Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Дәвамы.
Үксеп елаган Гөлзирәне күргәч, алар да тыела алмадылар. Бер шәфкать туташы йөгереп килеп, Гөлзирәне кочып ук алды:
– Гөлшаһидә сезне көтә инде, бүген иртә торды, әле һаман йокламый, – диде.
– Бәбекәем минем, – генә дия алды Гөлзирә. Сөйләшергә теле авырдан әйләнде, бөтен тәнен салкын тир баскан кебек калтыратты.
– Исемен каян белдең?
–Теге юлы ирегез: «Гөлшаһидә Шамилевнаны күрергә буламы?» – дип сорагач, «Бездә андый врач эшләми», – дидем. Ул көлеп җибәрде дә: «Үскәч эшләр, зур врач булыр, әле туды гына бит. «Ак чәчәкләр»дәге Гөлшаһидәм ул минем. Гөлзирә кызының әтисе мин», – дип башымны әйләндергән иде. Ирегез бик шук иде, ахры, – диде акушерка.
– Әйе, иде.... – диде Гөлзирә.
Баланы җыеп биргән арада, Гөлзирәгә тиз генә укол ясадылар. Кан басымы күтәрелгән. Кызчыкны Вәлигә тоттырдылар. Ак биләүгә төрелгән, уймак авызлы кыз изрәп йоклый иде.
Гөлзирәнең лаләләре быел үтә кызыл булып күп итеп чәчәк атканнар иде. Бәйләмнәр ясап бөтен кешегә алып килгән. Үзе яткан палатадагы хатыннарга да бер бәйләм кертеп чыкты. Алар кайтып киткәндә, барлык тәрәзәләргә бала тапкан хатыннар капланган иде. Кул болгап, һәрберсе елап озатып калды. Бала юл буе йоклап кайтты. Имәргә дә уянмады. Кайтканда, Гөлзирә җанланып китте. Алга таба планнар корды. Саимә белән Вәли дә Гөлзирәнең сүзен куәтләп кенә тордылар.
– Апа, син борчылма, син үзең генә түгел, без бар бит. Һәрвакыт ярдәмгә әзербез. Апа, беләсеңме, нәрсә? Минем хәзер балалар икәү генә түгел, минем алар хәзер бишәү, – диде Вәли.
В әлинең «Алар минем бишәү» дигән шушы өч сүзе менә шул минуттан Гөлзирәгә яшәү көче бирде дә куйды. Бала белән кайтып кергәндә, өй тулы халык, залда – бүләк-күчтәнәчләр өеме. Хәтта коляскага кадәр алып килгәннәр. Мичтә пешкән коймак, токмачлы аш исе бөтен өйгә таралган. Кемдер бала янында, кемдер өстәл әзерләү белән мәш килде. Күп ләр, күз тия дип, сабыйга күз дә салмады. Бәби кайткан өй кичен генә тынып калды. Кешеләр таралышып беттеләр. Мәдинә апа белән Гөлсем апа гына китмәделәр. – Әнкәйләр, бик зур рәхмәт сезгә. Кайтыгыз, өйләрегездә куныгыз. Мин курыкмыйм. Минем бит өч Соңгы яфрак Чулпан ӘХМӘТ алма бөртегем бар. Өйрәнергә кирәк бүгеннән үк. Көн саен куна килеп йөри алмыйсыз бит, үз хуҗалыкларыгыз бар. Иртәгәдән башлап кырык көн мунча ягачакбыз. Бәбине мунчада юу сезнең эш булачак.
– Мин бит монда гына, каршыда торып, сезне беренче көннән үк ялгыз кундырмыйм, – диде Гөлсем апа.
– Мин дә берүзем, кайда кунсам да ярамыймыни? Шулай, кодагый, ничек ташлап кайтып китик. Я төнлә авырып китәрсең. Алай булмый, балам, – дип кодагые Гөлсемнең сүзен йомгаклады Мәдинә апа.
– Рәхмәт, минем үземнең генә каласым килә, – диде Гөлзирә, кырт кисеп. Өч җирдә изрәп йоклаган балаларына карап. – Кайтыгыз, кайгырмагыз. Мин сезне иртәгә көтәм, – диде.
Төн. Шамилсез төн. Тулган айның яктысы Гөлшаһидәсе яткан бишекнең өстенә үк төшкән дә баланы төргән. Әйтерсең Шамил аны күзәтә. Сабыеның авыз кыйшайтып ятканын сокланып карап торган кебек. Гөлзирә тәрәзә каршына килеп утырды да тулган айга карады. «Син дә ялгызмы, аем? Салкын төшкән язгы төнне шулай яктыртып, үзеңә куаныч аласың инде, әйеме. Ә минем куанычым нәрсә инде хәзер? Балаларың, дисеңме? Әйе, балаларым, дөрес әйтәсең. Шамил миңа бик зур эшләр калдырып китте шул. Нигә мине жәлләмәде икән ул, ә? Мине көчле, түзәр дидеме икән? Белмим, бу кадәр хәсрәткә түзә алсам, миннән дә сабыр кеше булмастыр. Тормыш дәвам итә, дисең инде. Беләсеңме, мин бит Шамил белән озын гомер кичерербез, алдан гел мин үләрмен кебек иде. Ул үзе генә калыр да икенче хатынга өйләнер, хатынсыз тормас дип уйлый идем. Аем, мин ансыз яши алмамдыр. Яши алмамдыр мин бу тормышта...» Башын тәрәзә төбенә салып үксеп елады да елады Гөлзирә. Чәчәк атып яшәр чагы, әле яшь чагы шул аның. Бала ашыйсы килеп кыштырдады. Гөлзирә сикереп торып, бишек янына килде, сабыен кулына алып, күкрәгенә терәде.
... Ай яктысында тол хатын бала имезә. Төн уртасы. Бар табигать, бар халык изрәп татлы йокыда. Шамил дә йоклый. Күз яшьләре бала өстенә тамды. Сабый гына әнисенең күз яшьләрен аңламады, сизмәде, тоймады. Ашыгып имүен дәвам итте. Гөлзирә төпчеген үзе янына салды да изрәп йоклаган ике кызының битләреннән үпте, өсләренә япты. Комод өстендә торган Шамил белән төшкән гаилә фотосын кулына алды. Алар монда дүртәү, төпчеге карында. Соңгы тапкыр төшкән аклы-каралы фотога озак кына карап торды, тирән сулыш алып, бишебез төшкән фото булмаячак бит инде дип уфтанды. Шамилнең йөзен үпте дә фотоны урынына җайлап кына бастырып куйды. Әтәч кычкырды. Сәгать өченче ярты иде. Бу вакытта фәрештәләр күккә менә, диләр. «Барыгыз, кадерлеләрем, Шамилемә ярдәм итегез. Урынын оҗмахларга кертегез. Амин», – дип теләк теләп дога укыды.
Башы чатнап ярыламыни, ишек шакыган тавышка уянды. Стенага тотынып, тышкы өйалдына чыкты. Келәне көчкә күтәреп, ишекне ачты. Мәдинә апа:
– Ничек хәлең, балам, сыер саварга йөгерә-йөгерә килдем. Ничек төн кундың?
– Әни, башыыыым... – гына дия алды Гөлзирә.
Йөзе сулыгып, саргаеп киткән баласы өчен ана нишләргә дә белмәде.
– Куныйк иптәшкә дидем бит. Тискәреләшеп тик ятасың син, бала. Куып чыгаргандай кайтарып җибәрдең бит. Бөтенләй йокламадыңмыни, балам?
– Өчләрдә йоклап киткәнмен бугай.
– Төне буе уйланып чыктың инде, балакаем? Болай булса, өзлегәсең син. Балаларны ятим итәсең бит тагын да. Бар, кереп ят әле. Әйдә, башыңны яулык белән кысып бәйлик. Көтүне куу белән, фельдшерны алып килермен. Ятып тор әле, яме.
Сыерны савып бетергәнче елады Мәдинә апа. Башына әллә нинди тузга язмаган уйлар килде. Гөлзирә көн буе башын да күтәрмәде. Мәдинә апа баланы янына алып килеп кенә ашаттырды да үзе карады. Гөлсем апа аш бүлмәсендә кайнаш ты, Динәне уйнатты. Гөлшаһидә дә бик елады бүген.
– Иртәгә мулла чакыртып исем куштырыйк, булмаса, – диде Гөлсем апа. Аның сүзен Мәдинә апа да хуплады. – Минем башым бик авырта. Ничек каршы алыйм мин аны? – диде Гөлзирә, нәзберек кенә тавыш чыгарып.
– Баланы исемсез тотып булмый, бер мискә аш кайнатабыз да. Мулла үзе килә дә исемне куша да китә инде ул. Соңрак туганнарны җыеп алырбыз. Җыймасак та, хәсрәтле вакытта аш кайгысымыни, беркем дә гаеп итмәс әле, – диде Мәдинә апа.
Б ыелгы яз җәйгә охшап килгәнгәдер, җәйнең килгәнен дә сизми калдылар. Бу кадәр матур, эссе җәйнең инде күптән булганы юк иде. Гөлзирә гел ишегалдында эш белән мәш килә. Гөлшаһидәсе арбасында йоклый да йоклый. Тыныч булды төпчеге. Тик менә Динәсе генә Шамил үлгәннән соң бик көйсезләнә башлады. Елый да елый. Гөлзирәне аптырата, әле тегене сорый, әле моны. Гөлсем апа үзенә алып чыгып уйнатып та карый. «Әннә» дип елагач, тагын кертеп куя. Әтисен сагына ул, ләкин аның бүтән кайтмасын гына аңламый. «Әттә кая?» дип сорый да белми. Йолдыз инде ныклап кул астына керә башлады. Гөлшаһидәне карау аның өстендә. Бик ярата сеңелләрен Йолдыз. Олы апа булуы белән горурлана.
Әтисе искә төшеп ала алуын, ләкин әнисенә ул турыда берни әйтми. Әйтсә, әнисе тагын елый башлый. Кибеткә барып кайтам ди дә Гөлзирә көн саен, инде бер ай, зиратка Шамил янына бара. Чирәмнәрне тырмап, елый-елый аны ачулана, сагынуын, балаларын сөйләп, эчен бушатып кайта. Әнисе дә, каенана да бу хакта берни белмиләр. Шулай да беркөнне Мәдинә апа:
– Зиратка барасың килмиме? Барырга уйласаң, Вәли кияү килер, алып барыр. Ир-атсыз керергә ярамый, зәхмәт кагылыр, син бала имезәсең, – дигән иде.
– Юк, әни, барсам тагын да авыр була, – дип алдады Гөлзирә. Беркем дә күрми дип ышанса да, авыл бит ул. Тыкрык янындагы өйнең тәрәзә төбендә көне буе утырып кына торучы авыру Фәкия көн дә Гөлзирәнең зиратка йөгерә-йөгерә менеп китүен күзәтә иде. Үзен караучы күрше хатынына:
– Ул Мәдинә кызы – көн саен зиратта. Әйтегез, исәрләнеп юлдан яза күрмәсен. Көн тудымы, шунда йөгерә бит, балакаем, – диде.
Күрше хатыны, әлбәттә, Мәдинә апага барып әйтте. Икенче көнне Мәдинә апа тыкрыкта качып калды. Гөлзирә чыннан да зиратка йөгерде. Ул капкадан кереп китү белән, Мәдинә апа әкрен генә койма янына килеп Гөлзирәне күзәтте. Гөлзирә башта тыныч кына дога укыды. Аннан кычкырып, ачуланып Шамилгә әллә ниләр әйтеп бетерде. Мәдинә апа исе китеп, куркып йөрәген тотты. Йөрәк урыныннан кубып чыгардай булып какты. Гөлзирә, җирдән торды да: «Тыныч йокла, яме, рәхәтләнеп», – дип кычкырды да, йөгереп, капкага килде. Капка төбендә басып торган Мәдинә апаны күреп, куркып китте:
– Әниии, нишләп йөрисең?
– Ә син нишләп йөрисең?
– Ә...әәә мин, мин теге ни, мин Шамилнең хәлен белергә килдем. Әйбәт кенә йоклаган, Аллага шөкер, әни, – диде дә көлеп җибәрде.
– Гөлзирә балакаем, ярамый бит зиратка керергә үзеңә генә. Ничә атна шулай йөрисең икән бит инде син? Әйдә, кайтыйк әле.
– Авыл гайбәтче инде безнең. Мәңге качып котыла алмассың. Саттылар инде мине, әйме?
– Син болай кылансаң, исәрләр йортына китәрсең инде. Үләм инде мин бу хәсрәт белән. Ниләр эшлим икән, нигә Ходай шулай мине тилмертә икән? – дип Мәдинә апа, елый-елый, Гөлзирә артыннан кайтты.
Гөлзирәне куып җитәрмен димә, аягы җиргә дә тими.
Мәдинә апа төштән соң Вәли кияүләренә чыгып китте. Гөлзирә өчен гаять борчылып, елап килеп керде. Зуррак җиргә больницага алып барырга кирәклеген әйткәч, Вәли:
– Әби, башта үзе белән сөйләшик әле. Аңа, көчләп, сине врачка алып барабыз дип әйтеп булмый, мине нигә исәргә саныйсыз дияр, – диде.
– Әйдәгез, башта мин аның белән сөйләшәм. Кан басымың гел күтәрелә, дарулар яздырыйк, диярмен, – диде Саимә.
– Монда бит, балам, хәзер кан басымы дарулары гына булышмыы-ы-ы-й, – дип сузып-сузып елады Мәдинә апа. – Сез аның зиратта ничек Шамилне сүккәнен күрсәгез... Ай, үләм мин моның белән, үләм.
– Тукта әле, әби, тынычлан, – диде Вәли.
Мәдинә апаны утыртып, авылга кайтып киттеләр. Капкадан керүгә үк, Йолдыз йөгереп чыкты.
– Әни әллә ниләр сөйли. Хәзер әтиегез кайта, ашны җиткерергә кирәк, – ди.
Вәли өйгә узды.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев