Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

– Шамил, нишлисең, төшер, кая алып барасың, төшер дим, Шамил.

 – Үзебезгә. Өйләнәм!

Баскыч төбендә генә төшерде Шамил Гөлзирәне. Гомергә урамның бу башына килмәгән, бу өйгә бөтенләй кергәне дә юк кызның. Шамилнең әнисе Гөлсем апа кибеткә дә сирәк чыга, анда да оялып кына сөйләшә Гөлзирә.

 Яткан җиреннән Гөлсем апа торып чыкты. Ишек төбендә оялып кына басып торган кызны күреп:

– Әйдәгез, балалар. Гөлзирә кызым, син түгелме соң?

 – Әни, мин өйләнәм. Бу – синең киленең! – диде Шамил.

– Бик әйбәт, улым, әйдә, кызым, уз, – диде Гөлсем апа.

 Гөлсемнең яшь чагы күз алдына килде. Аны да бит ире Закир шулай урлап алып кайткан иде. Бик яшь иде әле ул. Яңа гына мәктәпкә эшкә килгән кызны, укытучы егет бер күрүдә яратты да, алып та кайтты. Шуннан матур гына яши башладылар. Бер-бер артлы балалар туа торды. Өченчесе тугач, сугыш башланды. Закир да, башкалар кебек, фронтка китте. Очын-очка ялгап яшәгән заманнар, арыш арасыннан качып күктәтәй җыеп, аны «уфалла арбасы»на салып алып кайтып, мал асрау, фронтка җылы кием әзерләү, көн саен яхшы хәбәрләр көтү, өмет белән яшәү, өчпочмак лы фронт хатларын берничә кат укып та туеп булмау – барысы да күз алдыннан узды Гөлсемнең. Сугыштан яраланып кайткан Закирны колхоз рәисе итеп куйдылар. Аннан соң тагын ике бала туды. Закирны аннан мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Бишенчесе – Шамиленә 13 яшь дигәндә, Закир абый да вафат булды. Сугыш нык имгәткән иде шул ирләрне. Ир канаты астында биш баласына яхшы гына тәрбия биреп яшәгән укытучы хатынга яшәү җиңел бирелмәде. Бишәү бит алар! Үҗәт иде Гөлсем. Барысына да югары белем бирде. Дүрт баласы да төрле шәһәрләрдә үз гаиләләре белән әйбәт кенә яшиләр. Шамил генә авылга кайтты. «Әнкәйне мин ялгыз калдырмыйм, төпчек авылда калырга тиеш», – диде.

 Өйләре чиста, зәвык белән урнаштырылган һәрнәрсә үзенә җәлеп итеп тора. Гөлзирәләрдә яшьләрчәрәк, чөнки Мәдинә апа бернәрсәгә дә кысылмый. Кызлар ничек куйса, әйберләр шулай тора. Мәдинә апа фермадан арып кайта шул. Ә монда әничә, чөнки өйдә бүтән хатын-кыз юк. Гөлсемчә иде монда. Гөлсем апа инде эшләми, пенсиядә.

 Гаилә хәлләрен, тормышларны сөйләшеп өчәүләп төн уртасында чәй эчтеләр. Гөлзирә башта куркыбрак торса да, юк, Гөлсем апа бик җор телле, шаян, күңелле кеше икән бит. Әйе шул, гомер буе нәниләрнең күңеленә белем ачкычларын сал да гамьсез дә бул. Явыз укытучы дисәләр дә, аны авылда хөрмәт итәләр, ул укыткан елларны сагынып сөйлиләр. Әнә олы якта түр өстәлдә «Иң яхшы укытучы» исеменә лаек булып бүләк ителгән «Зингер» тегү машинасы тора. Шушы машина кайткач, «Гөлсемне тегү машинасы белән бүләкләгәннәр», – дип авыл гөр килгән иде. Тегү машинасы сирәк кешеләрдә генә. Гөлсем апа, машинасы булса да, бик текми. Чигәргә ярата ул. Бөтен җирдә ул чиккән сөлгеләр, тәрәзә араларында да чиккән бизәкләр. Мендәр тышларында да, ашъяулыкларда да ул төшергән чәчәкләр күзнең явын ала. Үргән йомры паласлары һәр җиргә салынган.

Ч и к к ә н м е н д ә р л ә р е н күпертеп салып, улы белән килененә урын җәйде Гөлсем.

– Гөлсем апа, мин менә монда ятам, – дигәч, Гөлсем апа: – Урынны бергә җәйсәм дә, аерым җәйсәм дә, син бүгеннән – Шамилнең хатыны. Безнең өйгә кайтып кергәч, кире кайтып китү юк, әниең өчен оят була ул. Бергә ятасыз, – диде.

 – Менә шула-а-а-й, – дип өстәде Шамил дә.

Гөлсем апа, урта ишекне ябып, кече якка чыгып китте. Зур якта олы мич артындагы биек караватка Шамил кереп ятты, Гөлзирә мич янындагы сандыкка барып утырды.

– Болан кызына ни булды?

 – Шамил, әйдә кайтарып куй, әни дә югалтыр, әллә ничек.

– Иртәгә иртән бар да билгеле була инде. Минем сине урлап кайтканны көтү куганда ук беләчәкләр. Кил, ят яныма.

– Мин монда гына утырып чыгам, ярыймы?

 – Юк, ул әнинең сандыгы. Үзеңнекен алып килгәч, шунда йокларсың, ә пока минем белән йоклап тор, – дип көлеп җибәрде.

– Нишлисең, кычкырып көлмә шулкадәр, Гөлсем апаны уятасың ич, юләр!

– Гөлсем апаны? Кем соң ул?

– Нигә, әниеңне инде, кем соң ул дигәндәй.

 – Минем әнине, әйме?

 – Ярар инде, әнкәйне, – диде Гөлзирә, оялып кына.

Ипле шул Гөлзирә, әрсез түгел, чын авыл кызы. Менә шуның өчен дә ярата аны Шамил.

 Гөлсем апа иртүк торып коймак изде. Тиз генә сыерын савып керде дә, көтү куганчы дип, Мәдинәләргә китте. Капкадан кергәндә, Мәдинә апа да абзардан сөт белән тулы чиләкләрен күтәреп чыгып килә иде. Сүзне ничек итеп башларга белмәгән Гөлсем апа:

– Кодагый дип дәшим әле, исәнме, кодагый. Гөлзирә бездә, – диде.

 Каушап калган Мәдинәнең кулыннан чиләге чак төшеп китмәде.

– Төне буе йокламадым, уйлаган идем инде аны шулайдыр дип. Алай клубтан кайтып китү яхшы түгел инде, кияүгә чыгам дип өздереп әйткәне дә булмады. Белмим инде... Бәхеткә булсын, – диде Мәдинә, яшьләнгән күзен сөртеп.

– Гөлзирәне бик яратам, акыллы бала ул. Бик матур яшәрләр, менә күрерсең. Кодагый, мин хәзер коймак изеп килдем, сәгать уннарга килегез. Барыгыз да, яме.

 – Гөлсем апа, әй, кодагый, әйдә, үзең дә кер әле, сөтләп чәй эчеп алыйк. Балалар шулай теләгән икән, без аларга каршы килә алмыйбыз инде, әйдә әле, әйдә, – диде Мәдинә.

– Юк, рәхмәт. Чәй эчкән чаклар күп булыр әле. Мин кайтып әзерләним инде, кодагый, көтәбез сезне, – дип Гөлсем апа капкадан чыгып китте.

 М ә д и н ә н е ң к ү р с ә т м ә с к ә тырышкан күз яшьләре атылып чыкты, ишек төбендәге эскәмиягә барып утырды. Аксыл чәчләрен җилфердәтеп уйнап йөргән кызчыгы күз алдына килде. Фатыйх үлгәннән соң да тормыш көтү күбрәк Гөлзирә җилкәсендә иде. Менә хәзер ул да китсә... Кунак кына булачак бит ул хәзер туган өендә. Булсын, берүк, кунак кына була күрсен кызы. Аш булсын да, таш булсын дип, сөтле чиләген күтәреп кереп китте.

 Гөлсем апа кайтып тиз генә сыерын көтүгә чыгарып җибәрде.

Күрше-күләннәрне чәйгә чакырды. Очып йөри иде ул. Улы өйләнә бит! Күптән көтте ул бу күңелле вакыйганы. Кеше теленнән улының җилбәзәк икәнен ишетеп, йөрәге чәнчи иде. «Өйләнә алырмы икән инде?» дигән уй гел башында булды. Яшь егет түгел бит инде ул.

Өйгә кергәндә, Гөлзирә инде йокыдан торган. Чәй куеп йөри иде.

 – Гөлсем апа, миңа өйгә кайтып килергә кирәк, әни борчыла торгандыр бит. Әллә ничек килеп чык ты әле бу.

 – Кайгырма, кызым, мин барысын да хәл иттем. Сезгә дә барып кайттым, әниең барысын да белә. Мичкә ягып коймак пешереп алырбыз. Күршекүләнне, туганнарыңны, әниеңне чәйгә дәштем. Менә хәзер сөтләп чәй эчәбез дә син өстәл әзерли башларсың. Шамилне уятырбыз, мунча ягып җибәрер.

Берсе артыннан берсе сүзләр ялганып китеп, күптәнге танышлар кебек сөйләшү чәй өстәле артында үтте. Шамил, киерелеп, олы яктан чыкты:

 – Яшь киленнең хәлләре ничек?

– Яхшы, – диде Гөлзирә, Шамилгә күтәрелеп карарга да оялып.

Чәйләп алганнан соң, Шамил мунча ягарга чыгып китте. Егет очып кына йөрде, су ташыды. Бүгеннән тормышы икенче төрле юл алды да куйды бит, ә! Нишләтте соң аны бу кечкенә генә гәүдәле ак чәчле кыз?!

Г өлсем апа мичкә ягып җибәрде. Гөлзирә олы якка өстәл әзерләде. Чоландагы олы мичкәдән бал алып кереп куйды, ак май эретте. Бакчадан кура җиләге, карлыган җыеп керде. Өйгә хуш ис таратып мичтә бер-бер артлы килен коймаклары чыжлап пешеп кенә торды.

– Әнә кодагыйлар килә, кызым Гөлзирә, – диюгә, Гөлзирә ишеккә йөгерде.

Капкадан килеп кергән әнисенең кочагына ташланды:

– Әни, гафу ит, әйтмичә киттем. Гафу ит, урлады бит! – диде.

– Бәхетең үз кулыңда, балам. Шулай язган. Яратасың икән, матур яшә. Хатын-кыз тормышны үзе төзи. Тигез, озын-озак гомер кичерергә язсын. Гел бергә булыгыз.

Төн буе кайчан кайтып яныма кереп чумар икән дип көткән Саимә дә апасын кочагына алды. Колагына пышылдап:

– Менә күрдеңме, Шамил абый кабахәт түгел икән. Ул сине бик я-рата!

– Әбекәем минем! Алтыным минем!

 Мәйсәрә карчык мыштым гына елый иде.

– Бәхетең, тәүфыйгың булсын, балам. Каенанаңны хөрмәтләсәң, урының түрдә булыр. Менә әниең белән минем кебек яшәгез, – диде.

 – Рәхмәт, минем алтын әбекәем.

– Әйдәгез, әйдә. Түрдән узыгыз! – дип бик җылы каршы алды Гөлсем апа кунакларын.

Күрше-күлән, туганнар җыелып, рәхәтләнеп килен коймагы белән чәй эчтеләр. Никах һәм туй көннәре дә билгеләнде.

Киләсе җомгада Мәдинә апаларда никах. Бу атнада Гөлзирә туган өендә торачак. Туйга әзерлек эшләре башланды. Калага барып туйга кирәк-яраклар алып кайттылар, Гөлзирә үзенә бик матур туй күлмәге, озын бөркәнчек алды. Ике атна авылда туй гөрләде. Зурлап алды Гөлсем апа улына киленне.

Ямьле җәй булды бу Гөлзирә өчен. Яңа йортта, яңа гаиләдә яңа тормыш башланды. Эшкә бик булган иде Гөлзирә, чистапөхтә, тәмле пешерә. Гөлсем апа да яратты киленне. Үз көенә дә китереп бетерде. Каенанадан сорамыйча бер генә әйбергә дә кагылмады килене. Башта гел киңәш сорады. Гөлзирә кибеттән мәктәп ашханәсенә эшкә күчте. Гөлсем апаның тырышлыгы иде бу. Эшне бик тиз төшенде Гөлзирә, ошый аңа балаларны кайнар ризык белән сыйлау. Сабый авызыннан чыккан эчкерсез «Рәхмәт» сүзләре канатландыра аны.

 Шамил бүген беренче көнен уракка төште. Җәй айларында шулай комбайнда эшли ул. Кичләрен бик соң гына арып кайта да иртән тагын таң белән чыгып китә. Төнлә берничә сәгать кенә күрә алу бәхетеннән хатынын шашып сөя Шамил.

 Саимә апасын бик сагынды. Өйдәге мәшәкатьләр дә күбәйде, апасы эшләгән эшләр аңа калды. Фермада да үзенә генә күңелсез, бозау лар белән дә уйныйсы килми. Тиз-тиз генә әнисенә булыша да кайтып китә.

 Сентябрь ае. Саимә хисапчылыкка техникумга укырга керде. Хыялы тормышка ашты бит кызның. Әнисе белән әбекәен калдырып китү генә авыр булды.

Янә җиргә яз килде. Ярата язны Гөлзирә, тик эче генә поша, нигә һаман балага уза алмый икән?

Иртән-иртүк аш аскан иде Гөлсем апа. Йокыдан аш исе укшытып уятты Гөлзирәне. Өйдән ничек урамга йөгереп чыгып киткәнен күргән каенана, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, дога кылды, күңеле шатлык белән тулды. Читтәге балаларының сабыйларын ул каникул вакытларында гына күрә.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев