Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
– Минеке, безнеке... – дип пышылдады Гөлзирә. Әкрен генә бала янына килде дә пыялага иелде. Кап-кара чәчле, печтек кенә борынлы, уймак авызлы чибәр кызына карады да елап җибәрде.
– Исән калдың бит, бәбием минем, чибәрем минем. Гел әтисе. Шамилем – авылда иң чибәре.
– Моның кайсы төше чибәр инде? Судан алган бака баласы кебек. Каян күрәсең чибәрлеген?
Гөлзирә Таһирә апага сәерсенеп карады да, үпкәләгән итеп:
– Нишләп алай дисез?
Таһирә апа, елмаеп:
– Беркайчан да балаңның өстенә чибәр дип әйтмә, чит кешенеке түгел, менә үзегезнең күзегез тия. Кеше баласы кешегә кирәкми. Сокланып өстенә карама, тфү, ямьсез диген. Шуның өчен генә әйттем, күз тимәсен дип. Сөбханалла балаң, сөбханалла. Син бит әле яшь. Исеңдә калдыр. Догаларыңны укып, сөбханалла диген. Әле безгә тагын килерсең, Аллаһ боерса. Монысы олы кызың булыр.
– Юк! Бүтән бала табасым юк.
– Алай димә, кырт кисмә. Алай ярамый. Һәр бала үз бәхете белән туа, җаным, табарга язсын диген.
– Юк, бүтән бала тапмыйм.
– Бүген генә шулай дисең, онытыла ул.
– Юк, юк. Менә шушысын әйбәт кенә үстерсәм...
– Я, ярар. Әйдә, киттекме?
– Миңа аны кайчан бирерләр икән?
– Бер-ике көннән.
– Шулай озакмы?
– Дәваларга кирәк бит.
– Кайчан имезәм соң?
– Савып кертерсең, эчерерләр, сөтең бармы соң?
– Белмим.
– Кара, чыгарып кара. Менә белеп тә бетермисез шул әле.
Г өлзирә тагын бер ныгытып баласын карады. Җентекләп һәр җирен тикшерде.
– Әйдәгез, киттек. Рәхмәт Сезгә.
Палатага кереп яткач та нәни кызы күз алдыннан китмәде Гөлзирәнең.
Икенче төндә Гөлзирә бик нык туңып, калтырап уянды. Палатадагы хатынны уятты. Бу ханым кичә генә сигезенче баласын тапкан удмурт хатыны иде. Яше бар инде, Гөлзирә аңа, әлбәттә, апа дип дәшәргә тиеш. Одеялын иңенә салды да, караваты янына килеп басты:
– Апа, апа, дим. Мин бик нык туңам, – дип пышылдап кына удмурт хатынына эндәште.
Хатын бернәрсә белми йоклый, әйтерсең бәбиләмәгән дә. Ишектән кереп тә җитмәде, бәбиләде бит ул, тавышын да ишетмәделәр аның.
Сап-сары чәчле, турсык битле 4 килолы малае чуптыр-чуптыр әнисен имә дә, алып та чыгып китәләр.
– Апа, апа, дим...
– Нарса бар? – дип сискәнеп уянып китте дә, – җен-пари малла дип торам, – диде, одеял бөркәнеп басып торган Гөлзирәне күргәч. Татарча әйбәт сөйләшә иде удмурт хатыны.
– Апа, туңам мин.
– Температураңны улча. Имиеңны саварга кирактыр.
– Нигә?
– Ай, бырнарса былмисың, имызасыңмысың син?
– Юк, шул әле, апа.
– Мына, утыр да сау хазыр.
Гөлзирә температурасын үлчәде, 39,6 иде. Ике күкрәге дә таш кебек каткан. Кысып карады, тотынып та булмый, авырта, сөт тә чыкмый.
– Монда бернинди сөт юк, апа. Тотынып та булмый бит.
– Кая, кил алы, узым карыйм.
Гөлзирәнең авызына одеял почмагын каптырды да:
– Кычкырма ямы, туз.
Кысып-кысып сава башлады. Куе сөт кебек әйбер пылт итеп килеп чыкты да, аннан сыек сөт килә башлады. Шактый маташтылар. Гөлзирә тыныч кына елый, бик авырта. Савып бетергәч, күзләре ачылып киткәндәй булды. Кайнар тир бәреп чыкты, халатын салып ташлады.
– Былды, – диде хатын. – Хәзер имезергә була.
– Рәхмәт, апа, рәхмәт. Күзләрем ачылып китте бит. Рәхмәт яусын. Кулларыңнан куан.
– 15 яшымнан сыер савам. 17 яшымда ирга чыктым. Мына сигызынчысын таптым. Барсы да имдылар.
– Мин менә берсен көчкә таптым, апа.
– Кайгырма, айбат булачак, тагын табасын алы.
– Юк, бүтән тапмыйм.
– Табасың, тагы икыны табасын.
– Каян беләсең?
– Былам, табасын, табасын.
Каян белсен инде минем ничә бала тапканны бу хатын, дип уйлады да, Гөлзирә колак читеннән генә уздырып җибәреп, изрәп йокыга китте. Таң атып килә иде инде.
– Әйдә, торыгыз, йокы чүлмәкләре, – дигән тавышка уянып китте Гөлзирә.
И ке кулына утын түмгәкләре кебек алты баланы тезеп салган шәфкать туташы басып тора иде.
– Бәбиләрегезнең ашыйсы килә.
– Минекен алып килдегезме?
– Алып килдем, әнием янына барасым килә ди курчагың, – дип, шәфкать туташы Гөлзирәгә кызын сузды.
– Нинди кечкенә, бәбием минем, – дип, беренче тапкыр кулларына алды. Озак итеп карап торды. Халат изүен ачып, күкрәгенә баланы китерде. Бала кечкенә уймак авызын әле бер, әле икенче якка кыйшайтып ими эзләде. Печтек борынын терәп әкрен генә ашый башлады. Гөлзирәнең бөтен тәне буйлап чемердәвек йөгерде. Ниндидер бер рәхәт ләззәтлек кичерде. Менә әни булу ничек икән ул? Мыш-мыш имеп йоклап китте сабые.
– Булдымы, ашаттыгызмы? – дип, шәфкать туташы балаларны алырга керде.
– Алып китәсезмени? Тагын әзрәк торсын инде, – диде Гөлзирә.
– Бәбиләргә дә, сезгә дә ял кирәк. Ике кулына балаларны тагын утын түмрәннәре кебек тезеп салып, алып чыгып та китте.
– Ничек оста итеп тота, төшеп китәрләр дип тә курыкмый, – дип артыннан озатып калды Гөлзирә.
Тәрәзәгә чирткән тавышка сискәнеп киттеләр палатадагы хатыннар.
– Анда сина килганнар, – диде удмурт хатыны, Гөлзирәгә ишарәләп.
Гөлзирә йөгереп тәрәзәгә капланды.
– Шамил, Шамил, – дип кычкырды ул.
Бик ямьсез көн. Тышта коеп яңгыр ява. Чыланып беткән Шамил кул болгады.
– Әйдә, чыгам, – дип ишеккә күрсәтте Гөлзирә.
«Передача» дип язылган ишек төбенә килеп басты Шамил. Кечкенә форточка кебек тәрәзәдән иелеп кенә сөйләштеләр. Шамил зур сумка тоттырды.
– Бигрәк авыр. Нәрсәләр тутырдыгыз?
– Әнкәй җылы оекбаш, өчпочмак җибәрде. Әби иртүк пилмән китерде. Аша, яме. Йолдыз ничек соң?
– Йолдыз?
– Әйе, Йолдыз.
– Йолдыз кушабызмыни?
– Әйе.
– Күрәсең киләдер инде.
– Бик.
– Хәзер шәфкать туташына әйтәм. Теге баштагы 4нче тәрәзәгә кил. Күрсәтерләр. Ул бик кечкенә. Мин сине яратам, Шамил.
– Мин дә.
Әллә оялчан, әллә коры бу Шамил, аңлашылмый.
– Кайтасыбыз килә.
– Терелегез инде, хәзер мин бүтән килеп йөрмәм, шалтыратырмын. Чыгасын хәбәр итәрсез. Юллар бик пычрак. ЗИЛ белән килермен инде. Бүген дә сөт машинасында Фоат абый белән килдем. – Бала әйберләре дә, минекеләр дә шкафта, әзер. Аяк киемемне генә онытма, яме.
– Ярар, пока, Гөлзирә.
– Сау бул!
Гөлзирәнең шул кадәр кайтасы килеп калды.
Шамил, озын-озын атлап, 4нче тәрәзә янына китте. Гөлзирә, коридор буйлап йөгереп, кызы яткан палатага барды. Шәфкать туташы юк иде, эзләп тә килде. Баланы күрсәтергә кирәк бит. Ачуланмаслар әле дип, палатага керде дә бик күп балалар арасыннан үзенекен тапты. Йоклый бәбчеге. Әкрен генә алды, битенә иренен тигезде, канәгатьсезлек белдергән кебек, кызы битен җыерып куйды. Сизә бит. Тәрәзә янына алып килде. Урамда Шамил басып тора.
Шамил якынрак килеп, яңгыр тамчыларын сыпырып төшерде дә тәрәзәгә капланды. Бик озак карап торды. Кызы чибәр Шамилнең. Борыны да үзенеке, кашлары да, ияк очындагы чокыры да нәкъ аныкы кебек уелган. Әле шулай озак торган булырлар иде. Шәфкать туташының тавышы сискәндереп җибәрде.
– Нишлисез анда, кара син моны, хәл кергән.
– Куркыттыгыз бит, чак тө шереп җибәрмәдем. Әтисенә күрсәтергә дип сезне эзләгән идем дә, тапмагач, үзем күрсәтергә булдым.
Шамил туры катып басып тора иде.
– Иреңме?
– Әйе.
– Чибәр кеше.
– Әйе.
– Нәрсә, әйе дә әйе. Бар, кереп ят, үзем күрсәтермен, китер монда.
Гөлзирә баланы шәфкать туташына сузды да, Шамилгә кул болгап, палатадан чыгып китте. Нинди тупас дип уйлады.
35 яшендә бер дә кияүдә булмаган шәфкать туташы тәрәзәгә янә бала белән килде. Шамил күрдем инде дигән кебек кул селтәде, рәхмәт әйтеп, баш какты. Баланы тиз генә урынына салып, шәфкать туташы яңадан тәрәзә янына килде. Ул ирне әле һаман басып торадыр дип уйлады, ләкин Шамил роддом капкасыннан чыгып китеп бара иде инде.
Г өлзирә палатага кәефсез кайтты. Ачуланырлар, баланы кертмәсләр дип уйлады. Палатадагы хатыннар белән пилмән ашадылар, өчпочмак белән чәй эчтеләр.
Көн кичкә авышкан иде инде, яңгыр туктарга да уйламый. Тәрәзәгә чиерттеләр.
– Тагын кым инды? – удмурт хатыны иң беренче тәрәзәгә йөгерә, янына килүче генә юк. – Сина! – диде, Гөлзирәгә иша рәләп.
Гөлзирә, аптырап, кем икән, дип йөгереп килде. Кулларын чәбәкләп, сикергәләп, шатлыктан авызы колагына җиткән, кулына өч кашкарый чәчәге тоткан Саимәсе басып тора. Гөлзирә дә кулын чәбәкләп алды. Йөгереп теге форточкалы ишеккә килде. Кечкенә йозак эленгән форточканы күргәч, сестра янына китте.
Таһирә апа икән төнгә.
– Апакаем, бер генә минутка ач, сеңлем техникумнан кайта, поезддан төшкән, бик күрәсем килә, ач, зинһар!
– Әйдә инде, түлке тиз генә, күрмәсеннәр.
– Рәхмәт!
Гөлзирә Таһирә апаның битеннән үбеп алды.
Саимә белән Гөлзирәнең ничек куанышып күрешкәннәрен күреп, елмаеп куйды.
– Кычкырып сөйләшмәгез, ишетмәсеннәр. Ярамый бит, соң инде.
– Озаккамы, Саимә?
– Октябрь бәйрәменә, өч көнгә генә.
– Бәйрәмгә чыгарсыннар иде инде безне, кайтасым килә.
– Әйе, минем дә күрәсем килә шул. Кечкенәме? Апа, мин сиңа бер күчтәнәч тә алмадым. Менә бу гына, – дип чәчәкләрне сузды.
– Нинди матурлар! Рәхмәт, сеңлем. Котлыйм, син апа булдың. Бик кечкенә. Әйдә, сине Йолдыз Зур апам дисен. Шулай өйрәтәбезме?
– Йолдыз кушасызмыни? Ярар, әйтер.
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев