Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
Гөлзирә белән Мәдинә апа ут йотып калганнар иде. Гөлзирә шалтыратып хәбәрне белгәч, бер ноктага төбәлде дә елап җибәрде. Тыны кысылып Мәдинә апаларга килеп җитте дә диванга ауды.
– Әни, икәү, кыз һәм малай, – диде.
Мәдинә апа шап итеп Гөлзирә янына утырды да догага күтәргән кулына карап, елый-елый теләк теләде:
– Вәли кияү районда бит, ничек табарга икән аны? Ул белми, кереп чыгар иде, кайтып киткәнче, – диде Мәдинә апа.
Шул арада Шамил килеп керде:
– Өйдә булмагач, эзләп килдем. Авыртынасыңмы әллә? Әби, ни хәлләрең бар? Әйбәтме?
– Аллаһның биргәненә шөкер, кияү. Саимәбез малай белән кыз табып ята менә. Шул сөенечтән елап утырабыз әле, – дип тагын елап җибәрде.
– Менә бу яңалык!
Шамил тиз генә идарәгә барып, район авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтыратып Вәлине тапты. Җыелыш беткән иде инде. Бала тудыру йортына әллә очып, әллә йөгереп барды Вәли, үзе дә аңламады. Кибеттән зур чәчәк бәйләме сатып алды.
Саимәне яңа гына палатага чыгарганнар. Хәле әйбәт. Елмаеп, әкрен генә тәрәзә каршына килеп басты. Вәлидән дә кадерлерәк, якын кеше юк иде аңа бүген. Ничек ярата бит ул ирен. Нинди әйбәт аның Вәлие. Ире дә: «Нәкъ мин эзләгән ярым син. Күпме көттек бит! Берьюлы икәү! Рәхмәт сиңа, матурым. Мин сине өзелеп яратам», – дип күзләре белән сөйләште яшь әти белән әни.
Тәрәзәдән ике бәбиен күрсәткәч, Вәли сүзсез калды. Малай һәм кыз. Сөбханалла!
Т өнлә Гөлзирә авыртынып уянды. Шамил, машина табып, Гөлзирәне районга алып чыгып китте. Палатада бар да йоклый. Гөлзирәнең тулгагы озакка бармады. Таң алдыннан кыз бала тапты. Ничек шулай җиңел бәбиләде соң әле ул? Бик курыккан иде бит. Кызы үзенә охшаган. Зәпзәңгәр күзле, сары чәчле. Йолдызы белән капма-каршы. Иртән палатага күчерделәр.
– Әйдә, кызым, 6нчы палатага, – дигән тавышны ишетүгә, Гөлзирәнең Таһирә апаны йөгереп барып кочып аласы килде.
– Таһирә апа, бу мин – Гөлзирә бит. – Бәрәкалла, бәбкәм. Әйттем бит тагын киләсең дип. Кыз алып кайт кансың икән тагын. Сау булсын курчагың, сау булсын. Әйдә, кызым.
Җитәкләшеп палатага керделәр. Хәлләрен белештеләр. Гөлзирә сеңлесенең дә кичә монда игез бәбиләр табуын әйтте.
Палата ишеген ачуга ни күрсен, Саимә тәрәзә каршында басып тора.
– Апа-а-а-а-а... Төнлә бер хатынны алып килделәр дип сөйләнгәннәр иде. Син идеңмени ул, апа-а-а-а.
– Мин идем. Кыз алып кайттым. Сеңлем минем, кем уйлаган бит, әй сөенечебез өстенә сөенеч бит, әйеме. Таһирә апа, әле бәбиләрне кертәсезме?
– Хәзер алып керерләр. Җитешерсез әле аларны карап. Ял итегез. Кем уйлаган апалы-сеңелле бергә эләгерсез дип. Сөбханалла, сөбханалла, – дип чыгып китте.
– Син аны беләсеңмени?
– Йолдызны тапканда шушы апа бик булышты бит инде. Сөйләгән идем бит.
– Ә-ә-ә. Әйе шул.
– Әниләр дә, бәбиләр дә үзләрен бик яхшы хис итәләр, – дип Шамил белән Вәли кияүләр иң беренче бүген Мәдинә апага кайтып төштеләр.
Мәдинә апа мич каршында табада коймакларын биетеп, ак май белән майлый иде.
– Коймак исе урамга таралган. Тәмле, – диде Шамил.
– Әби, бәбиләр иртәгә кайталар.
– Икеседәмени? –диде Мәдинә апа, елмаеп.
– Өчесе дә, – диде малай көткән Шамил.
– Башта барыгыз да миңа кайтасыз. Мин әзерләнеп торам, кодагый да монда килер. Аннан өйләрегезгә таралырсыз, – диде.
– Есть, капитан! – диде Вәли, шатлыгын яшерә алмый.
Иртән Мәдинә апа аш асты, камыр куйды, бәлеш тыкты. Күршекүләнне бәбиләр каршыларга чакырды.
Шамил тагын Гөлзирәнең аяк киемен алып килергә онытты.
– Өченчесенә килгәндә онытма инде, Шамил улым, – дип, Таһирә апа чүпрәк тапочкасын кигезеп җибәрде.
– Аяк киемен оныту – парыңны югалту, диләр. Хәерлегә булсын бу парның язмышы, – дип уйлады Таһирә апа.
Ә бала күтәргән Шамил белән Гөлзирә, берни турында да уйламый, көлә-көлә чыгып киттеләр.
Йолдыз Мәдинә әбисе белән капка төбендә көтеп тора. Аны күрүгә, Гөлзирә елап җибәрде. Дүрт көндә берәү кызын сагынган. Бәбиләрне караватка кертеп салгач, яннарыннан да китә алмадылар. Нинди матур бу сабыйлар. Бәхетле, тәүфыйк лы булсыннар.
Тормыш дәвам итә. Кеше яшим дип тартыша. Эшли, малын таба. Шамил, урак башлануга, Йолдызны комбайнга утыртып йөртә. Ул бит гел малай теләде. Менә шуңа күрә дә кызын комбайн йөртергә өйрәтергә тели, үзенә зур булышчы булыр дип хыяллана. Шулай беркөн иртән Гөлзирә, майда пирожкилар пешерде дә:
– Бар, кызым, әтиеңә илтеп кайт. Монда Бетсемәс кырыендагы басуда алар. Барып җиткәч, «Әткәй!» дип кычкырырсың. Син бит аның комбайнын беләсең, ташбакага охшаган, «Колос» дип язылган булыр, – диде.
– Беләм инде, беләм, әзрәк комбайнда да йөреп кайтыйм әле.
– Йөреп кайт, түлке озакка югалма, китәсең дә шул басуга, югаласың. Син малай кешемени инде? Аннан мин кайгырып утырам, кайда икән минем Йолдызым дип.
– Ярар, әнииии!
Йолдыз пирожки төрелгән төенчекне тотып чыгып чапты.
Б асуда берничә комбайн эшли.
Шамилнең теге «Ташбака»сы уртада, әкрен генә монда таба урып килә.
– Әткәй, әткәй! – дип кычкыра Йолдыз. Бик каты кычкыра, әнисе шулай кычкырырга кушты бит.
– Нишләп ишетми инде, ә? – кулларын болгап, төенчекне күрсәтә.
КамАЗ килеп туктады, сикереп кенә бер абый төште дә: – Нишләп йөрисең басуда? Йолдыз еларга җитеп:
– Әнкәй пирожки пешереп җибәргән иде, кычкырам, әткәй ишетми...
– Соң, бәбекәем, синең кычкырганны моннан кая ишетсен инде ул? Комбайн эчендә, беләсеңме, нинди тавыш!
– Белә-ә-әм, минем утырганым бар.
Йолдызны КамАЗга утыртып комбайнга таба киттеләр. Машина килеп туктауга, Шамил дә комбайннан төште. Йолдызны күргәч:
– Кызым, әнәң утыртып җибәрдемени? – дип сорады.
Йолдыз үзенең генә килүен һәм аңа бик озак итеп кычкырып торуын сөйләде. – Менә бит ничек зур үскән минем кызым, – диде Шамил, кызын сөеп.
Шамил пирожки белән термостагы кайнар чәйне эчте. Йолдызны комбайнда йөртте. Үскәч комбайнда үзенең ярдәмчесе итеп эшләтәсен дә әйтте.
– Мин сине комбайн йөртергә дә өйрәтермен әле, кызым, – диде.
Бераз йөргәч, Шамил аны басу читенә кадәр озатып куйды да тагын эшкә китте. Йолдыз юлга кадәр чыкканчы басу читеннән әнисенә бер кочак зәп-зәңгәр күктәтәйләр җыйды.
Гөлзирә кызын капка төбендә үк түземсезлек белән көтә иде.
– Кайда йөрисең бу гомер, балам. Югалттым, кайгырдым. Бар икәнсең инде. Мине хәсрәткә салып.
– Әни, бу чәчәкләр сиңа. Мин аларны бик яратам. Алар синең күзләреңә охшаган, – диде Йолдыз, башын аска иеп.
Чәчәкләрне күргәч, вакыйганы сөйләгәч, йомшап китеп, Гөлзирә кызын кочаклап алды да: «Кара борыным минем», – дип, борын очын үпте.
– Уракчыдан да болайрак булгансың бит. Борын тишекләреңә кадәр тузан, – дип көлде.
Күктәтәйләрне Гөлзирә суга утыр тып куйды. «Чыннан да, нинди матурлар икән бит болар, ә мин аны чүп үләненә саный идем. Беркайчан матурлыгын күрмәдем. Ничә ел торып, Шамилнең бер ромашка алып кайтып биргәне юк. Ә кызым миңа нинди матур букет алып кайткан», – дип уйлады.
Дөньялар болганып торган 1991 еллар. Йолдыз бишенчене тәмамлап килә, Динәгә – өч яшь. Ул туганнан бирле, Шамилнең аракыны авызына да капканы юк. Абзар тулы мал, кош-корт, колхозда әйбәт эшли, комбайнда беренчелекне бирми. Вәли белән Саимә, игезәкләрне үстереп, матур гына тормыш көтәләр. Балаларның һәр кыланышы алар өчен зур яңалык, олы шатлык. Менә бит бәхет нәрсәдә икән!
Җирне яшәртеп, җиргә тагын яз килә. Гөрләвекләр кая баруларын да белмичә, әллә кая ашыга-ашыга йөгерәләр. Сыерчык быел яңа ояга килде. Шамил ашыга-ашыга ясады ул ояны. Оя бик матур булды, урыны да уңайлы, песиләр һөҗүм итә алмый. Бик яратты оясын сыерчык, үзенә парын да алып кайтты. Яшь гаилә бала чыгарырга әзерләнә башлады. Балалар бик сөенде сыерчыкка. Яз матур килә быел. Алгы бакчадагы лалә чәчәкләренең дә бөреләре ачылырга җиткән. Быел иртәләгән болар. Шамил ул чәчәкләрне бик ярата. Карлыганнар яфрак яра башлады, түтәлләр яшелчә утыртырга күптән әзер. Шамил кичә парник ясап алып кайтты. Кичке якта шунда кыяр утырттылар.
– Хәзер кыярны ел саен шунда утыртырбыз. Иртәрәк ашарбыз, – диде.
Кыярны утыртып та бетерә алмадылар, Гөлзирә билен тотып алды да кычкырып җибәрде:
– Тулгагым башланды, Шамил, бар, тиз бул, машина алып кайт.
Мәдинә апа нигәдер өченче балага каршы иде. «Җитәр, балам, шушы икесе», – дип тә карады. Ләкин Гөлзирә:
– Әни, Шамилгә малай кирәк. Тормышыбыз да җайланды бит, – дигән сүз генә әйтте.
Бала тудыру йортына килеп керүгә үк Гөлзирә тагын бер бик чибәр, зәңгәр күзле, сары чәчле кыз алып кайтты. Монысын бигрәк җиңел бәбиләде. Шамил, күңеле белән малай көтсә дә, өч кызы булуына шатланып, сөенеп авылга юл тотты.
– Менә ике сеңлең булды! – диде ул Йолдызга.
Икенче көнне Шамил Гөлзирә янына тагын китте. Районга киткәндә урамда күп кеше белән күрешеп, сөенечен бүлешеп кул биреп исәнләште. «Бигрәк матур киенгән. Яшь егетләр кебек», – дип сокланып калдылар авылдашлары. Гөлзирә дә иртән үк тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп ирен көтте.
Нәни кызын тәрәзә аша ике мәртәбә карады Шамил. «Монысы да Динәм кебек сары чәчле, зәңгәр күзле булган. Бигрәк чибәр, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендәге Гөлшаһидәсен кушам», – дип уйлады да Гөлзирәгә шул исемне әйтте.
– Нинди иске исемнәр таптың инде тагын, Шамил? – дип авызын турсайтты хатыны.
– Гөл-ша-һи-дә! – дип иҗекләде Шамил, озак кына Гөлзирәдән күзен алмый.
– Шамил, зинһар бу юлы аяк киемемне алып килергә онытма. Йолдызныкында әйтмим дә, Динәнекендә дә онытып, чүпрәк тапочки белән кайттым бит инде.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев