Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

– Апа, исәнме.

– Исәнме, Вәли, әйдә, әйдә уз, хәзер менә ашка токмач салам, Шамил дә кайтып җитә.

 – Апа, Шамил баҗа юк бит инде. Әйдә әле без синең белән больницага барып кайтыйк. Сиңа тынычланырга кирәк.

– Тәк, Вәли, син мине өйрәтмә, яме. Мин бик тыныч, син мине авыру дип әйтәсең киләме әллә? Беркая да бармыйм. Балаларны кемгә калдырыйм?

 – Апа, син бит Шамил баҗаны сөйләп, әтиегез кайта дип, Йолдызны куркытасың.

 – Нишләп Шамилне сөйләп куркытыйм.  Мин аның үлгәнен, юк икәнен сез әйтмәсәгез дә беләм. Исемә төшермә, зинһар!

 – Ә нигә соң алайса хәзер ашка токмач салам, Шамил кайта дисең?

 – Болай ялгыш, саташып әйтәмдер, гел аны уйлаганга.

– Менә саташасың шул. Ныгытып саташып китмә дип куркабыз, – дип сүзгә кушылды Мәдинә апа.

 – Я, ярар барыгыз, китегез. Мин сезне аңладым. Димәк, мин исәр, сез хәзер мине исәрләр йортына илтәсез? Шулаймы?

 – Үзең беләсең инде, – диде дә Мәдинә апа ишекне бөтен көченә ябып чыгып китте.

 – Апа, син тискәреләшмә әле, күренеп кенә кайтабыз. Кабат соң булмасын. Балалар бар, өчәү бит алар. Син аларга бик кирәк, алар синсез бер минут та тора алмыйлар. Баҗаның кайтасы юк. Әйе, сиңа бик авыр, аңлыйбыз, син дә булмасаң, балаларга тагын да авыррак булачак бит. Дарулар гына яздырып кайтыйк. Гөлшаһидәне имезәсең, балага бөтенләй борчылырга ярамый. Ул бит син тыныч булмагач көйсезләнә. Әйдә, апа, карышма, барып кына күренеп кайтыйк.

– Тынгысызлана шул әле бәбчегем, бу арада төнлә дә йокы күргән юк. Син әйткәнгә генә барам. Тулке булнистә калмыйм, аңладыңмы, Вәли. Алып калсалар да, барыбер качачакмын. Минем өч балам бар, аларны кем карасын?

 – Мин сине калдырмыйм да, менә хәзер барабыз да кайтабыз, балаларны әбиләре карап торыр.

 – Ярар, әйдә алайса.

 Вәли тиз генә ишегалдына чыгып китте. Мәдинә апа ишегалдында юк иде. Йөгереп Гөлсем апаларга керде. Икәүләшеп елап утырган кодагыйларга:

 – Әйдәгез балалар янына, күндердем апаны, барып кайтабыз, кире уйлаганчы чаптык без.

 Мәдинә апа белән Гөлсем апа бер-берсенә карашып тордылар да Вәли артыннан йөгерделәр. Гөлзирә киенеп куйган. Үзе кечкенә, ябык, агарынган.

– Әйдә, апа, киттекме? – диде Вәли, кызганган тавыш белән.

– Бар, балам, барып кайтыгыз, – дип сүзгә кушылдылар ике кодагый.

– Кысылып тормагыз, сез әйтмәсәгез дә беләм барырга кирәк икәнен. Тагын бер сүз чыгарсагыз, бармам әле менә, – дип күзләрен акайтып карады Гөлзирә.

– Әй, алар болай гына инде, әйдә, апа, әйдә,– дип Вәли Гөлзирәне кочып алды да, кулын аркасы ягына чыгарып, ике әбигә «җитте!» дип күрсәтте.

 – Балаларны әйбәтләп караган булыгыз, – дип борылып, бармагын янады Гөлзирә. Нигәдер әни белән каенанага бик ачулы, усал иде ул, бөтен ярсуын алардан алды. Юл буе икесенең тетмәләрен тетте генә. Вәли кысылмады, баш кагып кына барды.

 Табиб, Гөлзирәне яхшылап караганнан соң, бик көчле стресс икәнлеген, кичекмәстән хастаханәгә салырга кирәклеген әйтте.

Шул сүзне ишетүгә, Гөлзирә торып ишеккә йөгерде. Вәли генә тотып калды. – Син алдакчы, мине ышандырып алып килдең. Минем өч балам бар, аларны кем карый хәзер, теге ике карт карчыкмы? Гөлшаһидәм имисез тора аламыни? Кайтам мин, җибәәәәәәр! – дип үкереп еларга кереште.

Табиб Гөлзирәгә тынычландыра торган укол ясады, аерым палатага кертеп салдылар. Вәлинең киткәнен дә аңламый калды.

– Все будет хорошо, ещё не поздно, вовремя успели, – диде табиб.

 Вәли авылга Гөлзирәсез генә кайтып кергәч, Йолдыз белән Динә: «Әни кайда?» – дип елап җибәрделәр.

 – Әниегезне бераз гына дәваларга кирәк, озак тормас, кайтыр, еламагыз, яме. Апагыз да килер әле сезнең янга, безгә дә кунакка килерсез.

Б алалар янында әбиләр бер сүз дә сорамадылар. Мәдинә апа, Вәлине озатырга чыккач кына:

 – Кияү, шулай бик сирьюзныймы әллә, кәефең бик кырылган. Нишләтерләр икән инде, Ходаем, – дип еларга кереште.

– Әби, борчылма, больницада үтермиләр, барысы да әйбәт булыр. Вакытында килгәнсез, берәр ай яткызырбыз, – диде врач.

 – Әйбәт кенә була күрсен инде. Рәхмәт, балам, сиңа.

Мәдинә апа өйгә кергәнче бакчага чыкты да Бари абзыйның карт алмагачына сөялеп үксеп-үксеп елады. Шыбырдап яңгыр яварга кереште. Яңгыр тамчылары битендәге яшьләрен юып та җитешмәде. Нәрсә рәхәт күрде инде Мәдинә үз тормышында? Картлыгына калган борчулары тагы да күбрәк булган икән. Кызларым, ике бөртегем дип үстергән газизләренең берсе – Гөлзирәсенең язмышы шулай булыр дип күз алдына да китермәде бит ул. Нинди мөлаем, ягымлы, ипле генә итеп үскән кызын алыштырдылармыни? Җен эшедер бу!

Палата тәрәзәсенә китереп бәргән эре яңгыр тамчылары тавышына куркып, күзен ачты Гөлзирә. Башта үзенең кайда икәнен аңламый ятты. Янына кергән табибның ак халатын абайлап алгач:

 – Тәки калдырды бит мине теге Вәли. Мин озак ятачакмынмы? – дип сорады.

 – Хәлегезгә карарбыз. Сезнең кан басымыгыз да югары. Сез бик авыр чор кичерәсез, дәваламый булмый. Сезгә тынычлык кирәк.

– Мин монда ничек тынычлап ятыйм? Анда өйдә мине өч алмам – кызчыкларым көтә. Миңа кайтырга кирәк, – дип капланып еларга кереште.

– Кызчыкларны караучылар бар, кайгырмагыз. Ә менә сез үлеп китсәгез, алар кемгә кирәк? Аларны бит сез үзегез үстерергә тиеш, шулаймы?

 – Ш-ш-шулаааай, – дип үкседе Гөлзирә.

 Бер караганда аңлый да, аңламый да иде ул үз җавабын. Кем нәрсә әйтсә, шуңа риза булды. Киреләнүдән файда юк икәнен дә аңлады.

Нәкъ бер ай дигәндә, Гөлзирә д ә в а л а н ы п  ө й г ә  к а й т т ы . Кызларын үлеп сагынган, сөеп, үбеп туя алмады, өен, сыерын, к о ш - к о р т л а р ы н  б а р л а д ы . Әнкәләренә мең рәхмәтләр укыды. Гөлшаһидәсен генә бүтән рәхәтләнеп имезә алмады, сөте беткән иде. Сабый кәҗә сөтенә бик тиз өйрәнгән. Гөлсем апа күрше авылдан кәҗә барып алып кайткан. Бер ай эчендә Йолдызы олы кыз булган: токмач кисәргә, коймак пешерергә, сеңелләренең керләрен юып куярга өйрәнгән, өйләрне җыештыру да аның өстендә. Менә ике көн инде кич белән кәҗәне дә Йолдыз сауган, чебиләргә кычыткан чабу, бозауга печән салу да аның эше икән. Динәсе гел әнисе алдында, кечкенә куллары белән битеннән сыйпап кына тора.

 – Балаларымнан Ходай аермасын, берүк, – дип эченнән дога укый Гөлзирә.

– Терелгән бит, Аллага шөкер, тынычланган, – дип пыш-пыш килеште ике кодагый, сөенечләрен кая куярга белмичә.

 – Әнкәйләрем минем, бик зур рәхмәт сезгә. Әйдәгез әле, икенче атнага мулла чакырып, азан әйттереп, аш үткәреп алыйк. Туганнарны, дусларны җыеп аласым килә.

– Бик хуп, кызым, катырып куйган угыз эремчеге дә бар, мичтә коймак, гөбәдия пешерербез, – дип Мәдинә апа тезеп китте.

– Мин токмач кисәрмен, хәзер нечкә кисә башладым, өйрәндем бит, әнием, син юкта, – дип шатланды Йолдыз.

– Минем олы кара карлыгачым бит син, кил әле бер, яратыйм алмамны, – дип Гөлзирә Йолдызын чуп-чуп үпте.

Т еге авыр чаклардан соң еллар уза торды. Кызлар да үсеп килә. Шамиленең вафатына да җиде ел тулды. Йолдыз мәктәпне тәмамлый, Гөлшаһидә беренче сыйныфка бара. Әй, узган гомер... Исәннәр яши. Кызларын күрсә, Шамил нишләр иде икән?

 Гөлзирәнең соңгы елларда ашказаны бик авырта. Табибларга да барды инде. Гастриттан дип дарулар язалар да, басылгандай итә тагын. Маллары бик күп. Җәй буе Вәли печән ташый, ашлыгын китереп аудара. Әле ярый авыр эшләрендә булышырга Вәли бар. Ипи салырга онына кадәр китерә бит. «Ходай бәндәсе инде ул», – дип яратып әйтә Гөлсем апа Вәли турында.

 Саимә белән Йолдыз җиләктән кайтып кермиләр. Әнә беркөнне дә Вәли Йолдызны җиләккә алып китте.

 – Әйдә, Саимә апаң бетерә бит инде болындагы җиләкне җыеп, – дип шаяртты.

 Кайтканда ике өйгә дә пиннек кистеләр. 70 пар мунча себеркесе кышка әзер дә булды. Эшкә бик нык булып үсте Йолдызы. Чеби кебек кенә туган кызы шулай чибәр, озын кара калын, дулкынланып торучы чәчле булып үсәр дә олы ярдәмчем булыр дип уйламаган да иде Гөлзирә. Бигрәк Шамиленә охшаган шул. Шамилне гел һинд егетләренә тиңләсә, кызы гел һинд киноларындагы артисткалар кебек булып үсте. Ә ике кечкенәсе үзе кебек сары өрек җимешләре инде. Уймак авызлы, зәңгәр күзле бәбчекләре.

Йолдыз пиннектә чакта, колхоз ярдәм йөзеннән Гөлзирәгә өч рулон печән кертте. Яңгырга эләкмәсен дип, Гөлзирә шул печәнне берүзе түбәгә күтәреп тә бетерде. Башта өскә ата, берничә сәнәк атканнан соң аны менеп күчерә. Көне буе шулай маташты. Гөлсем апа әллә ничә кереп чыкты. Карт бит инде, булыша алмый.

 – Каплап кына куйыйк, иртәгә берәрсен яллап эшләтерсең, килен.

 – Кемне яллыйсың инде? Ират чакырып буламыни, әнкәй, хатыннары көнләшә башлый. Әнә беркөнне, утны карап кына чык әле, чытырдап тора, – дип Флүрне чакырган идем, хатыны эшкә килеп ызгышып китте. «Ир кирәк булгач, гүргә тыкмаска иде», – ди. Шулкадәр рәнҗедем шул сүзенә. Ниткән сүз инде бу, әнкәй, мин үтердеммени Шамилне? Белсәгез иде ничек сагынганымны Шамилне... – дип кызып-кызып, ярсый-ярсый рулоннан печән кубарды.

 – Андый мәгънәсез хатыннарның сүзенә карама, килен. Син аңлы, ипле, тәртипле хатын. Көч килмәсен димен, гел чирлисең бит. Эшең дә күп. Ул кадәр асрамыйсыңмы соң әллә бу малларны? Ялгызың бит. Йолдыз да китә быел. Олы йомышчың иде бит әле. Бөтен эш үзеңә калачак. Мин булыша алмыйм. Бөтенләй көчем юк.

– Хәзер, киресенчә, асрарга кирәк инде, әнкәй. Йолдыз укырга китә. Акча кирәк. Кеше балалары янында, безнең әти юк, – дип ким-хур булмасыннар. Ачлы-туклы йөрмәсеннәр. Мин аларга әти дә, әни дә.

 – Маладис инде син, килен. Бигрәк яратам үзеңне. Әйдә, ял итеп ал әле. Хәзер чәй куям, мичкә бәрәңге тәгәрәттем, теге каклаган каз белән шуны ашап алыйк. Биш минуттан керегез, яме.

– Ярый, әнкәй, рәхмәт.

Гөлзирә, уфылдап печән өстенә утырды. Ишегалдына чәчелгән печәнне агач тырма белән көчәнә-көчәнә тартучы ике алма кебек кызларын күзәтте. Алла бирсә, болары да кул астына керә башларлар әле дип уйлап елмаеп карап утырды.

 Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев