Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

Мәйсәрә карчыкның хәле көннән-көн авырайды. Мәдинә апа эштә чакта янында калырга Гөлзирә килә. Менә бүген дә әнисе кичке эшкә киткәнче дип Гөлзирә килеп керде. Өйлә вакытында Мәйсәрә карчык сөйләшми башлады, хәле тагын да авырайган иде. Мәдинә апа:

 – Кызым, бүгеннән калмас әбекәгез, мин хәзер тиз генә барып кайтам да, син куна килми булдыра алмассың, – дип, яшьле күзен сөртте.

– Бар, бар, әни. Мин үзем торам, ашыгып эшләмә. Гөлзирә әбекәсе белән генә калгач, янына урындык алып килеп утырды.

– Хәлләреңне аңлыйм, әбекәем. Бераз яшәсәң дә була иде бит әле. Без бит сине бик яратабыз. Ай, авыр шул хәлләрең, – дип, Гөлзирә әбекәсенең күкрәгенә башын куйды. Сулавы да бик әкрен. Өйдә тынлык, мичтәге утын гына чырт- чырт килеп яна. «Мин дә янып бетәм, кеше дә шулай яши-яши дә көл кебек юкка чыга дисеңме?» – дип уйга чумды. Гөлзирә «Син янып җылыңны бирәсең, кешеләрнең тәнен җылытасың, туендырырга ризык пешертәсең, синең җылыңнан башка яши алмас идек. Көлең дә файдалы синең. Кеше дә менә шулай үзеннән соң эз калдырырга тиеш. Матур итеп искә алырлык итеп». Онытылып уйланып киттеме, сискәнеп башын күтәрсә, әбекәсе соңгы сулышын алды да башын кырын салды. Гөлзирә елап җибәрде:

 – Әбекәй, әбекәем минем...

 Мәйсәрә карчыкны икенче көнне җирләделәр.

 Каенанасын җирләгәннән, соң Мәдинә апа бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Эчкән чәе дә тәмле түгел, үзен ул бөтенләй ялгыз хис итте. «Яшисең-яшисең дә, менә шулай ялгыз каласың икән. Ничек шаугөр килеп тора иде бит бу йорт. Ничек рәхәт иде. Ул Фатыйхның өй алдына утырып курай уйнавы...» Озак уйланып утырды Мәдинә апа, елап та алды.

 Тормышлар җай гына үз агымы белән бара торды. Саимә дә әйбәт кенә яшәп ята. Тик менә Шамил тагын эчә башлады.

 – Бар нәрсәм дә бар, ял итәм, – дип җикеренде.

 Чыннан да, бар нәрсәсе дә бар шул, колхозда урынлы эштә, өе җитеш, абзары тулы мал, казы, үрдәге, тавыгы, хатыны уңган, кыз үсеп килә, өстәл тулы ризык. Кем әйтмешли, майда йөзәләр бит. Йорттагы бөтен эш Гөлзирә өстенә кала бара. Мал карау, тирес түгү, мичкә ягу, тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эш, мунча ягу, су ташу. Шамил соң гына эштән кайта да ава. Гөлсем апаның эче поша, Гөлзирәгә дә бер сүз әйтми. Улы өчен бик борчыла. Гөлзирәнең эшкә ныклыгын белсә дә, ничек җитешәсең дигәне дә юк хәтта. «Нигә үзгәрде икән миңа карата бу әнкәй?» – дип еш уйлый Гөлзирә. Югыйсә, булыша инде аңа да, сөтен-маеннан өзми, атна саен үз әнисе дә, Гөлсем апа да мунчаны Шамилләрдә керәләр. Гөлзирә мунча яккан көнне мич тутырып камыр ризыклары пешерә. Ике әнкәсен дә мунчадан соң камыр ашлары, токмачлы аш белән сыйлый.

Менә бүген дә мунча көне. Шамил иртән чыгып киткән иде, әле кайтмады.

 – Шимбә көнне дә бетмәгән колхоз эше инде, – дип кенә куйды ул Мәдинә апага.

– Балам, бик йончыгансың, тагын да ябыккансың. Бик эчә бит, көн дә фермада күрәм, килгән саен салмыш була, җенләнә, калхузчыларны сүгә, – диде Мәдинә апа.

 – Әни, өйдә әйбәт ул, тавыш чыгармый.

– Чыгара, сугыша, – диде Йолдыз, әбисенең каршына килеп, биленә таянып. – Әллә китеп карыйсыңмы, кызым?

– Әни, юкны сөйләмә, шушы малларны, кош-кортларымны ташлапмы? – Үземә кайт.

– Мин китсәм, бу дөньяны кем көтәр соң?

– Дөнҗа, дөнҗа, ә Шамилгә – бер морҗа, алып кайтыр бер марҗа, – диде әнисе.

– Мин, әни, өйне марҗага дип салмадым, яме.

Ишектән Гөлсем апа килеп керде:

 – Исәнме, кодагый. Шимбә җитте исә шушы мунчада гына күрешмәсәк, күрешеп тә булмый, ни хәлләр? – дип кулын сузды.

– Бер килеш, кодагый, үзеңнең хәлләрең, килеп тә китмисең, мин дә берүзем бит, – дип, сүзне ялгап китте Мәдинә апа. Шамил турында сүз кузгалтылмады. Бүген дә бик соң гына исереп кайтты Шамил.

 Иртән малларны карап кергәч, Гөлзирә:

– Шамил, бәлки җитәр инде. Нигә шулкадәр эчәсең, эш күп, җитешмим, өйдә бернәрсәнең рәте-чираты юк, – дип тезеп киткән иде, ире, шешенеп беткән олы күзләрен акайтып, өстәлгә китереп сукмасынмы?

– Җитте сиңа! Нәрсә ошамый? Барыгыз да мине өйрәтәсез. Ошамаса, бар кайтып кит анаңа. Ычкын, хәзер үк! Ычкын дим! – дип җикеренде.

Гөлзирә Йолдызны киендерде дә чыгып йөгерде.

Бер атна Шамил эшкә дә бармыйча өйдә эчеп ятты. Эчте дә йоклады, эчте дә йоклады. Гөлсем апа Гөлзирәнең шулай ташлап чыгып китүенә бик ачулы иде. «Кемнеке эчми инде? Тота да китә. Айныдымы, тагын берни булмагандай кайтып керә. Бу ни хәл инде? Исерек чагында айнытып тота белергә кирәк», – дип ишеттерде. Караңгы төшкәч яки таң белән Гөлзирә малларны карап, тирес түгеп, сөтләрне урнаш тырып китә. Өйгә керми, Шамилнең күзенә күренми. Гөлсем апа да күрми кала.

 Юк шул. Әни өеннән канатлары ныгып чыгып киткән кыз баланы үзең янында тотармын димә. Мәдинә апа да аңлый, сизә, кызының өенә бик кайтасы килә.

– Балам, бар әле кайтып сөйләшеп кил Шамил белән, айнып киләдер инде. – Юк! – дип ачулы кычкырды Гөлзирә.

– Әнекәм, карале, ясадым, – дип Йолдыз әнисенә рәсемен тоттырды. Анда әти, әни һәм бала ясалган. Рәсем бик матур иде.

– Матур булган, сандугачым минем, – дип, Гөлзирә рәсемне шкафның пыяласына кыстырып куйды.

– Без кайчан әтекәм янына кайтабыз? Гөлзирә эндәшмәде.

– Бар, балам, кайтып кил, – дип тагын кабатлады Мәдинә апа.

– Кайт дидең бит, менә кайттым, – диде Гөлзирә, тагын ачу белән.

– Бәй, мин бит, болай аптыраганнан әйткән идем, сине жәлләп. Кайт дисәң дә ярамый, кайтма дисәң, тагын кертми мине диярсең. Ничек әйтим соң? Синең холкың бер дә Шамилнекеннән ким түгел. Башта үзеңнең холкыңны үзгәрт, яме. Чиләгенә күрә капкачы, – дип, Мәдинә апа бакчага чыгып китте.

 Гөлзирә мич арасындагы караватка ауды да кычкырып елап җибәрде. Әнисенең шулай беренче мәртәбә аңа каты итеп әйтүе иде. Мәдинә апа көзге бакчасына чыкты, алмалары белән җир тулган. Бакчаны сукалатканчы тирес таратасы бар. Башта алмаларын җыйды, начарларын сарыкларына турап бирде. Тирес тарата башлады. Йөрәге чәнчеп куйды. Әллә ничек бара әле бу Гөлзирәсенең тормышы. Әйтте бит, Шамил кырыс дип, тыңламады. Әллә күз тиде микән? Әнә бит Саимәсенең Вәлие бик акыллы, кычкырып сөйләшми дә. Аракы эчү түгел, тәмәке дә тартмый. Тик менә нишләптер балалары юк. Өч ел булды бит инде. Нишләп болай гел китек булып бара соң әле кызларының язмышы?

 – Әни...

 Мәдинә апа уйланып эшләгән җиреннән сискәнеп китте. –

 Әни, мин кайтып киләм әле, яме.

Ярар дигәндәй баш какты Мәдинә апа.

– Кызым, Йолдыз, кил яныма.

– Мин, әнекәм белән, – диде Йолдыз.

– Син, сандугачым, бар, әбиең белән торып тор. Мин хәзер килеп җитәм, былбылым.

– Озак торма, яме, әнекәм.

Йолдыз үсте инде. Киләсе елга укырга бара. Тыңлый, бик тыңлый ул олыларны.

– Кызым, бакчада өйрәнгән җырларыңны җырла әле, мин сине тыңлый-тыңлый эшләрмен, – диде Мәдинә апа Йолдызга. Йолдыз бакчаның печәнле ягына йөгереп чыкты да, балалар бакчасында өйрәнгән җырларны кычкырып-кычкырып җырлады, бөтен балаларның шигырьләрен сөйләде, бию көен үзенчә көйләп биеде. Мәдинә апа шаккатты.

– Ничек оста бу бала, – дип, аркасыннан сөйде. Күрше хатыны тыңлап торган икән:

– Ай-һай, концерт матур булды, молодец, Йолдыз. Мәле сиңа кәнфит бирәм, – дип, койма аша Йолдызга кәнфит сузды. Гөлзирә өйгә кайтып кергәндә, Шамил башын да күтәрә алмый ята иде. Эчмәгән.

– Үләм бит, Гөлзирә. Кайда йөрисең син? Куй әле теге тавык белән шулпаңны, шуны ашасам, хәл керер иде.

– Куып чыгардың бит.

– Мин исерек килеш кенә бит инде.

– Аекның – уенда, исерекнең – телендә инде, Шамил. Нишләтеп бетердең бу өйне?

– Ай, башы-ы-ы-ым.

– Әй, синең белән сөйләшкәнче...

– Мунча як әле, Гөлзирә. Гөлзирә эндәшмәде. Бер тавык салып аш асты, мунча ягып җибәрде. Малларга ашарга салды. Өй җыештырырга кереште.

Шамил генә йокы бүлмәсендә: «Ай, башым, башым. Мәңге эчмим бүтән», – дип ыңгырашты. Гөлзирә ишетмәмешкә салышты. Мунча төтенен күреп, Гөлсем апа йөгереп керде.

– Бәй, Гөлзирә кайткан икән.

– Исәнме, әнкәй, кич мунчага кер.

– Рәхмәт, бүген үзегез генә керегез әле. Безнең расписание шимбә. Улым, син туктат бу ямьсез тормышны, җитте, – дип имән бармагын алга сузып, укытучылар кебек, Шамилгә селтәде.

– Эчмим, әнкәй, җитте, – диде Шамил, көч-хәл тавышын чыгарып.

 Мәдинә апа көн кичкә авышканчыга кадәр Гөлзирәне көтте дә Йолдызны алып илтергә китте. Коеп яңгыр ява. Урам чатында очраштылар. Гөлзирә йөгерәйөгерә килә:

– Әни, соңга калдым, өйләрне җыештырдым, мунча яктым, Шамил бик каты авырый, әйдә, мунча кереп кит.

– Аңладым инде, балам. Барыгыз, керегез мунчагызны, талашмагыз, ипле торыгыз инде, яме. Кызым, Йолдыз, сау бул.

 Йолдыз, кул изәп, әбисен озатты. Гөлзирә кызы белән йөгереп кайтып киттеләр. Мәдинә апа артына борылып караганда, алар ерак иде инде.

 Кичкә таба Шамилгә дә хәл керде. Тәмле тавык шулпасы исе борынны кытыклый. Өй ямьләнеп киткән. Йолдыз идән уртасында курчаклары белән уйный, җырлата, биетә. Шамил, бүлмә тактасына терәлеп, кызын күзәтә. Нинди матур аның кызы! Ашаганнан соң Йолдыз башын диванга терәп йоклап та китте. Арыган иде шул бүген бәрәңге бакчасында әбисенә концерт куеп, мунча керә алмады. Шамил аны бүлмәсенә кертеп салды.

 Сагынган иде Шамил Гөлзирәсен. Яратуын гына матур итеп аңлата белми. Кечкенә генә калган хатынының билләрен тотты. Аркасыннан кочты. Күзләреннән үпте, чәчләрен сыйпады, ләкин бер сүз дә дәшмәде. Гөлзирә карышмады, иркәләгән саен эри генә барды.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев