Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Соңгы яфрак

Чулпан ӘХМӘТ

Дәвамы.

 – Ничек булдыралар минем кызларым, зур үстеләр, – диде.

 Гөлшаһидәсе:

– Әни, мин бит әле чүп тә утыйм, – дип мактанды.

 – Мин дә утыйм инде аны, әле үрдәк тә саклыйм, – дип ярышты өченчене бетергән Динәсе.

– Минем кызларым уңганнар, әйдәгез, әбиегезгә чәй эчәргә, – дип көч-хәл белән, печән өстеннән торды. Күп калмаган иде инде өясе. Арыткан.

Печәнне өеп бетереп, малларны ашаткач, мунчада юынып чыктылар. Яңа пиннекнең хуш исе җаннарны дәвалады. Төнлә Гөлзирә күңеле болганып уянды. Йөгереп ишегалдына чыкты. Иртәнгә кадәр косты. Теге каклаган каз килешмәдеме соң? Ашказаны аска таба тартып-тартып авыртты. «Юк, авыр килде миңа. Ничекләр таңны аттырыйм икән, үләм бит хәзер. Балалар бернәрсә белми йоклыйлар. Өйгә керсәм, балалар уяныр», – дип, төне буе бакчада калтыранып утырды. Су да эчә алмады.

Иртән Йолдыз Мәдинә апаны барып алып кайтты, аннан авыл фельдшерына йөгерде. «Әни үлә», – дип кычкырып килеп керде ул. Фельдшер белән икесенең аяклары да җиргә тимәде. Алар килеп кергәндә, Гөлзирә күзен дә ачмый ята иде. Температурасы 40ка менгән. Фельдшер тиз генә укол кадады.

 – Авыр килгән, ашказаны сузылган, – диде.

 Гөлзирә бер атна ятты. Мәдинә апа монда торды. Вәли белән Саимә дә ачуланып киттеләр.

Йолдыз институтка укырга керде. Имтиханнарын бишкә генә тапшыр ды кызы. Ул киткәч, өй эче бушап калды. Гөлзирә дә, әбиләр дә, сеңелләр дә бик сагындылар Йолдызны. Кыш салкын килде быел. Гөлзирәнең ягарга утыны бетте.

Кыш буе төнлә авылның үзәк котельныеннан тимер чана белән арыш капчыгына салып күмер ташыды. Ничә тапкырлар бара иде шунда. Ул күмернең авырлыклары, башта янып китми чиләндерә, өйгә күмер исе чыга. Газ кертсәләр, рәхәткә чыгарлар иде инде. Ай, чиләнепләр яши соң Гөлзирә.

 – Сиңа нәрсә, Шамил, син үлдең дә шуның белән бетте. Минем ничек яшәгәнне беләсеңме соң син? – дип комод өстендә торган фотосы янына килә дә ачуланып ала.

Ялгыз хатынны аңламыйлар шул аны. Ирләрне кызыктыручылар дип уйлыйлар. Әйе, сүз дә юк, Гөлзирә бик яшьли калды ирдән. Яратыласы, яратасы килгән чаклары аның да була. Назларга төренеп яшисе, Соңгы яфрак Чулпан ӘХМӘТ сөеләсе килә. Чәчәк кебек хатын эш аты кебек тырышып тормыш көтә, сабыйлар үстерә, бал корты кебек көн-төн эшли. Анда ир хәсрәтемени? Ул балаларын укыта. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Артыгын тырышып та ташлый бугай инде. Бер ял күрми еллар буе эшлә әле син! Менә шундый уйлар белән кыш та узып китте.

Җиргә яңадан яз килде. Бик ярата шул Гөлзирә язларны. Иртән ишегалдына чыга да, язгы һаваны озак итеп иснәп, тирән сулыш ала. Ничек рәхәт! Эше күплеге гамендә дә юк. Ул эшләп өйрәнгән, утырып тора белми, көне буе йөгерә дә йөгерә. Эшендә дә өлгер, җитезлеге белән таң калдыра. Гөлшаһидәсе дә беренчене тәмамлый. Язлар Шамилне алып китсә дә, Гөлзирә язга үпкәләми. «Яз яшәргә дәрт бирә. Чирләремнән арындыра», – ди.

Б а с у л а р д а  а ш л ы к л а р өлгергән мәл. Вәли һәр иртә таң белән басуларны әйләнеп кайтмаса, һич күңеле булмый.

 – Хыяллангансың инде шул басуың белән, – дип озатты бүген дә ирен Саимә.

 – Мин чын басу кешесе, агрономның көне басудан башланырга тиеш, алтын башагым минем.

– Мин сине биииик яратам, Вәли.

– Ә мин ничек яратам!

– Ә мин ныграк.

 – Юк, мин ныграк яратам.

– Мин дә инде.

 Рәхәтләнеп ишек төбендә аерылыша алмый үбешеп торганнан соң:

– Я, бар, әйдә, басуыңа.

– Киттем, алтын бодай башагым.

Бишенчегә баручы кызы белән малае да, алтын бөртегенә тиң булган хатыны да Вәли өчен дөньядагы иң газиз, кадерле бүләк. Аңа алардан башка берни кирәкми, фәкать алар гына исән булсын, алар гына авырмасын. Җиһанда Вәли кебек кешеләр күп булсын иде. Ничек рәхәт булыр иде хатынкызга яшәве.

 Вәли басу читенә машинасын куйды да ашлыклары арасына кереп китте. Сап-сары тулып килгән башаклар, иртәнге назлы җилдә сәлам биреп, талгын гына селкенешеп куйдылар. Уңыш әйбәт булыр быел. Вәли бер башакны алды да учында уалады. Алтын бөртекле бодайларны авызына тутырды да озак итеп чәйнәде. Сагызга әйләнми, димәк, бер атнадан уракка төшәргә вакыт. Кулын каш өстенә куеп, офыкка кадәр сузылган басуны карады. Икмәк диңгезе, ал кояш нурына төренеп, иртәнге чык тамчыларында коена иде. Басу читеннән бер кочак ромашкалар җыйды, такыя үрде. Ишектән башына такыя киеп кайтып кергән әтиләрен күреп, балалар эчләре катып көлделәр. Рәхәтләнеп көлсеннәр дип, юри башыннан такыясын салмый басып торды. Аннан аны Саимәгә кигезде. Нәкъ кияүгә чыккандагы Саимәсе күз алдына килде.

 – Син бер дә картаймыйсың, алтыным, яшәрәсең генә. Миңа килгәндәге кәләш әле син һаман да, – дип битеннән үбеп алды да бер кочак ромашкаларны тоттырды. – Мин хәзер районга җыелышка барып кайтам, төшке ашка көтмәгез, кайтып җитә алмам.

 Саимәсе үтүкләп куйган аксыл чалбары белән ап-ак күлмәген киде. Капка төбенә кадәр озата чыктылар әтиләрен. Машинасына утыргач та каерылып карап китте Вәли.

Матур уйлар белән, киләчәк турында хыялланып барды, радиодан Хәния Фәрхинең «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» җырына җавап бирде. «Ниш ләп үпкәлим, мин, гомумән, үпкәли белмим. Бүген Гөлзирә апаларга да, әбигә кереп торырга вакыт булмас, үпкәләмәсләр әле. Берәр көнне килербез», дип уйлады. Җыелышта бик яхшы отчет бирде. Эшенең чын остасы инде ул, гөрләтеп кул чаптылар. Отчет җыелышыннан соң үзешчәннәр концерт куйды. Вәли дә түзмәде, менеп гармун алып, «Авыл көе»н җырлады. Зал шаккатты, ничә ел эшләп, Вәлинең җырчы икәнен белмәгәннәр бит.

 Кайтырга чыкты. Авылга җитәргә биш чакрым калган иде. Каршысына, алдагы тракторны узам дип, КамАЗ машинасы чыкты. Ничек кенә тормозга басарга тырышмасын, Вәли машинасы белән КамАЗ астында калды. Шофер, ни булганын да абайламыйча, КамАЗында утыра бирде. Тормышка, гаиләгә гашыйк, яшәр өчен генә туган Вәли күз ачып йомганчы фаҗигале төстә, уйламаган җирдән мәңгелеккә китеп барды. Үзе дә аңламый калды. Хәбәр авылга тиз кайтып иреште. Күрше хатыны Саимәләргә кереп китте.

– Саимә, әйдә әле безнең белән.

 – Кая?

 – Анда авыл тирәсендә Вәли...

– Нәрсә булган Вәли белән?

– Авариягә очраган.

 – Нәрсәәәә?..

Саимә ничек машинага чыгып утырганын сизмәде дә.

– Тизрәк, тизрәк, тизрәк дим, чап әйдә, – дип, шоферны куалады. Аның өчен вакыт бик озак үткән кебек тоелды.

Б арып җиткәндә, ГАИ да, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да килеп җиткән. Вәлине машинасын кисеп алганнар. Ап-ак чалбар, күлмәкләрдән кып-кызыл кан эчендә яткан Вәлине күргәч, Саимә аңын югалтып егылды.

 Аңына килгәч:

– Вәәәәлииииии! – дип басуларны ярып кычкырды Саимә. Үзәк өзгеч тавышка юл читенә кунган кара каргалар кычкырып очып киттеләр. – Юк, мин яшәмим, мин дә яшәмим, мин хәзер үк үләм. Миңа Вәлисез тормыш кирәкми. Нигәәәәә?.. – дип кычкырып-кычкырып елады, җирне тырмады, күккә карап, Ходайдан җанын алуын сорады. Күрше хатыны күпме генә юатса да, тынычландыра алмады.

 Бу көннәрдә Саимә беркемне, бернәрсәне күрмәде, беркемне тыңламады, теләмәде дә. Ике көн Вәли яткан карават янына урындыклардан карават ясап шунда гына ятып торды. Ашамады, эчмәде. Өченче көнне генә Вәлине җирләделәр.

– Сеңлем, алай ярамый, балаларың бар бит, – дигән Гөлзирәнең сүзенә җавабы әзер иде.

– Син алып китеп карарсың. Мин яшәмим, – диде.

Мәдинә апа үзен кая куярга белмәде. «Бар икән күрәселәрем, ике кыз үстердем, бәхет теләп ак биләүгә биләдем, кайда соң ул бәхет? Булганын да күпсендең, Ходаем»... – дип абзарда качып елады. Гөлзирә кайтып китте. Мәдинә апа Саимәсендә торып калды. Үзен генә калдырырга ярамый иде. Йә үз-үзенә кул салыр, Аллаһ сакласын, диештеләр туганнар. Хуҗасын югалткач, хуҗалык та, колхоз да, басулар да ятим калды. Гаиләсе генә түгел, авыл халкы, терлекчеләр, игенчеләр бик юксындылар Вәлине. Яңа агрономга ияләшә алмадылар. Өстәл сугып кычкырган, чит районнан килгән бу кешедән котлары алынып торды. Мондыйны күргәнмени алар? Вәли бит беркайчан кешене рәнҗетмәс, авыр, ямьсез сүз әйт мәс, кешегә пычрак атмас, яла якмас, алдашмас иде.

Сабыр булды Саимә. Ничек кенә сагынмасын, ничекләр генә еламасын, игезәкләре өчен яшәргә кирәклеген аңладымы, әллә балаларны жәлләдеме?

 – Апа, андый уйлар каян башларыңа килә? Синең бит әле эшең күп, Гөлшаһидәне кияүгә бирәсең, онык лар үстерәсең бар.

 – Бик яшисем килә дә, булмас шул. Булырдай түгел. Бер дә хәлем алга түгел, йотып булмый бит, нигә алай икән? Ашап булмый бит, – диде.

Саимә бары юату сүзләре генә эзләде. «Бөтенесе үлеп бетеп баралар, бигрәк кыска гомерле безнең нәсел. Балалар белән мин генә калып барам түгелме?» дип уйлады Саимә. Апасын югалтуны, аны соңгы юлга озатуны һич күз алдына китерә алмады. Бу югалтуның ничек авыр буласын күз алдыннан уздырганда, тәне калтырап куйды. Үләсен белә торып моңа ышануы үзе бер әҗәл иде.

Җавап тагын шул алдакчы сүзләр белән тәмамлана. Бар икән күрәселәр! Эчтән елау, тыштан көлү катыш халәт, бәрәңге бакчасына чыгу белән, үксеп елауга әйләнә. Һич туктап булмый. Хәзер тизрәк туктамасаң, күзләр кызарып чыгачак, өйгә кергәч, әни сизсә... Туктарга кирәк! Бәрәңге бакчасы өч кыз өчен елау урынына әйләнде. Көн саен яныннан кеше өзелмәде. Туганнар, авылдашлар гел хәлен белеп тордылар. Сиздермәсә дә, белделәр инде алар Гөлзирәдә каты авыру икәнен. Ләкин беркем бер сүз әйт мәде, сорашмады. Бары кызганулы караш аша гына хәл белделәр. Гөлзирәнең балалар белән көн тиз үтте. Кич җитсә генә авыруы көчәя. Төнге уколларын Гөлшаһидәсе кадады. Гөлзирә аңа Аллага ышангандай ышанды.

– Хәлемне җиңеләйтәсең, рәхмәт, кызым, – диде.

 Җәе дә җәй төсле булмады. Ике көн кояш кыздырса, унар көн яңгыр ява. Бакчаны чүп баса. Яңгырлы көннәрдә Гөлзирәгә тагын да авыррак. Җәй шулай узды быел.

Сентябрьгә керделәр. Кызларның йөрәге жу итә. Соңгы ае түгел микән? Табиб әйтте бит! Ничек кичерербез бу югалтуны? Бу куркыныч уйларны куасы килә. Китәме соң ул? Башны кайната. Бәрәңге ала башладылар.

 Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев