Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы

– Сокланам мин сиңа, Вәли.

– Менә шушы зур тормышны алып барырга миңа син кирәк, Саимә.

– Яңа елны каршыларга кемнәр килә соң?

– Нигә сүзне икенчегә борасың? Дуслар килә, гаиләләре белән. Ничә ел бергә чиратлап каршылыйбыз, мин гел берүзем утырам. Барысының да балалары бар. Миңа да вакыт бит инде.

 – Син, Вәли, мине ашыктырма, яме.

– Вакыт юк, Саимә, ашыгырга кирәк.

– Кая ашыгасың?

– Исән чакта озак итеп, тигез тормышта яшәп каласы килә икән ул.

– Яшибез, Аллаһ боерса, әллә үләргә җыенасыңмы, шушы кадәр матурлыкны ташлап. Вәли, әйт әле бу кадәр җиһазны каян алдың? Кибетләргә чыгармыйлар да бит. Сельпога кайтса да үзләренә астан гына бүлеп бетерәләр яки чиратка басарга кирәк.

– Мин боларны шәһәрдән, мебель складына барып алдым, алдан сөйләшеп. Анда минем белән хезмәт иткән егет эшли. Шулай хат аша аралаштык та, мине үзенә кунакка чакырды. Складта завхоз булып эшли икән, булышырмын диде. Гаиләсе бар, ике ул үстерә инде. Кайтабыз Яңа елга дип торганнар иде дә, менә бик суытып җибәрде бит. Кечкенә балалар белән юлга чыгарга курыкканнардыр.

– Кара әле, Вәли. Әйтеп куйыйм әле. Минем апа белән җизни дә өй салырга уйлыйлар бит. Җиһаз белән булышыр микән ул иптәшең?

– Булышыр. Шәп инде ул өй салгач.

Кич җитте. Яңа ел каршыларга дуслары да килде. Бик күңелле узды бәйрәм. Ир-егетләр мунча керделәр. Вәли гармун алып җырлап җибәрде. Саимә шаккатты. Баскыч төбендә әтисенең курайда уйнап утыруы күз алдына килде. Саимәнең инде теге вакытта ук Вәлигә мәхәббәте уянган иде, сиздермәде генә. Яшь иде бит, мәктәптә генә укыган чагы, Вәли дә аннан зур.

Гөлзирәләрдә дә бәйрәм гөрләде. Яңа ел каршылыйсы көнне иртән Гөлсем апаның еракта яшәүче дүрт баласы да гаиләләре белән кайтып төштеләр. Шулай әниләренә сюрприз ясарга булганнар. Шамил алдагы көнне генә идәннән түшәмгә кадәр чыршы алып кайтып куйган иде. Урман кунагы өйгә хуш ис таратты. Менә шушы матурлыкны, туган авылны, шәһәрнең таш стеналарыннан беразга гына булса да арынып тору өчен, ата нигезен сагынып, әнкәләренең мичтә пешергән шәңгәләрен, мәтрүшкә кушып бәйләгән пиннекле кызу мунчаны сагынып кайталар Гөлсем апаның балалары. Өй шау-гөр килеп торды. Кечкенә Йолдыз да туган апа-абыйларына кушылып уйнады, чыршыдагы уенчыкларны берәм-берәм алып биреп кенә торды. Балалар ул көнне чыршыны ничә тапкыр бизәделәр икән?

 Яңа 1980 ел бусагадан атлап керде. Хәерле еллар булсын дип теләде барча кеше.

Кыш буе Шамил урман кисте, агач тарттырды. Мунчага өмә җыеп, бура буратты. Такта ярдырды. Гөлзирә йомычкаларның берсен дә әрәм итмәде, тазга тутырып, мунчага ташыды, Гөлсем апа мич тирәсендә кайнашты. Ак чыршы пиннеге белән Шамил Гөлзирәне мунчада иркәләп чапты. Ярата ул хатынын. Баладан соң Гөлзирә бик сулды, ябыкты. Шамил жәлләп тә куйды. Тормыш матур гына көйләнеп китте.

 Җиргә янә ямьле яз килде. Авыл, кышкы йокыдан уянып, җанланып киткәндәй булды. Кар сулары акты, боз китте. Боз киткәнен бөтен авыл карарга чыкты.

 Юллар кибеп, көннәр җылытуга, йортның стеналарын өеп тә бетерделәр. Сабантуйга түбә ябылды. Мунчаның да эше бетеп килә. Яңа йорт урамны ямьләп тора. Авыл халкы да сокланып үтә. Шамилне баш инженер итеп билгеләделәр. «Калхуз бай бит», «Мәктәп ысталавае да ашауга бай» диюче ачы теллеләрдән дә сүзләр килде. Хатын-кыз кебек сөйләнә торган андый ирләрне Шамил койма башына элде. Гайрәтле, олпат гәүдәле шул Шамил.

Көз җитүгә, өйгә дә күчтеләр. Шамил өйнең эчен агач белән эшләде. Бик матур булды. Өч йокы бүлмәсе ясады. Зур иркен кунак бүлмәсе, аш бүлмәсен дә икегә бүлде. Кечесенә мич чыгардылар, су керттеләр, газ плитәсен, аш-су пешерү өчен эш өстәлен дә шунда куйдылар. Ә монысы ашый торган бүлмә булды, ашагач ял итеп алу өчен диван да куелды. Курчак өе кебек җыештырд ы Гөлзирә өйне. Мәдинә апа да, Гөлсем апа да куанычларын кая куярга белмәделәр. Гөлсем апа үзе генә куна башлагач, чыннан да ялгызлык тойды. Югыйсә, улы юл аша гына тора бит. Тәрәзә каршына кич җиткәч килә дә улының балкып янган утларына карый. «Озын гомерле булсын», – дип дога укып битен сыпыра.

Әллә нишләп көздән бирле Мәйсәрә карчыкның кәефе юк. Авырып тора.

– Мин үләмдер, – диде ул Мәдинә апага, беркөнне кич ашаганда.

– Алай димә әле, әнкәй. Кем авырмый?

– Беләм мин, килен.

– Нәрсәне беләсең?

– Үләсемне.

– Үләсен барыбыз да беләбез инде. Тик кайчан икәнен генә белмибез.

– Ә мин кайчан икәнен дә беләм.

– Кайчан инде?

– Саимәне кияүгә биргәч.

– Алайса күп икән бит әле вакыт, Саимә кияүгә чыгарга җыенмый бугай.

– Җыена, килен, миңа әкрен генә тиште инде. Сиңа кабатрак әйтәм дигән иде, мин тишек авыз әйтеп ташладым. Син, килен, белмәмешкә салыш инде, яме.

– Ах, чукынчык, кара син аны, миңа әйтми.

– Ай, Аллам, ниләргә әйттем.

– Ярар инде, әнкәй, әйтмим. Аллага тапшырдык. Эч чәеңне.

– Булды, эчтем, ятам, килен, ятам әле, – карчык җыерчыклы ябык кулы белән суынып беткән чәен этеп куйды да, кыек-кыек атлап, мич арасындагы караватына кереп ятты.

Мәдинә апага кыен булып китте. Ялгызы калса нишләр? Каенанасы олы иптәш иде бит...

Иртән бөтен җирне ак кар каплаган, катырган. Фатыйхсыз бишенче кышына керә Мәдинә. Йолдызга да өч яшь тулды. Бик оста сөйләшә, матур итеп шигырьләр сөйли, җыр лый, бар нәрсәне бик тиз ятлый. Тукайның «Гали белән кәҗә»сен кызык сөйли.

Сөт машинасы белән иртүк килеп, капкадан сикергәләп кергән Саимәсен күреп, Мәдинә апа аптырап калды.

– Әни, әни, мин кияүгә чыгам.

– Исәнме, кызым. Ни хәлләрдә?

– Исәнме, әни. Шәп.

– Шәп бугай шул.

– Нигә алай?

 – Юк, шәп дим.

– Шәп тә шәп.

– Соң, үзең шулай дисең ич, кызым.

– Ярар инде, әни.

– Бәхетең булсын, кызым. Яратасыңмы соң?

– Яратам... Ул бүген кич мине сорарга килә. Мин эштән сорап кайттым. Әзерләнергә кирәк бит, әни.

– Алай булгач, әйдә, нишләп торабыз соң? Өйгә керделәр. Мәйсәрә карчык урынында ятып тора. Саимә салкын ирене белән әбекәен үбеп алды.

– Авырыйсыңмы әллә, әбекәй?

– Әзрәк авырыйм шул, бәпкәм, хәлем юк.

– Әбекәй, син, әйдә, терел. Мине бүген Вәли сорарга килә, кияүгә чыгам. Туй итәсе бар бит. Мәйсәрә карчык, йөзенә елмаю йөгертеп:

– Олы бәхет сиңа, бәпкәм, – дип, күзен сөртте.

 Вәли килүгә нык әзерләнде Мәдинә апа. «Әнисе дә юк бит баланың. Тәмле итеп пешерим әле», дип уйлады. Мичкә ит бәлеше кереп утырды. Казан астына аш асты. Саимә нечкә генә итеп токмач кист е. Кош теле, бавырсаклар өстәлнең түренә менеп утырдылар. Яңа гына аерткан каймактан тәмле итеп ширбәт ясады. Менә шушы ширбәтне тәмле ясый да инде Мәдинә апа. Гөлзирә дә ясап караган иде, аныкы сагыз кебек сузыла да куя, булдырып чыга алмый, ә әнисенеке авызда эри. Эштән соң Гөлзирә, Шамил, Йолдыз да килделәр. Вәли нәкъ әйткән сәгатенә килеп җитте. Шамил белән баҗайларча кул биреп күрешкәч, күчтәнәчләрен чыгарды. Мулдан килгән иде кияү егете. Яхшы чәйләр, шоколад конфетлар. Табын артына утыргач, кыюсыз гына сүз башлады:

 – Мәдинә апа, бу эш инде теге кышта ук булырга тиеш иде, Саимә бераз көтик дигәч, көттем. Мин сездән Саимәне сорарга килдем, кызыгызны миңа бирәсезме?

– Бирәсезме дип, үзегез яратышкач, бәхетегез булсын, улым. Мин риза инде, – диде Мәдинә апа.

– Нәрсә оялып кына утырасыз соң әле сез? Әйбәтләп ныклы итеп сөйләшергә кирәк. Чыгар-чыкмас тавыш белән кыз сорыйлар димени? Менә мин сорап та тормадым, күтәрдем дә алдым да киттем апагызны, – диде Шамил.

– Алай дөрес түгел инде, – дип өстәде Гөлзирә.

– Дөееес, түгел, дөеес түгел, – дип Йолдыз йөгереп уйнады. Ул шулай гел әнисенең сүзләрен кабатларга ярата. Әтисе «попугай» ди. Көлешеп куйдылар да, Вәли торып кесәсеннән кечкенә янчык чыгарды:

– Рөхсәт итсәгез, минем Саимәгә кечкенә генә бүләгем бар, – дип, алтын йөзекне алды.

– Бу – минем әнинең бердәнбер алтын йөзеге. Ул бик кадерле, аны аңа каенанасы бүләк иткән. Әнкәй гел әйтә иде, өйләнсәң, киленемә бирәм дип. Үзе бирә алмагач, мин аны бүген Саимәгә үзем тапшырам. Барысы да «ах» итте. Вәли, әкрен генә, йөзекне Саимәнең нәзек бармагына кигезде. Менә шуннан соң гөрләшеп чәй эчтеләр. Мәйсәрә карчык кич буена шул бер бавырсакны суырып утыра, сүзгә дә кысылмый, мескенем, хәле бик мөшкел. Йолдыз бию көен җырлатып аптырата карт әбекәсен. Мәйсәрә карчык бигрәк ярата шул оныкчыгын. Хәле юк, үзе һаман:

– Кеннәнә, кеннәнә, кеннә, кеннә, кеннәнә... – дип, җыерчыклы кулын чәбәкләп такмаклый. Йолдыз шуңа очып-очып бии. Кич бик күңелле узды.

Туй көннәрен сөйләшкәч, Вәли белән Саимә авылларына кайтып киттеләр. Мәдинә апа, кызына никах укытып, өч көн туен ясап, бөтен туган-тумачаларны чакырып, кунак итеп, авылны гөрләтте. Кыз алырга да Вәли туганнары, дуслары белән килгән иде. Бирнәне мулдан әзерләде Мәдинә апа.

Вәли, Саимәне шаккатырып, ак атына матур итеп эшләнгән бизәкле чана җигеп, кыңгыраулар тагып килеп төште. Бу – авылда инде күптән онытыла барган борынгы йола. «Москвич» машинасы булган кешеләр авылда сирәк, ләкин шулай да туйда яшьләрне шул машиналарны яллап йөртәләр. Ә Вәли Саимәнең атны ничек яратканын белә бит.

– Апасын алырга килдек! – дип чанадан сикереп кияү егете төште. Ап-ак мендәрләрне чанага салып, ак кар бөртеген хәтерләткән Саимәсен ак юрганга төреп, Вәли авылына алып китте. Матур итеп озатып калды авыл халкы Саимәне. Авылга кайтып төшүгә иң беренче идарәгә керделәр. Аларны анда бик матур язылышу тантанасына көтәләр иде. Яшь агроном егетне дә, хисапчы кызны да яраталар шул. Язылышу тантанасы үткәч, яңа өйгә килен төште. Вәли авылны гөрләтеп өч көн туй ясады.

Дәвамы бар.  «Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев