Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
Шул арада балаларны имезергә керттеләр.
– Мәле, зәңгәр күзле курчагыңны, монысы синең баһадир, монысы синең елагың, мә чебиеңне, – дип шәфкать туташы бәбиләрне өләште.
Чибәр иде Гөлзирәнең төпчеге. Бик чибәр. Уймак авызы, һава төсле зәңгәр күзе, шытык борыны, бер тамчы су сыярдай гына бит очындагы чокыры Гөлзирәне тагын да илһамландырды. Өч кызы булуына шатланып туя алмаган хатынның куанычы озакка түгел шул. Ул әнә бер нәрсә белми бала имезә. Тиздән «Шамил үлгән» дип кереп әйтәчәкләр бит.
– Ашаттыгызмы, бәбекәйләрегезне? Гөлзирә апа, сез әйдәгез әле минем белән, баш врач чакыра, – диде шәфкать туташы.
– Нәрсә булды?
– Мин белмим, сезне алып килергә кушты, әйдәгез. Вәли врач белән сөйләшеп утыра. Гөлзирә керүгә торып басты да урын бирде.
– Вәли, нишләп йөрисең? Нәрсә булды?
– Апа, тынычлан.
– Сезнең хәлегез ничек, үзегезне ничек хис итәсез? Температурагыз төштеме? – дип врач салмак кына сораулар бирде.
– Әйтегез, ни булды? – диде Гөлзирә, еламсырап.
– Менә мондый хәл. Сезгә өйгә кайтырга кирәк.
– Сине алырга килдем әле мин, апа, – диде Вәли.
– Нигә?
– Шамил баҗа үлде.
– Кем үлде?
«Шамил» дигәнен ишетте Гөлзирә, ләкин башкасын хәтерләми. Күзләрен ачканда, каршында врачларны, шәфкать туташларының томан эчендә басып торганнарын күрде, башы чатнап ярыла иде.
– Ша-ми-и-ил, – әкрен генә сузды да елап җибәрде.
– Сезгә ирегезне җирләргә кайтырга кирәк, – диде врач.
– Әйе, кирәк, – диде Гөлзирә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
– Сезне хәзер әзерләп җибәрәбез, ирегезне җирләгәч, балагызны алырга килерсез. – Ничек инде алырга килерсез, мин баласыз беркая да кайтмыйм! – дип кычкырып елап урыныннан сикереп торды Гөлзирә. Башы әйләнеп китеп караватка утырды.
– Без баланы бирмибез. Сез акылыгыздамы? Ике көнлек баланы анда кем карый? Ул кадәр халык янына яңа туган бала алып кайталармыни? Бөтен эшегезне бетерегез, аннан балагызга килерсез, яме, Гөлзирә, – диде врач, иңнәреннән кочып.
– Ә баланы миңа кабат бирмәсәгез? – диде Гөлзирә, зәңгәр күзләрен врачка тутырып карап.
Зәп-зәңгәр диңгездән дулкыннар бәрәмени, туктаусыз яшь ага иде. Врач үзе дә түзмәде, үксеп җибәрде, төпсез диңгезгә чумдымыни... Өч бала тапкан, тормышны яратучы, ябык кына яшь авыл хатынын кочып алды. Янда басып торучылар да түзмәделәр, елап җибәрделәр. Бүлмәдә тынлык урнаш ты, борын тарткан тавышлар гына ишетелде.
– Кызымны кем имезер?
– Анысы өчен кайгырмагыз. Без аны башка балаларга караганда да әйбәтрәк карарбыз. Сезнең балагызны беркем алмый да, бирмибез дә. Ятим балалар болай да җитәрлек. Үзегезгә үстерергә язсын! Сезне көтәләр, кайтырга кирәк, – диде врач.
– Миңа кызымны алып килегез әле. Баланы алып килделәр. Гөлзирә, кызчыгын кулына алды да:
– Кызым, әтиең үлгән бит. Син аны белми дә үсәчәксең инде. Нәрсә инде бу? Тормышмыни инде бу, ә? Мин хәзер кайтып китәм. Син елама, яме. Мин сине өч көннән алырга килермен, җимешем минем, – дип битен үпте. Ими сораган кебек, үпкән якка авызын кыйшайтып куйды сабый. – Имезсәм ярыймы?
– Юк, кирәкми. Сез хәзер бик борчулы, бала көйсезләнәчәк кенә, – дип шәфкать туташы баланы Гөлзирәдән алды. – Сез борчылмагыз, бала белән бар да яхшы булачак. Мин аны үзем караячакмын, сүз бирәм, – диде.
Гөлзирә тагын да катырак елап җибәрде, рәхмәт әйткәндәй башын какты да:
– Ничә көн эчем пошты бит. Төшем юш килде. Мин төш күреп ятканда үлгән бит. Шамилем минем...
Вәли Гөлзирәне алып авылга юл тоттылар. Аның бар теләге – Шамилдән алда Гөлзирәне алып кайтып җиткерү. Шамилне салган машина да шул ук вакытта кузгалган. Аллы-артлы кайттылар. Колхозның ЗИЛ машинасын шунда ук таныды Гөлзирә. Юл буе бер сүз дәшми гел артына карап кайтты. Тын гына, сабыр гына елады да елады. Теге машина шактый артта калды.
Көн шулкадәр җылы. Май кояшы күпме генә нурын чәчсә дә, кошлар күпме генә сайрашсалар да, авылга олы кайгы болыты төшкән. Капка төбе тулы кеше күргәч, Гөлзирә чынлап та Шамилнең үлгәненә ышанды. «Дөрес икән», дип уйлады. Вәли машинадан тотып төшерде. Йөзе сулган, шундый җылы көнне дә калын итеп киенгән, яртылаш бөкрәйгән, акылы киткән кебек карап торган караш, күзләрендә мөлдерәмә яшь, ике көн элек кенә бәбидән котылган Гөлзирәне күргәч, халык «ах!» итте. Ничек юатырга, ничек ярдәм итәргә белмәделәр, юатыр сүзләр дә тапмадылар. Барысы да елый. Йөгереп килеп башта Йолдызы, аннан соң егыла-егыла нәни Динә «әннә, әннә» диеп муенына сарылдылар. «Бәбекәйләрем минем», – дип пышылдады Гөлзирә.
– Әни, бәби кая? – дип сорады Йолдыз.
– Бәбине өч көннән бирәләр, кызым. Әтиеңне җирләгәч.
– Әни, без хәзер әтисез ничек яшибез инде?
– Белмим, кызым... Әйдә өйгә керәбезме? – Әйдә.
Капка төбендәге яшь бәпкә үләнгә утырган Гөлзирә әкрен генә торды да капкадан эчкә узды, өй эченә атлады. Идәннән паласлар җыеп алынган, көзге, шкафларга ак җәймә капланган, зал уртасында тимер карават әзерләп куелган. Басты да катып калды ул.
– Балам, утыр әле, әйдә, – дип Мәдинә апа Гөлзирәне кәнәфигә утырт ты. Ике бала ике ягына килеп сыенды. Динә әнисенең алдына утырам дип аптыратты.
– Нишләп үлгән соң ул? – дип сорады Гөлзирә.
– Йоклаган җиреннән үлгән, йоклаган җиреннән. Үзем генә үлгән булсам шунда. Нигә Ходай минем җаннарымны алмады икән? Нигә минем газиземне алды икән ул? Ничекләр яшәмәк кирәк хәзе-е-е-ер? – дип сузып-сузып елады Гөлсем апа.
– Әти кебек. Әти дә шулай китте бит безнең. Йөрәге авырткандыр, сиздермәде бит. Әйтмәде дә.
– Кайттылар, – дип кереп әйтте бер хатын.
Баһадир кебек Шамилне караватка көчкә күтәреп алып кереп салдылар.
– Караватларга сыймый ята бит, балакаем мине-е-е-м... – дип өстенә ауды Гөлсем апа.
Гөлзирә әкрен генә торды да Шамил янына килеп басты. Йоклаган кебек кенә озын керфекле күзләрен йомган, кара бөдрә чәчләре матур итеп кенә салынып төшкән. Күз алды караңгыланды. Томанда йөзгәндәй, аклыкка кереп чумды. Идәнгә авып төшкәнен сизми дә калдылар. Гөлзирәне караватка илтеп салдылар.
Йолдыз белән Динәсе кычкырып еларга керештеләр.
– Әни үлде, – дип бөтен көченә кычкырды Йолдыз. Гөлзирә күзләрен ачмады. Йолдыз белән Динәне алып чыгып китәргә теләделәр. Йолдыз, идәннән сөйрәлеп барды да:
– Тимәгез миңа, мин әни янына барам, мин дә аның белән үләм, – дип кулдан ычкынып, Гөлзирә яткан бүлмәгә яңадан керде. Саимә Динәне кулларына алды. Кыз, Саимәнең муенын кочаклап:
– Әннә, – диде.
Шул арада авыл фельдшеры килеп тә җитте. Гөлзирәнең кан басымы күтәрелгән, температурасы да бар, күкрәкләренә сөт төшеп, таш кебек каткан. Укол кадаганнан соң, ыңгырашкан тавыш белән, Гөлзирә әкрен генә күз кабакларын күтәрде. Иреннәре бер-берсенә кибеп ябышкан.
– Су, су... – диде.
Башын күтәртеп су эчерделәр.
– Балам, ничек хәлең? – дип иелде Мәдинә апа.
– Гөлзирә, син безне куркытма. Шамил өчен кайгырыйкмы, сине кайгыртыйкмы? – диде Гөлсем апа.
– Ни сөйлисең инде, кодагый, нигә алай әйтәсең? Синең белән миңа караганда да Гөлзирәгә авыррак бит.
– Безне үзебезне генә калдырыгыз әле, – диде фельдшер.
Барысы да чыгып киттеләр. Дүрт бала белән Саимә генә калды.
– Әни, – диеп Йолдыз Гөлзирә янына менеп ятты. – Әни, син үлмисең бит?
– Юк, кызым, минем бит сезне үстерәсем бар. Борчылма, яме, минем әз генә башым әйләнеп китте дә, шуңа егылдым. Чәй эчәсем килә. Ә үзенең күзләреннән туктаусыз яшь акты.
– Имием авырта, – диде ул.
– Саварга кирәк инде, – диде фельдшер.
Гөлзирә елый-елый чәшкегә сөтен сауды. «Газиз бәбекәм имәр иде. Ашаталар микән инде?» – дип уйлады, ләкин кычкырып әйтмәде. Нәрсә уйларга белмәде ул, башы миңгерәгән иде.
Авыр төн узды. Шамилне соңгы юлга озатырга халык җыела башлады. Бүгенгесе тагын да авыррак тоелды Гөлзирәгә. Әкрен генә Шамиленең йөзен ачты да пышылдап кына:
– Шамил, хуш, бәхил бул, бәгърем. Мин сине бик яраттым, яратам. Ялгышларыңны да, миңа карата булган кырыслыкларыңны да кичерәм. Гафу итәм. Балаларыңны менә дигән итеп үстерергә сүз бирәм. Бүгеннән мин алар өчен генә яшәячәкмен. Син борчылма, тыныч йокла...
Озак итеп Шамилгә туйганчы карап торды. Битен, бөдрәләнеп торган чәчләрен соңгы тапкыр сыйпады. Менә шундый чибәр булганы өчен дә гашыйк булган иде бит ул аңа.
– Хәзер юалар, әйдә теге якка чыгыйк, – дип Саимә Гөлзирәне җитәкләп алып чыгып китте.
Ишегалды белән урамга халык сыймады. Төпчеген бала тудыру йортында калдырып, ике кызын җитәкләп капка төбендә басып калган 35 яшьлек тол ханымга беркем дә берничек тә ярдәм итә алмады. Юату сүзләре үзәкне тагын да ныграк телгәләде. Туктаусыз аккан күз яшьләре Гөлзирәнең аңын томалады.
Шамилне җирләп өч көн үтүгә, Гөлзирә төпчеген барып алып кайтты. Вәли белән Саимә юл буенча бер сүз дә әйтә алмадылар. Артка утырган Гөлзирә, башын басу ягына борган хәлдә тәрәзәдән бер ноктага төбәлеп барды. Машина алга чаба. Әйе, алга. Гөлзирәгә дә бүгеннән башлап алга барырга кирәк. Артка юл юк. Итәгендә җыелып калган өч сабые яшәү өчен тудылар бит. Аларны алда киләчәк көтә, башланмаган тормыш көтә. Нәрсә булыр? Үстерә алырмы ул аларны, туйдыра алыр мы? Әгәр дә карый алмаса, балалар йортына алып китсәләр... Шундый уйлар белән башы томаланган Гөлзирә, балаларны карый алмыйча, өчесен өч якка алып киттеләр, дип уйлап сискәнеп китте дә башын алга борды. Алда озын юл. Аның өч бөртек алмасы узасы озын юл. Үстерер, менә дигән итеп үстерер, Иншаллаһ. Ул үзен шулай юатты да, тагын башын ян тәрәзә ягына борды.
Бала тудыру йортының капкасыннан керүгә үк баш табиб, акушеркалар, сестралар Гөлзирәне көтеп торалар иде.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев