Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

Кич кызлар клубка чыгып киттеләр. Мәйсәрә карчык тавык кебек бик иртә йокларга ята. Арыйдыр инде, мескенем, көне буе эше булса да, булмаса да, ишегалдында бөтерелә бит.

– Мәдинә, чәй куй әле, – диде Фатыйх абый.

 Гәпләшеп бик озак кына чәй эчтеләр. Күптән болай матур итеп сөйләшеп чәй эчкәннәре юк иде.

 – Кара әле, Мәдинә, безнең Гөлзирә теге арткы урамдагы Гөлсем малае Шамил белән чуала дип ишеттем. Син беләсеңме?

 – Чуала дип ямьсез итеп әйтмә әле. Дус булып йөриләр диген. Әйе, Гөлзирәнең үзеннән сорарга кыймый торам әле. Оялтырмын дим.

– Оялтырмын дип, ул бит бала түгел. Аннан соң Гөлсемнәр грамотный кешеләр дип әйтимме? Укытучылар бит. Без крәстиян генә, Мәдинә. Тиң булырлармы дим инде. Шамиле дә югары белемле. Аталары Закир абый да авылны тота торган кеше иде бит. Шул сугыш дигәннәре генә әрәм итте аны. Җыелышлар алып барганда, халык тын да алмый тыңлый иде бит Закир абыйны.

– Грамотный дип... Безнең Гөлзирәбез дә гел «биш»кә генә укыды. Кибеттә эшләсә ни. Ферма түгел бит. Кибеткә, математиканы белмәсәң, алмыйлар, Фатыйх. Менә безнең  синең белән икебезгә бергә өч класс белемебез бар. Безне кем кибетче итеп куйсын? Терлекче инде без. Бик үткен бит Гөлзирәбез. Әнә келәтеңне генә кара. Ак май дисеңме, токмачы дисеңме, шикәре, оны дис еңме. Тутырды бит. Келәтләребезне тутырды. Яраткач, нишлисең. Крәстиян дип, бөтен кеше дә персиятел була алмый инде. Шамил колхозда урынлырак эштә бит әле. Алганның да, барганның да бәхете булсын. Кырыс булу да кирәк, Шамилне аны туры әйтә, менеп төшәргә дә күп сорамый диләр инде анысы.

– Шулай да Гөлзирә белән сөйләш әле, чынлап микән ул яратышулары?

– Ярар, Фатыйх, ярар, – дип йокларга яттылар.

 Көтү куарга торган Мәдинә апа, мич арасындагы бүлмәдән ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:

 – Фатыйх, дим, Фатыйх!.. Балалар, монда керегез әле, әтиегез...

 ...Фатыйх абый төнлә йоклаган җирендә үлгән иде. Мәдинә апа баскан җирендә катып калды. Кызлар еларга тотындылар. Мич кырыена тотынып, Мәйсәрә карчык чыкты:

 – Әй, балам, балам. Ни хәлләр итик? Кадерләп үстердем бит үзеңне. Үземнеке итеп үстердем бит, улым... – дип елап җибәрде.

Кичә эчмәде дә бит. Ничек дәртләнеп йөрде, матур итеп сөйләшеп чәй эчүе дә соңгы тапкыр булган икән. Йөрәк, диделәр. Печән төшергәндә авыр килгәндер йөрәгенә. Шулай кисәк кенә үлеп китүе бик аяныч бит. Җыен хатынкыз җыелып калдылар.

Ф атыйх абый белән бергә кабарткан печәнне өч көннән соң җыеп алып кайттылар. Алтын яллы ат та юксынды хуҗасын. Куалап барган Мәдинәне тыңларга теләмәде.

– Я, малкаем, абыеңны кайтарып булмый бит, тыңламый хәлең юк. Печәнне алып кайтып бетерик инде. Кышын нәрсә ашарсыз? – дип юмалап кына атны куалады.

Калган нарат рәтләрен, туганнар белән бергә чистартып, печәнне ташып бетерделәр. Кышлык печән әзер булды. Фатыйхның булмавы бик сиздерде. Анда-санда бозаулар карашырга да бара иде. Хәзер әнә кызларны иртән уятып алып чыгып китә. Яшь-җилкенчәкнең иртәнге биштә торасы киләмени? Тик шулай да ял көннәрендә Гөлзирә белән Саимә әниләрен бөтенләй фермага җибәрми башладылар.

– Әни, ял ит, үзебез.

Кечкенә бозаулар да яшь кызларга ияләшеп беттеләр. Абзар ишегеннән керүгә үк таныйлар. Мөгерәгән авазлар чыгарып, җылы сөт сорыйлар. Иллегә якын бозауга сөт эчергәннән соң, үлән чәе кайнаталар, асларын чистарталар. Сөт чиләген кигезеп куя торган улакларын юкә мунчаласы белән ышкып юалар. Абзар идәннәре суккан палас җәярлек була. Аяк киемен салып кереш, югыйсә, микроблар эләгеп, бозаул ар авырырга мөмкин. Алар бит сабыйлар. Яннарына керер хәл юк, халат итәген суырып интектерәләр. Бик шаян нәни үгезләр дә бар. Китереп төрткәлиләр, кайберләре бик иркә, сыйпаганны яраталар. Кызларның шаркылдап көлгән тавышл арыннан абзар эченә шатлык, сөенеч иңә. Иртә-кич ферма аллары гөрләп тора. Авыл халкының бөтен тырышканы да, тапканы да шушы терлекчелек. Иртәнге савымнан соң башта сыерлар, алар артыннан сарык көтүе, алардан соң атлар көтүе җәйләүгә чыгып китә. Колхозларның гөрләп торган чаклары. Бер кат эш бетүгә, ферма өе ягыннан табага чүмеч белән каккан тавыш ишетелә. Иртәнге аш әзер. Пешекче апалар шулай чакыра. Барлык терлекчеләр иртәнге чәйгә җыела. Аннан соң инде һәркем, үз өенә кайтып китеп, кичке савымга кадәр хуҗалыгындагы эшенә чума.

Мәшәкате күп булса да, авыл тормышы ялыктырм ый Гөлзирәне. Киресенчә, ул шушы авылда туыпүскән һәм шунда яшәргә тиеш.

Фатыйх абыйсыз кышка керделәр. Сиздерә, бик сиздерә Фатыйхның юклыгы. Ул үлгәннән соң, ничектер гаилә моңсыз кебек. Курай моңнарын да үзе белән алып китте шул әтиләре. Әниләре дә җырл амый хәзер.

 К ыш үтә дә салкын килде. Кар да бик күп. Печән күп булса да, быел салам алып кайта алмадылар. Гел печән генә ашатып булмый бит. Мәдинә апа, ике кызын ияртеп, караңгы төшүгә, капчык белән басуга салам урларга чыгып китә. Билдән кар ерып эскерттән салам йолку, җитмәсә, күрмәсәләр ярый дип курку һәм туңу катыш калтырау эшне тагы да авырайта. Басу ерак түгел, ләкин каршыга ачы кышкы җил искәндә, кайтуы мең газап. Бер юл салам ике салырга җитә, бер атна элек туган бозауны да быел өйгә мич арасына кертеп урнаштырдылар. Туңа бәбчегем. Дүрт-биш тапкыр барып кайталар шулай саламга. Ярый әле юлларында колхоз рәисе очрамый. Эз буенча табар иде инде, ләкин төн буе җилләп, буранлап торгач, эзләрне кар күмә. Аннан соң авылда Мәдинә генәме соң салам урлаучы? Аты белән бик барыр иде дә, кайтканда юлга салам чәчелә, капка төбенә кадәр шулай кайтсаң, һичшиксез, табачак бит каракны. Ә капчык белән чәчелми. Сере дә шунда. Әнә бит беркөнне Өммия карчык көндез саламга барган. Төнлә куркадыр инде, үзе генә яши бит. Сарыклары да бар. Колхоз рәисе каршысына килеп чыккан бит, чукынчык. Күп тә күтәрә алмаган инде, мескенем, җәймәгә төреп, култык астына кыстырган.

– Өммия апа, култык астыңда нәрсә ул? – дип сораган рәис.

 – Синекендә нәрсә икәнен белмим, улым, минекендә – йон, – дигән дә китеп барган Өммия апа.

Шуны көлә-көлә фермада сөйләгәннәр иде. Бу очракта колхоз рәисе дә нәрсә әйтсен инде. Нәрәт вакытында кисәтү ясаса да, мыек астыннан көлде, диделәр.

 Кыш шулай үтеп китте. Саимә дә унны бетерә быел. Хисапчы буласы килә. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга керү исәбе. Гөлзирә кебек, авылны сагынам, дип тормый. Әнә бит Гөлзирә, сагынуга түзеп булмый дип, укырга кергән җиреннән ташлап кайтты. «Сезне генә түгел, сыерны, чебиләрне дә сагынам», – дигәч, әтисе дә каршы килмәде инде.

 Күңелләрне иләсләндереп, җиргә яз килә. Кар сулары, йөрәк ярсуын басарга тырышыпмы, әллә инде тизрәк агып китәселәре килепме, гөрләвекләр булып, язгы ташкын суларга охшарга тырышып, юл буйлап каяд ыр чабалар. Кечкенә чакта ясаган кәгазь көймә күз алдына килә.

Эх, шуңа утырып йөзеп китсәң иде. Кая илтеп ташлар иде икән ул? Җылы яккамы, әллә инде күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят җирләргәме? Юк! Туган ягыннан кая китсен инде Гөлзирә?! Шушы җирне ярата бит ул. Туган ягының кояшы да җылы, җилләре дә саф, һавасы да, чишмә сулары да шифалы, татлы.

 Яз! Йөрәкләрне җилкендереп, дәртләндереп, яшәүгә көч өстәп киләсең бит син! Әнә, күрче, агачларга да җан кергән. Кечкенә бөреләре күренә башлаган. Гөрләвекнең юл кырыена кереп калган суында, чыркылдашачыркылдаша, чыпчыклар юына. Карга-чәүкәләрнең дә эшләре тыгыз, берсен-берсе уздырып, чыбык-чабыклардан оя ясыйлар.

Сыерчыкларым, сезнең тавышны тагын ишетү нинди куаныч! Аллага шөкер, янә язга чыктык, киләсе елга да күрешергә язсын. Тыңла, ничек сызгыра. Сөенә ул. Көтеп торгансыз, туган якларыма кайттым бит, диюедер.

Әйе, туган як... Кечкенә генә кошчыгыңа да кадерле бит син. Шул кошларның күктә талпынып шатланулары, язгы суларның челтерәп агулары, җилләрнең йомшак шавы әллә нинди моңлы көйгә әверелә кебек. Беркайчан, беркайда ишетмәгән моңлы бер җыр төсле.

Яз! Айкалдырып чыгар әле кыш буена җыелган ярсуларны. Оеган йөрәкне уятып җибәр. Күңелгә шатлык, сөенеч, куаныч алып кер. Таң белән бергә уят син аны. Туң йөрәкләргә, таш бәгырьләргә йомшак җилең белән кагыл. Синең яшәрүеңне күреп, әби-бабайлар да җилкенсен, гашыйклар сөенсен. Сихәтең, сафлыгың, яшеллегең белән кил син, Яз!

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан
 

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев