Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы. Башы узган саннарда.

Хаста булып яткан җиреннән Саимә сикереп торып чәй куйды. Саклап кына тотармын, кыш эчәрбез дигән каен җиләге кайнатмасы да өстәлгә менеп утырды, тозлы гөмбәләр елмаешып тәлинкәдә тая-тая уйнадылар. Гөрләшеп чәйләп утырганда, зур чуртан балыгы күтәреп, Вәли кайтып керде.

 – Кунаклар бар икән! Тишек борын Йолдызның хәлләре ничек, «икеле»ләр аласыңмы, укучы? – дип, борынын кысып алды.

– Вәли, апа зур шатлык белән килгән бит әле безгә.

 – Нинди шатлык, Гөлзирә?

 – Каян белеп алып кайттың, безнең менә бу балыкны хәзер үк ашыйсы килә, – диде дә көлеп җибәрде.

 – Хәзер була ул, 10 минут. Чистартып кына керәм дә. Балыкны күтәреп кире чыгып та китте.

 – Аңламады безне Вәли, – диде Гөлзирә, көлеп.

– Туктагыз әле, мин дөрес аңладыммы? Сез нәрсә, без теге ни, бәби алып кайтабызмы әллә, Саимә? – дип каушап калган Вәли, кире кереп, Саимәне күтәреп үк алды.

 – Апа да алып кайта, мин дә, – диде Саимә, Вәлинең битеннән үбеп.

 – Менә шатлык, менә нинди матур көн бу! Мин дә әти булам икән бит! – дип Вәли куанычын кая куярга белми, сызгыра-сызгыра ишегалдында балык чистартты. Кетердәп торган балыкның кылчыгы гына калды, шунда ук ашап та бетерделәр. Көн кичкә авышканда гына кайтып керделәр Гөлзирәләр. Өйдә ут юк. Гөлзирәнең йөрәге жу итте. Шамил кайда икән? Йөгереп каенанасына керде.

– Әбәт вакытында чыгып киткәнен күрдем. Син кая барасың дип сорамадым инде, тәрәзәдән генә күреп калдым бит. Үземнең дә эчем пошып тора әле. Эчеп йөрми микән?

 Нәкъ Гөлсем апа уйлаганча булды. Төн уртасында Шамил лаек исереп кайтып ауды. Күптән эчми иде бит. Теге китеп торганнан соң күпме вакыт узды, әйбәт кенә тора да башлаганнар иде. Бар икән күрәселәр. «Баланы калдырмыйм, – дип уйлады Гөлзирә. – Ничек үстерерсең ике баланы? Гел шулай эчсә?»

 Икенче көнне Гөлзирә эшеннән сорап районга китте.

– Баланы алдырырга соң, – диде табибә. – Табыгыз, һәр бала үз бәхете белән туа ул.

 Күңеле төшенке булса да, бала табасы килү теләге, әлбәттә, көчле иде Гөлзирәнең. Бик җиңел күтәрә ул бу баласын, малай микәнни? Йолдызы белән үлгәндә калганы исенә төшә.

С аимәнең дә шул көннән соң укшулары бетте. Йөклелек бик җиңел бара. Шатлык өстенә шатлык өстәп, Вәли куандырып кына тора үзен. Ни сораса, нәрсә ашыйсы килсә, шул өстәлдә була. Удмурт хатыннарының урталай ярып тозлаган кәбестәсен ашыйсы килүме, тортның майлы кызыл чәчәкләре дисеңме... Кыш уртасында виктория җиләге, карбыз да кирәк булды Саимәгә. Башкалага кадәр барды карбыз эзләп Вәли, тапты, алып кайтты. Чыдамагач, Саимә келәттән бодай алып кереп көнбагыш урынына кыздырып ашады. Галош табаныннан төшеп калган шоколадка охшаган кызыл балчык та, мунча мичендәге каен күмере дә искиткеч тәмле иде Саимә өчен.

 – Ни хәлләр инде бу, Саимә, кем булыр икән балаң? Ашамаган, сорамаган бер нәрсәң юк, – дип аптырады Мәдинә апа, чыраен да сытмый кабыгы белән лимон ашаган кызын күреп.

– Ни сорасам, шуны таба Вәлием. Озак көттек бит без, әни, ул баланы, – диде Саимә, корсагын сыпырып.

Шамил тагын айга якын эчеп, больницадан гына айнып кайтты. Бүтән эчмәскә сүз бирде. Сыер савып керүгә, Шамил һәр иртә сохари белән бер бокал сөт ашап куя. Бүген дә шуны көтеп өстәл башында утыра. Гөлзирә ишектән керде дә чиләкне шап итеп өстәлгә утырт ты. Сепаратны җыя башлады. Шамил сөт көтә.

 – Нәрсә, миңа хәзер бер стакан сөт тә жәлмени?

– Ай буе бер сәнәк тирес түккәнең бармы? Бөтен мал минем өстә. Көн буе ашханәдә аяк өсте ашау пешерәм. Өйдә тагын шул эш, баланы карарга, дәресенә булышырга кирәк, җитмәсә, син эчеп йөрисең, җитте инде, Шамил.

– Хатын! Сиңа җитте, яме. Нәрсә эшлисең соң син? Шуны да эшләмәгәч, нигә кирәк соң миңа хатын? Бала, имеш. Бер бала карый алмыйсыңмы әллә? Әнә минем әнкәй сугыш вакытында бишне үстергән. Бала тапкан ул, имеш, берне! Ялкау булмасаң өчне, дүртне алып кайт кан булыр идең инде ничә ел буена. Әнә бит, сеңлең дә, булмый дигән сылтау табып иренеп ята. Рәхәт бит, бала табасы юк, карыйсы юк. Ялкау тәреләр! – дип өстәлгә сукты. Айныган булса да, ярсуы бетмәгән иде әле.

 – Синең эчеп йөргәнеңә мингаеп лемени хәзер? Бик беләсең килсә, мин дә, Саимә дә җәйгә бәби алып кайтабыз. Ләкин болай эчсәң, ул бала сиңа кирәкме икән соң? Әллә алдырып кайтыйммы? – диде дә, Гөлзирә шап итеп өстәлгә бокал белән сөтне утыртып чыгып китте. Ишегалдын тутырып кар яуган. Ярсуын басар өчен ашыга-ашыга кар көрәде. Йомшак кар бөртекләре битенә кунды, кайберләре иркәләгән итеп керфекләренә эленеп тордылар да, яшь булып битеннән тәгәрәделәр. Капкадан кергән әнисен дә күрмәде хәтта. Арты белән көрәп барганда Мәдинә апаның өстенә көрәкләп кар чәчте.

– Әллә тагын ачуланыштыгызмы?

 –Ий, әни, күрмәдем, кар сибеп бетергәнмен бит өстеңә. Әйдә керәбез.

– Эчмәгәндер бит?

 – Юк, инде борчылма, мин шулай тиз эшлим бит инде эшне. Ә Шамил өйдә әле ул. Иртәнге аш ашый.

– Шулаймыни, ярар, ашасын, бик авырып, хаста булып ятты бит бәгырең. Мин кереп тормам, хәл генә белим дип килгән идем, кодагыйга кереп чыгам да. Үзеңнең хәлең ничек соң? Авыртынмыйсыңмы?

– Юк, әни, әйбәт кенә.

– Үзегез кич килегез, кодагыйны да ияртегез.

 – Әни, шимбә мунчага, яме.

 – Ярар, балам, рәхмәт, әллә нишләп кызганам әле мин сине, кызым.

 – ... Шамил тәрәзәгә карады. Билен уып торган Гөлзирәне күрүгә үк тышка чыкты.

 – Ул карны нигә көрисең? Чыга идем бит. Ярамый сиңа авыр эш. Малайны таза-сау алып кайтырга кирәк. Бар, кереп ятып тор.

Гөлзирә дәшми генә өйгә кереп китте.

Шул көннән Шамил бүтән эчмәскә сүз бирде. Ямьле җәй айлары җитте. Шомырт, алмагачлар быел соң чәчәк аттылар, яз салкын килде. Язгы чәчү бетүгә, авыл сабантуйлар уздырды. Ашлыклар тулышып җитеште. Басулар хуҗасы Вәли көзге уңыш күрсәткечләре буенча иртән үк районга җыелышка китте. Ул чыгып китүгә үк, Саимә авыртына башлады.

– Ни хәлләр итик икән, йа Ходаем, – дип күрше карчык әрлебирле йөренде.

 Югары очтагы Хәйдәрне йөк машинасы белән барып алып кайтып, Саимәне районга алып чыгып киттеләр. Бала тудыру йортының ишек төбенә җиткәндә, Саимә инде бәбили башлаган иде.

 – Мальчик! 2100 грамм! – диде акушер ханым.

Саимә елап җибәрде. Сигез ел көтте бит ул шушы нәни улын, йөрәк парәсен, газизен. Баланы Саимәнең күкрәгенә салдылар. Малай ими эзләп авызын кыйшайта. Саимә авыртуына чыдамый кычкырып җибәрде.

 – Ещё один есть, – дип акушер ханым Саимәгә көчәнергә кушты. Малайны алып икенче өстәлгә салып куйдылар. – Девочка, девочка, вот это сюрприз! – диде акушер.

– Кыз дисезме? Икәү... Улым һәм кызым, – дип әкрен генә хәлсез тавыш белән Саимә көчкә иренен кыймылдатты.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев