Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

Икенче көнне Шамил эшкә чыкты. Колхоз рәисе шелтә ясады. «Болай йөрсәң, очарсың», – диде. Шамил эндәшмәде. Алма бакчасы аша паркка юл тотты. Салих абый бакчада иде.

– Салих абзый, ни хәлләр?

 – Яхшы гына иде әле, Шамил олан, – дип кул биреп күреште Салих абзый.

 – Ни йомыш?

 – Салих абзый, теге алмалар булдымы быел?

– Булды, ел саен була ул.

– Миңа калдымы?

– Гадәт буенча ел да калдырам инде, энекәш, әйдә, – дип, Салих абзый Шамилне үзе белән каравылчы өенә таба алып китте. – Бу алмаларның матурлыгы! Җылы ягың бер читтә торсын. Ул бит яфрагын да бик соң коя, кыш җылы килгән елларны хәтта яфраклары каралып бетсә дә, бер яфрагы да коелмый. Нинди сорт икән бу алмагач? – дип Салих абзый, сөйләнә-сөйләнә, алмаларны капчыкка тутырды.

– Бик серле алмагач бу, Салих абзый, бик серле, – диде Шамил.

 – Нишләп син гел шул алмаларны сорап киләсең, сере нидә соң? Бер сөйләгәнең юк шул турыда, – дип кызыксына башлаган иде Салих абзый, Шамил бер генә сүз әйтте.

– Сере шунда: тәмле ул, татлы, – диде, Гөлзирәсен күз алдына китереп.

Кич ярты капчык алма күтәреп кайтып кергән Шамилгә Гөлзирә:

– Бакча тулы алма, нинди алма күтәреп кайттың инде тагын?

– Елдагыча, теге алмалар. Б е р - б е р с е н ә о з а к и т е п карап торган булырлар иде әле ишегалдында. Капкадан көлепшаярышып Саимә килеп керде, аның артыннан Вәли.

– Мәхәббәт чыпчыкларының хәлләре ничек? – дип апасын килеп кочаклады. – Менә районга отчет белән барган идек. Кереп чыгыйк әле дидек. Ни хәлләрдә ятасыз? – дип тезеп китте.

– Тишек борын Саимә, хәлләр әйбәт, балдыз, исәнме? – диде Шамил.

Гөлзирә белән Вәли көлешеп куйдылар. Бергәләп чәй эчтеләр. Вәли белән Шамил ишегалдына чыгып киткәч, Саимә елап җибәрде:

 – Апа, нигә минем балам юк икән? Бүген врач янына да кердем, булыр, бар да әйбәт ди. Вәлинең дә эче поша. Ул сабыр бит инде, миңа сиздермәсә дә, күрәм бит мин аның кәефе югын. Нинди җитеш тормышта яшибез, балабыз юк. Үләм бит инде, апа. Вәли мине юатып, булыр, кайгырма ди, ә мин кайгырам. Апа, мин хәл иттем.

 – Нәрсәне хәл иттең?

 – Мин Вәлидән китәм. Бала таба торган хатынга өйләнсен. Минем аны бәхетсез итәсем килми. Хәзер минем аркада баласыз калачак бит ул.

 – Нәрсә сөйлисең инде, шундый матур яшәпме? Булмаганны сөйләмә, ул сине җибәрмәячәк. Ярата ул сине. Син нәрсә, Саимә, җүләрләнмә. Бу сүзеңне Вәлигә әйтә күрмә.

 – Юк, апа, мин хәл иттем инде. Сөйләшәм Вәли белән. Аңлар, акыллы бит ул.

 – Акыллы шул, синең кебек исәр түгел инде. Тукта әле, ә бәлки Вәлидә гаептер?

 – Нишләп анда гаеп булсын?

– Ә син каян беләсең? Тикшеренсен ул да.

– Белмим инде. Мин аңа ничек алай дип әйтим соң? Син чирле түгелме дипме? – Врач икебезгә дә тикшеренергә куша диген.

– Уф...

 – Саимә, киттекме? – дип, Вәли өйгә керде.

Саимә, күз яшен тиз генә сөртте дә:

 – Киттек, Вәли, – дип урыныннан торды.

Алар кузгалып киткәч тә, Гөлзирә капка төбендә озак кына басып торды. Шамилнең эндәшкәненә сискәнеп китте.

– Эчем поша, Шамил. Саимә дә кәефсез, балалары да юк.

– Булыр, кайгырма, вакыты җитмәгәндер әле. Менә безгә уйларга кирәк икенчесе турында. Малай кирәк, Гөлзирә, малай. Йолдызга җиде яшь буламы инде? – дип, Шамил Гөлзирәнең биленнән тотып алды.

 – Нишлисең инде, Шамил, капка төпләрендә кочаклашып торалар диярләр. Күршеләрнең күзе гел тәрәзәдә бит. Кит әле, бар, үзең алып кайт малаеңны, – дип җил-җил атлап, капкадан кереп китте.

 Ч ыннан да, Гөлсем апа бу вакытта тәрәз төбендәге шау чәчәкле кызыл яраннарына су сибеп йөри иде. Улы белән киленен күреп: «Әй, яшь-җилкенчәк, яшь гомер», – дип уйлап куйды.

 Кич белән ашарга утыргач, Саимә Вәлигә сүз башлады:

– Вәли, мин бүтән болай яши алмыйм, китәм. Вәли көтелмәгән әлеге сүздән телсез калды да, күзләрен зур итеп ачып:

– Кая? – дип сорады.

 – Авылга, әни янына булыр инде.

 – Нигә?

 – Бала таба алмый торган хатын сиңа нигә? Мин бит сине бәхетсез генә итеп калдырам, бала таба торган хатын алырсың.

– Син нәрсә, Саимә? Ни сөйлисең? Минем берәр кайчан сине гаеп ләп, рәнҗетеп берәр сүз әйткәнем бармы әллә? Бала дип авызымны да ачканым юк бит. Булыр әле, Ходай кушса, булыр. Мин ничек синсез яшим? Беләсеңме, мин сине күпме көттем, ничә еллар көттем мин сине. Башыма балта белән суккандай иттең бит, Саимә. Кешеләрнең ун елдан соң да балалары туа. Аерылышмыйлар бит, гомер буе баласыз торган гаиләләр дә бар.

 – Мин алай булдыра алмыйм. Минем дә әни буласым килә. Врач бар да тәртиптә ди.

– Ә синең минем ни дә булса тәртиптә түгел диясең килә инде?

– Алай димим бит. Әллә икебез дә яңадан тикшеренәбезме?

– Саимә, минем бар да тәр-тип-тә.

 – Кызма әле, мин бит әйтәм генә. – Миндә тәртип, Са-и-мә, – диде дә Вәли торып чыгып китте.

Саимә, үзен битәрләп: «Нигә әйттем инде алай дип, сөйләшә дә белмим инде үзем», – дип еларга кереште.

 – Саимә, елама әле, иртәгә барыр га буламы больницага? – дигән тавышка башын күтәрде дә:

 – Аның өчен зур шәһәргә барырга кирәк.

– Зур шәһәргә барырбыз, ә син елама да, китмә дә, яме. Мине ачуланма. Гафу ит, кисәк әйттем, миңа да авыр шул, Саимә, бик авыр.

 – Мин беләм, – диде Саимә, борынын тартып.

Вәли аның уймак кебек алсу иреннәреннән үбеп алды. Күзләрен, бит очларын үбеп иркәләде.

 Җиргә янә яңа яз килде. Гөлзирә язны бигрәк ярата. Нигәдер күңеле язларда икенче төрле ашкына аның, йөрәге ярсый. Кечкенәдән шулай. Гөрләвекләр күрсә, әтисе ясап биргән уенчык агач көймәсе бер дә исеннән чыкмый. Кая куйдылар икән алар ул көймәне? Югалгандыр. Мәдинә апа өй түбәләреннән иске уенчыклар яныннан да эзләде, Йолдызга бирер идем дип, таба гына алмады.

Искиткеч бүген язгы иртә. Сыерлары бозауларга тиеш. Кич карап кергәндә күшәп кенә калган сыер төшке аш алдыннан тана бозау тапты. Әле ярый Шамил өйдә. Мәш килделәр шушы күңелле мәшәкать белән. Гөлзирә чиләк тутырып угыз сөте сауды. «Сөбханалла, сөте тагы да күп булыр, ничәнче бозавы әле, икенчеме?» – дип Гөлсем апа шатланып чиләк тулы сөткә карады.

Яңа туган бозау Гөлзирәнең нечкә бармакларын суырып-суырып чиләктән җылы сөт эчте, ашыкты, тончыкты. Гөлзирә йомшак чүпрәк белән аның авызын сөртте, әле кибеп тә җитмәгән нәни башын иркәләп сыпырды. Маңгаендагы агы гел йолдыз кебек. «Әллә «Йолдыз» кушыйкмы? Юк, баланың исемен кушмыйм. Тапты инде Шамил дә исем, кызына бозау исеме кушты бит», – дип уйлады. «Иркә» булырсың дип, бозауга елмаеп карады. Ярата Гөлзирә кечкенә бозауларны, балачактан әнисе белән бозаулар карап үстеләр бит алар. Чыннан да, авыл җирендә сыер бозаулаган көн бәйрәм төсе ала. Сыер бозаулагач: «Сыерлы көнем – сыйлы көнем», – дип, барча туган-тумачаны кунакка чакыралар. Ике көннән Гөлзирә дә угыз эремчегеннән мичтә төплекәй пешереп, яңа туган бозауга, сыерга исәнлек теләп, бөтен тугантумачаны, күршеләрне бәби ашына җыйды. Төплекәй – алар ягында гына пешә торган бик тәмле камыр ризыгы. Юка гына итеп җәелгән төче камыр га угыз эремчегеннән ясалган эчлек җәелә дә, мичтә янган каен утыны ялкынында алмаш-тилмәш табаларда төплекәй пешеп кенә тора. Яңа гына язып эретелгән ак май белән майлап, зур тәлинкәләргә өелә бара. Өйгә хуш ис тарала. Табын тулы аш-су белән төплекәйдән ризыкланып, авылдашлар гөрләшә-гөрләшә чәй эчә. Гаиләгә, мал-туарга исәнлек-саулык теләп дога кылына. Гөлсем апа белән Мәдинә апа төплекәйне үтә дә тәмле, ашап туймаслык итеп пешерә беләләр шул.

 Йолдыз беренче сыйныфка укырга керде быел. Үсте инде, вак-төяк эшләргә дә булыша. «Кара, ничек җиңел икән эш кимегәч, әниле-кызлы булу бәхет шул ул», – дип уйлый Гөлзирә.

Саимә белән Вәли калага барып тикшеренеп кайттылар. «Бар да әйбәт, балаларыгыз булачак. Димәк, сезгә көтәргә генә кала», – диде табиб.

– Син, сеңлем, Ходайдан көн дә сора, сыерыңны сауганда сорасаң, бигрәк тә саваплы, – диде Гөлзирә, сеңлесен юатып.

Иртә-кич сыер сауганда, Саимә гел дога укыды. Аның быдыр-быдыр укыганын яратмыйча, сыеры берике тибә дә язды. Аннан Саимә пышылдап кына укый башлады. Тагын бер ел узды, бала һаман булмады. «Моның да файдасы юк икән», – дип елады. Кияүгә чыкканына да биш елдан артты бит.

Иртән йокыдан торуга ишегалды ап-ак булган. Кыш килгән. Гөлзирә иркен сулап тирән тын алды да абзарга сыеры янына китте. Утар ишеген ачуга ук ачы тирес исе укшытып җибәрде. Бер дә болай булганы юк, көне абзарда үтә югыйсә. Нәрсә ашады соң әле кичә? Токмачлы аш кына бит. Сыерны савып бетергәнче өч тапкыр бүленеп укшып килде. «Әллә... соң?» – дигән уе чын булып чыкты, Гөлзирә бәби алып кайтачак. Бу кичне Шамилгә бернәрсә дә әйтмәскә булды. Калдырамы, юкмы әле баланы? Шамил бу уен белсә... Икенчесен бик тели бит, малай да булса. Икенче көнне Гөлзирә Саимәләргә барып кайтырга булды. Йолдызны алып иртән үк китте, яңалыгын әйт сә дә курыкты, әйтмәсә, әйтмәдең дияр сеңлесе. Минем тагын бала булуын белсә, эче пошар инде дип уйлады. Саимә урынга менеп яткан. Апасын күргәч, авыз кырыен кыйшайтып кына елмайды да: –

Апа, мин үләм бугай, ярыйлар килдең, кичәдән бирле косам. Бернәрсә дә күрәсем килми. Су да эчә алмыйм. Келәтне чистарткан идек, әллә тычкан чире тиде микән?

Гөлзирәнең елмаеп басып торуын күреп:

– Апа, нигә көләсең син, үләм бит. Вәли кайтса, ашау да юк. Аш куйган идем инде, ул итнең исе...

– Булган бу, сеңлем!

– Нәрсә булган?

– Булган инде менә.

 – Апа-а-а-а! Чынмы? Син ялгышмыйсыңмы? Мин әни булам? Әни булам! Апа-а-а... Кайлардан килеп кердегез? Йолдызым минем, сандугачым. Апа, дөрестер бит? Нәрсә генә пешерик икән? Хәзер Вәли кайта, сөендерим әле үзен. Йолдыз, син апа буласың. Белдеңме?

 – Ике тапкыр, – диде Гөлзирә, тыныч кына.

 – Ничек? – Мин тагын әни булам бит, җизнәңә әйтмәдем әле, калдырыйммы икән?

 – Апа-а-а?! Нинди сүз ул калдырыйммы икән? Җир йотар, алай әйтмә. Табабыз, – диде Саимә, Гөлзирәне кочып.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев