Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

– Эчкәнгә.

– Син эчкән саен гел китә башласа... Әнә минем дә Җәмилә кырык китеп, кырык кайтты. Менә инде быел бергә тора башлаганга кырык ел була, Алла боерса. Кайгырма, кайталар алар.

 – Ямьсез кыланып ташладым шул, Салих абый, баланы да авыр күтәрә. Бәбәйләргә дә күп калмый. Әллә нишләп аракы белән дуслаша башладым әле. Эчәсе килә и всё!

 – Тукта әле, энекәш. Син эч, ләкин мерасын белеп эч. Әйдә болай итәбез, мин хәзер сиңа капчык алып киләм. Китмә яме, шушында гына тор. Салих абый зур арыш капчыгы алып килде дә:

– Тот, әйдә, алма тутырабыз. Гөлзирәгә алып барасың да кире өеңә алып кайтасың. Бу алмаларны күрсә, ашап та караса, бүтән мәңге китмәс.

– Юк, юк, Салих абый, кирәкми.

 Беләмени Салих бу алмагач төбендә ни булганын? Шул карт алмагачның алмалары дисә, Гөлзирә куып кына чыгарачак бит.

–Тарсынып торма, энекәш, нинди юк ди ул. Мин бит аны сиңа бирмим, хатыныңа бирәм. Ул бит бәби көтә, рәхәтләнеп ашасын. Мин аны бөтен авылга тарата дип беләсеңме әллә? Беткәч тагын килерсең, мин боларны кар яуганчыга кадәр саклыйм.

 Шамил капчык авызын тотып торды, Салих абый кып-кызыл эре алмаларны капчыкка сала торды. Бер капчык алманы, зур рәхмәтләр әйтеп, матаеның арбасына салды да, Гөлзирәләргә чаптырды. Теге алмагачның алмасы икәнен әйтмәскә булды.

Капка төбенә килеп тук тауга, тәрәзә пәрдәсен кыйшайтып, Мәйсәрә карчык карады. Ишегалдында Гөлзирә казлар ашатып йөри иде. Яңа гына су буеннан бәпкәләрен ияртеп кайткан ата каз капкадан килеп кергән Шамилнең чалбар балагын эләктереп тә алды. Шамил казны муеныннан тотып болгап атты.

– Нишлисең, үтерәсең бит казны! – дип кычкырды Гөлзирә.

– Мине тешләп үтерсә дә ярыймы?

– Каз тешләп Шамил үлгән икән дип, шаккатып сөйләрләр инде.

– Ярар инде, Гөлзирә, әйдә өйгә кайтабыз. Кара әле мин сиңа нәрсә алып килдем.

– Миңа бернәрсә дә кирәкми.

– Сиңа кирәкмәсә, балага кирәк ул.

 Шамил Гөлзирәне җитәкләп урамга матае янына алып чыкты. Капчыктагы теге алмаларны күргәч, Гөлзирәнең авызына сулар килде.

– Ал, аша. Синең өчен Салих абый җибәрде.

Менә монысын әйтмәсә дә яраган булыр иде дә, Гөлзирә бит каян алдың дип тә сорарга җитешмәде.

– Теге алмагачныкымы?

 – Әйе... әй юк, аныкы түгел, икенчесенеке.

– Кирәкми, рәхмәт!

– Гөлзирә, тукта, безнең өчен кадерле булырга тиеш бит ул алмагач. Исеңдәме, мин сиңа алма кебек балалар алып кайтырсың дигән идем. Аша инде, берсен генә булса да аша. Әйдә өйгә кайтабыз.

– Балам, бар, кайт, ирең белән тор. Балагызны ятим итмәгез, – дип тыныч кына Мәйсәрә карчык эндәште.

Матайның артына утырып кайтып китте Гөлзирә. Түзмәде, капчык тан алма алып ашый-ашый кайтты. Тәмле, бик тәмле иде, әйтерсең гомерендә дә мондый тәмле алма ашаганы булмаган.

Сагынган иде киленен Гөлсем апа, бик җылы каршы алды.

 – Бүтән, ул эчә дип, өйдән китмә, – диде.

Алмаларның каты, яньчелмәгәннәрен, ак кәгазьгә төреп, кәрзин белән базга төшереп куйдылар.

Ш амил дә әйбәт кенә эшләп йөри әле. Гөлзирәнең дә вакыты җитеп килә. Урамда салкын көз. Быел көзе дә пычрак килде. Ява да ява. Урамнарда кызыл балчык, резин итекләрне сөйрәр хәл дә юк, сагыз кебек уралып, үзенә суыра, резин итегең салынып та кала кайчак, кубарып ала торган түгел. Шуңа Гөлзирәнең хәлен белергә Мәдинә апа белән Мәйсәрә карчык үзләре киләләр. Саимә техникумда әйбәт кенә укый. Соңгы елы инде. Ерак булганлыктан, бик сирәк кайта, каникулга гына. Менә бәби тууга кайтам дип киткән иде, ничек булыр.

 Иртән торуга катыргандай иткән. Аяк асты да рәхәт, салкынча саф һава.

 Гөлзирә йокысыннан кәефсез торды. Шамил инде эшкә киткән, Гөлсем апа мич тирәсендә кайнаша.

 – Әнкәй, мин авыртынам бугай, эчем авырта.

– Ай, балам, бәбәйлисеңдер син, хәзер тиз генә фельдшерны алып кайтам, Шамилгә дә хәбәр итәргә кирәк, машина тапсын, – дип пәлтәсен каптырмыйча чыгып йөгерде.

 Бик тиз кайтып җиттеләр. Врач апабыз дип йөртүче Галия ханым:

– Хәзер үк китәргә кирәк, вакыт, – диде. Капка төбенә шул минутта ЗИЛ машинасы килеп туктады да Шамил сикереп төшеп, өйгә чабып керде.

 – Киттекме?

– Киттек, – диде Галия ханым.

 Фельдшер белән Гөлзирә кабинага кереп утырдылар, Шамил кузовка менеп китте. Гөлсем апа тиз генә иренең сарык йоныннан тегелгән тунын алып чыгып, Шамилгә бирде. – Ябынып бар, улым, 50 чакрым юл бит, туңарсың, – дип дога кылып калды.

Тиз генә Мәдинәләргә йөгерде. Кодагые фермада иде, өйдә Мәйсәрә карчык чәй әзерләп йөри.

– Гөлзирәне бәбәй алып кайтырга җибәрдек, кодагый, – диюгә, Мәйсәрә карчык елап җибәрде.

 – Рәхмәт яугыры, исән генә булсын, берүк, оныкчыгымны да күрер мен дип һич уйламаган идем бит, исән генә булсыннар, бәбчекләрем минем. Әйдә әле, кодагый, әйдә, чәйләп алыйк.

 Сөенечләр бүлешеп чәйләп утырганда, Мәдинә апа кайтып керде. Ул да хәлне аңлады, елап җибәрде.

 Бик авыртына башлады Гөлзирә машинада. Шофер егет машинаны куды гына. Юллар такыр басу кебек бит, машина сикергән саен, эч тагын да ныграк авырта.

Кычкырмады, еламады, ыңгырашмады Гөлзирә, кофта якасын тешләп түзеп барды. Ниһаять, килеп җиттеләр. Бәби тудыру йортында тиз кабул иттеләр Гөлзирәне.

Бик чиләнде Гөлзирә. Бала туарга ашыкмады. Кич җитте, төн узды, сабый һаман тумады. Үзәгенә, бәгыренә төште тулгак дигәннәре.

– Нәрсә соң бу? Үләм бит инде, ярып алыгыз, зинһар, – дип ялынды.

Колхоз идарәсеннән Шамил ничә тапкыр шалтыратты.

 – Әлегә юк, юк әле, – дигән сүзгә ачу белән трубканы атты. Таң атты. Гөлзирәнең инде хәле бетеп килә. Врачлар йөгерешә башладылар. Гөлзирә укшып, косарга кереште, тулгак туктамады. Бу көнне дә бала тумады. Өченче көнгә китте бит. Баш табиб акушеркаларны чакырды. Бу елларда әле ярып алу дигән әйбер юк иде.

 – Каладан врач чакыртырга кирәк, срочно! – диде.

 Табиб бер сәгать дигәндә килеп тә җитте. Яшь кенә, озын сапсары чәчле удмурт егете иде бу гинеколог. Татарча шәп белә.

 Гөлзирәне караганннан соң, баш табибка:

– Бала исән түгелдер, ә әни кешене без ничек тә алып калырга тиеш. Молодая ведь. Мы обязаны, срочно готовьте кислород!

 4 мендәр кислород сулатып, 3 тәүлек тилмергәннән соң, Гөлзирә бәбиләде. Сап-сары лимон кебек булган кечкенә кыз баланы кулына алган табиб:

– Бала үлгән... – дип пышылдады.

Гөлзирә берни белми, аңларлык хәлдә дә түгел.

 – Анда урамда ире көтә, әйтергәме? – дип сорады акушер.

– Әйе, – диде табиб.

Шәфкать туташы ишеккә тотынуга, бала кычкырып елап җибәрмәсенме? Яшь гинекологның күзенә яшь килде. Акушер ханым йөгереп бала янына ашыкты.

– Бала исән, исән бит, бәбекәем минем, курчагым, нәнием, – дип нәни кызчыкны кулларына алып ак чүпрәккә салып, йөгереп алып чыгып китте. Коридорны ярып елап барды сабый.

 – Нинди нәни, ә тавышы көчле чыга, яшәргә тырыша бит җаныем, сары чебием, хәзер, бәбкәм, хәзер, аппагым, йомшагым минем, керпем минем, хәзер, хәзер...

Баланы тиз генә инкубаторга салдылар да аппаратка ялгадылар. Бераз елагач, тынычланып туктады да йоклап китте.

Акушерка, тәрәзәне ачып:

 – Сезнең бик матур ике килолы кызыгыз туды, котлыйм, әти кеше. Ләкин хәлләре авыр әле, сез кайгырмагыз, бар да әйбәт булыр. Барыгыз, кайтыгыз, – диде.

 – Рәхмәт, рәхмәт сезгә! – диде Шамил, борчулы, шатлыклы елмаюын яшермичә.

 Г өлзирә иртә белән генә күзләрен ачты. Шундый авыр халәт. Бөтен җире кыйнаган кешенеке кебек. Ишектән кергән баш табибны күреп, торырга тырышып, башын күтәрде.

 – Ятыгыз, ят. Сезгә торырга иртә әле. 10 көн утырырга да ярамый, яме, наныем. Басып кына ашарсың, нәни кызчыгыңны да басып кына имезерсең инде.

 – Кызмыни, када соң ул, миңа бирмисезмени?

 – Бирәбез, ник бирмик. Әле без аны бераз дәвалап алабыз. 3 көн буе кислород җитмәде балагызга, ул бик кечкенә, бик чибәр, капкара озын чәчле. Ә сез ял итегез. Бераз хәл җыйгач, баланы карап килерсез.

 – Рәхмәт Сезгә, мин инде үләрмен дип курыккан идем.

– Кайгырмагыз. Бар да яхшы, бар да артта калды.

Ярты көн башын да күтәрә алмады Гөлзирә. Кичкә таба торып карарга итте. Башы чатнап авырта. Әкрен генә торып басты да тимер караватның башына тотынды. Бөтен палата әйләнә.

 – Ничекләр шул бәбиемне карап килим икән?

Башы әйләнүгә чыдамыйча чүт кенә караватка килеп утырмады. Утырырга ярамаганлыгы исенә төшеп, идәнгә тезләнде дә, иелеп, башын караватка салды. Санитарка Таһирә апа идәннәрне сөртеп йөри, чират Гөлзирә ята торган палатага җиткән, чиләкләрен күтәреп керүгә үк:

 – Ай, Аллам, балакаем, нишләдең? – дип, янына йөгереп килде.

– Башым әйләнә, апа, баламны карыйсым килә, бара алмыйм.

 – Балаң караулы, үзеңне сакла, бик тилмереп таптың бит. Әй, бу хатын-кыз, күрерсең бәбкәңне, күрерсең, әйбәт кенә кызың, сарылыгы да бетеп килә.

– Сарылыгы? Нигә, сарымыни ул? Чирлемени?

– Юк инде, кит аннан, нинди чирле, язмаганны. Ничә көн кислородсыз корсакта ятып кара син менә. Сабый бит ул, бәгърем.

– Алып барыгыз әле мине аның янына, бик күрәсем килә. – Әйдә әле, әкрен генә менеп ят әле урыныңа. Мин хәзер идәннәрне сөртеп чыгам да, аннан алып барырмын.

 – Рәхмәт.

Таһирә апаның идәннәрне юып чыгуы бик озак тоелды Гөлзирәгә. Ниһаять!

 – Әйдә, балам, тора аласыңмы?

– Әйе, әйе.

– Әкрен, менә шулай, молодец!

Гөлзирә белән Таһирә апа, култык лашып, бала карарга киттеләр. Бик әкрен бардылар алар коридорның теге башына. Туктап ял иттеләр. Палата ишеген ачып керүгә пыяла эчендә бик кечкенә бала ята. Сөт шешәсенә кигезә торган имезлекнең эченә мамык тутырылган, шул имезлекне бик каты селкетеп суырып йоклый бәби.

– Йоклый сары чебиең, синеке, синеке, – диде Таһирә апа.

 Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев