Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
Шамил кычкырып көлде. Саубуллашып киткәч тә, капкага җиткәч артына борылды да озак итеп Гөлзирә баскан тәрәзәгә карап торды, тагын кул болгады. Гөлзирә, яшьле күзен сөртеп, кул изәде. Аның белән кайтып китәсе килде аның. Нигәдер күңеле ашкынып типте. Үзе дә бу халәтен аңламады. «Тукта, китмә-ә-ә-ә. Мин дә синең белән», – дип кычкырасы килде. Шамиле күздән югалганчы артыннан карап калды.
– Иреңне бигрәк яратасың. Чибәр шул, малай. Баһадир кебек. Менә мондый ирләрдән бала тапсаң да ярый. Әй, мескен, минеке бар инде. Ярты митыр гәүдәсе. Скутник булып эшли, фирмыдан кайта сасы тирес исенә батып. Синекенә хатыннар да кызыгадыр, малай, мин әйтәм, – дип теленә салынып утырган авыл хатынына борылып карады да:
– Бишенчесен тапкансың бит. Нигә скотниктан табасың соң? Димәк, синеке дә начар түгел, биш бала атасы бит.
– Әй, аның аталыгы инде. Табасың инде узгач, нишләтим соң? Ходай бирә бит, малай.
– Бәхетләре булсын диген.
– Булсын, берүк, булсын. Мин булмасын димим бит.
– Ирләребез исән-сау булсын.
– Булырлар, кая китсеннәр инде алар?
– Алай димәгез. Менә сез әйтмеш ли, башка хатыннар алып китсә... – дип авызын кыйшайтып елмаеп куйды Гөлзирә.
«Кызлар, минем эчем поша, берәр дару юкмы?» – дип, Гөлзирә постка килде.
– Сезгә нигә ул успокоительный? Ятып торыгыз. Бер-бер хәл булмагандыр бит? – диде яшь кенә шәфкать туташы.
– Юк, берни дә юк. Әллә нишлим шунда. Тәнем дә кайнар кебек.
– Гөлзирә апа, әйдәгез әле температурагызны үлчим. Сез имезәсезме? – Имезәм, бик әйбәт ашый сабыем. Гөлзирәнең тән температурасы югарырак иде. Нәрсәдән икәнен аңламадылар. Ятып кына торырга куштылар. Одеял астында да бизгәк тоткандай калтыранды.
– Таһирә апаның сменасы кайчан? Әле эшлиме? – дип сорады.
– Таһирә апа март аенда йөрәк өянәгеннән үлде бит, – диде шәфкать туташы.
Г өлзирә елап җибәрде. Бик ярата иде ул Таһирә апаны. Ничек ярдәм итте бит ул аңа. «Тагын киләсең дигән иде бит. Өченче тапкыр килгәнемне күрмәде. Урыны җәннәттә булсын. Менә шуны ишетергә эчем пошкан икән...» –дип бик озак Таһирә апаны уйлап ятты.
Төнлә дә калтыранып чыкты. Җылы чәй дә биреп карадылар – файдасы булмады. «Әллә өзлектемме икән?» дигән уй белән таң аттырды.
Шамил бик сөенеп кайтты Гөлзирә яныннан. Кайтканда башта Мәдинә апа янына керде, ике кызы анда калганнар иде. Ишектән керүгә үк Динәне үчтеки итте. Ефәк кебек ак чәчләре әтисе үчтеки иткәндә җилдә оча диярсең. Чыркылдап көлгән кыңгырау тавышы бөтен өйне нурга күмә. Бигрәк сөйкемле Динәсе, «Гел Гөлзирәм бит», – дип тагын да өскәрәк чөя Шамил нәни кызын. Кырыенда кызыгып басып торган 11 яшьлек Йолдызына карап:
– Кызым, кечкенә чакта сине дә шулай итә идем. Хәзер син авыр инде. Булмый, үпкәләмә, яме. Кил әле, битеңнән бер үбим, – дип Динәне сак кына идәнгә бастырды да, иелеп, Йолдызын үпте.
Очу шатлыгыннан Динәсе әле һаман айнымый, әбисенең гөл яфракларына сугып җибәреп, идәндә тәгәрәп уйнавын дәвам итте. «Әннә кая?» – дигән сорауны гына бирде. Кечкенә шул әле, аңламый, өч кенә яшь бит.
– Берсекөннәргә чыгарырлар инде Гөлзирә белән Гөлшаһидәне. Икесе дә әйбәт, – диде Шамил.
– Гөлшаһидә кушасызмы, кияү?
– Әйе, матурмы?
– Бик матур, исемнәрне сайлый беләсең инде син. – Гөлзирәгә ошамады.
– Ошар әле, син үзең теләгәнчә эшлә, – диде Мәдинә апа.
– Менә шуның өчен дә яратам инде мин сине, әби. Куй әле чәеңне.
Бергәләп тәмләп чәй эчкәч, балалар әбидә калды. Шамил өенә кайтып китте. Шат, бик шат иде ул. Кайтышлый әнисенә кереп кечкенә кызын сөйләп чыкты.
– Малаең булмаганга үкенмә, улым. Курчакларың үсеп, бик чибәр кызлар булырлар. Аллаһ теләсә, өч кызыңа – өч кияү дигәндәй, өч киявең булыр әле менә, үзең дә шаккатарсың! – диде әнисе, улының аркасыннан сөеп.
– Әй, әни, ул кияүләрне күргәнче әле...
– Юкны сөйләмә, ник алай дисең, күрергә язсын, балам, күрергә язсын. Амин.
– ...
– Кәефең юкмы әллә?
– Бар, әни, әле ничек кенә! Балалар әбидә калдылар. Миңа иртән эшкә бит. Мин киттем, яме.
– Бар, улым, бар.
Шамил чыгып киткәч, Гөлсем апа, олы якка чыгып, яраннары арасыннан улы капкадан кереп киткәнче карап калды. «Әллә эчәсе киләме икән? Нишләптер кәефе юк. Җилкәсе салынган кебек», – дип уйлап алды. Шамил малларын карап керде дә иртә ятты. Алҗыган иде.
Иртәнге җиде. Сыерның озак итеп мөгрәгәнен ишетеп, капка төбенә чыкты Гөлсем апа. Шамилнең сыеры бит, нишләп көтүдә түгел, нигә чыгармады икән дип уйлап, аларга кереп китте. Бер җир кузгалмаган, малларга да иртәнге азык бирелмәгән, тавыклар да чыгарылмаган. Алгы ишеккә барды, эчтән бикле. Артка йөгерде, йөрәге жу итте, башыннан әллә нинди уйлар узды. «Әстәгъфирулла», – дип якягына төкеренде. Арткы ишек ачык, йөгереп өйгә керде. Йокы бүлмәсенә узды. Караватта йоклап яткан Шамилгә:
– Төне буе эчеп чыккансың инде тагын, дуңгыз малай. Уйлаган идем аны кичә. Тор! Арт ягыңа кояш төшкән, малларың карамаган, балаң кайтасы бар, – дип, кулына тотынды. Тәне чемердәп артка чигенде дә кычкырып җибәрде.
– Улыыыым!..
Идәндә тора алмый яткан ананы, яткан җирендә үлгән, авызборыныннан күп итеп кан аккан Шамилне эшкә нигә чыкмады икән дип эзләп килгән колхоз бригадиры күрде. Гөлсем апа, башы чатнаганга чыдый алмый, баһадир кебек улының үле гәүдәсенә ауды. Бригадир ни дияргә дә белми, Мәдинә апаларга чапты. Мәдинә апа абзардан чыгып килә иде.
– Нихәлләр, Мәдинә апа?
– Бер көе генә, улым Рифкать. Ни йомыш?
– Мәдинә апа, ни бит әле, теге...
– Ни булды, нәрсә кирәк?
– Кирәкми, ни бит, Мәдинә апа, ай, ни, ни дип торам инде, Мәдинә апа, Шамил үлгән.
– Кайсы Шамил?
– Кайсы дип, киявең инде, Мәдинә апа.
– Кияү Шамил үлгән? Ниткән сүз бу, Рифкать? Булмаганны...
– Кызганыч. Әле генә шуннан киләм. Кич яткан җиреннән тормаган. Әйдәгез, барасызмы, мин машина белән.
– Тукта әле, бу минем башыма сыймый. Тукта, өйдә балалар йоклый бит. Гөлзирәгә ничек әйтик соң әле, бәби алып кайтасы бар бит. Тукта, ул балалар белән Гөлзирәм ниш ләр? Шамил түгелдер ул, улым Рифкать. Тукта, әйдә барыйк әле, ашыкма, улым, мин хәзер, яме. Хәзер. Тукта, нәрсә соң әле бу? Ялгыш әйтәдер, Шамил түгелдер. Хәзер, яме. Әй, Ходаем...
Мәдинә апа такылдаудан туктамады, нәрсәдер сөйләде дә сөйләде. Авыр халәтен җиңеләйтүе шушы булдымы, үзен юатырга теләдеме...
– Мәдинә апа, көтәм мин, ашыкма.
– Ашыкмыйм ла, ашыгудан узган инде. Бар икән күрәселәр...
Алар килеп җиткәндә, кеше күп җыелган иде. Шамилне районга моргка алып барырга әзерлиләр. Түрдә аңын җуйгандай утырган кодагыен күреп, Мәдинә апа елап җибәрде.
– Ул үләргә тиеш түгел иде, мин тиеш идем, мин яшәсен яшәгән бит инде, 70тә. Ә менә балакаем минем нишләде-е-е-е? 37 яшендә генә бит. Балам мине-е-е-е-м, бәгырем минее-е-е-м, – дип тыныч кына елады да елады Гөлсем апа.
– Гөлзирәгә ничек әйтергә? Кем бара, кем әйтә? – диештеләр.
– Үзем барам, алып та кайтырмын, – диде Вәли.
Саимә, ике баласын җитәкләп, әниләренә Йолдыз белән Динәне алып килергә китте. Алар йоклап калганнар иде. Динә елап ярсып беткән, Йолдыз тыя алмый интегә.
– Ул әнине сорый, – диде еларга җитеп үзе дә.
– Әйдәгез, бәбекәйләрем, өегезгә кайтыйк әле, – диде Саимә.
– Зур апа, син нигә еладың ул?
– Юк, еламадым.
– Елагансың бит. Әйт, – диде 10 яшьлек Йолдыз. – Күреп торам бит, әйт, Зур апа, нәрсә булды?
– Әннә, әннә кая? – дип туктаусыз елады Динә.
– Әннә хәзер кайта, кызым, әйдә, өйгә кайтасыңмы?
– Әннә кайтям, – диде Динә.
– Йолдызым минем, йомшагым, син борчылма, яме.
– Әйтсәң ни булганын, борчыл мам.
– Әтиегез үлгән.
– Әти үлгән, кайда, кайчан, нишләп, нигә?..
Йолдыз сорау арты сорауларны яудырды-яудырды да үкереп елап идәнгә ауды.
Саимә торгыза алмыйча иза чикте. Юмалап та карады, тыя алмады. Аннан соң:
– Тор әле, нишлисең син? Болай кылансаң, әниеңне үтерәсең бит. Ник тискәреләшәсең? – дип кычкырганын үзе дә сизми калды.
– Миңа кычкырма, – дип киреләнде кыз.
Саимә идәнгә чүгәләде дә Йолдызны кочаклап үксеп җибәрде.
– Ела. Ела, балам. Безгә бик авыр, – диде.
Б ераз тынычлана төшкәч, өйгә кайтып киттеләр. Динә берни аңламый, «әннә кайтамы?»ны гына белә. Апасын җитәкләгән көйгә сикергәләп атлый бирде. Урамда очраган кешеләрнең ишеткәне ишетеп, ишетмәгәне бот чабып шаккатып озатып калдылар.
Шамилне моргка алып килделәр. Вәли бәби табу йортына чапты. Капка төбенә килеп туктады да бер мәлгә катып калды. «Гөлзирәгә ничек әйтергә? Капкадан кергәнне күрмәсә ярый инде. Баш врачка керим әле башта», – дип уйлады.
Врачлар иртәнге планеркада иде. Коридорда көтәргә куштылар. Гөлзирә коридорга чыкмаса ярар иде. Уйлап кына бетерүе булды, бер палата ишеге ачылды. Гөлзирә чыкты. Вәли тиз генә ишек артына пос ты. Гөлзирә басып торды да кире кереп китте. «Теге кеше Вәлинең гәүдәсенә охшаган иде. Ниш ләп йөрсен инде иртә таңнан», – дип уйлады. Вәлинең йөрәге дөп-дөп килде, «күрмәдеме икән?» дип уйлады.
Гөлзирә палатага керде дә караватына барып утырды. Эче пошты.
– Кызлар, минем өйгә кайтасым килә. Эчем поша. Балаларны сагындым.
– Кемнең кайтасы килми инде ул? Эх, рәхәтләнеп мунча керәсе иде, – диде хатыннарның берсе. – Мин бүген төш күрдем. Мәрхүмә әбием Мәйсәрә элеккеге кара сыерыбыз белән безнең капкадан керде дә Шамилне чакыра. «Карлыган» үгез сорый, Шамил чыксын әле», – ди. Шамил өйдән йөгереп чыкты да, икесе сыерны үгезгә алып киттеләр, мин басып калдым. Нәрсә икән бу?
– Кара сыер җүнлегә түгел ул, – диде биш бала тапкан хатын.
– Нигә алай әйтәсең, төш юрый белгән кебек. Куркытма кешене, – диде хатыннарның берсе.
– Эчем поша, кызлар, – диде Гөлзирә.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев