт чыкты бит, балалар, явармы икән?

– Юк, Мәдинә. Рәшә ул, рәшә, – диде Фатыйх.

Чыннан да бу рәшә булып чыкты. Яумады бит, рәхмәт төшкере. Төштән соң печәнне селкетеп алдылар да кайтып киттеләр. Фатыйх абый кызу итеп мунча якты, яңа гына җыеп кайткан каен пиннеге пешерде. Бүген эчмәде.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев