Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
Ахыры.
Уңды быел бәрәңге. Гөлзирә бакчага карарга чыкты.
Урындыкка йомшак мендәр салып утырттылар. Гомер буе эш дип җенләнгән хатын тыныч кына утыра аламы соң? Җыя сы, казыйсы килә, сизелеп тора.
– Ярамый бит менә шушы операциядән соң, 6 ай сакланырга диләр бит. Киләсе елга эшләп булырмы икән инде? Бу дөньяны кем көтәр, эш күп бит хуҗалыкта, – дигән сүзләре кызларының үзәген өзә.
– Ярар, балалар, керәм әле мин, әллә нәрсә авыраеп киттем.
Өйгә кертеп, яткырып куйдылар.
– Мин үзем ятам, эшләгез, бәрәңгене алып бетерергә иде тизрәк. Яңгырга китүе бар, көннәрнең дә, минем дә рәт юк, сизәм яңгыр буласын. Кайнар ризык та юк бит әле сезне ашатырга, ашау әзерләргә дә ярамыйм бит, ичмасам. Тиз генә нәрсә пешерерсез икән? – дип һаман борчыла әниләре.
– Ашау бетмәгән, бәрәңге казыганда бәрәңге ашыйбыз инде, ял ит, – дип кызлар-кияүләр янәдән бакчага чыгып киттеләр.
Тагын бәрәңге бакчасында елау. Тырыштылар, бәрәңгене алып бетерделәр, урнаштырдылар, күмәкләп эшләгәндә тиз бит ул. Базга бәрәңге керткән саен кычкырып хәлен сорыйлар.
– Әйбәт, әйбәт, эшләгез, балалар, мин әкрен ятам.
Тынычланып эшне дәвам итәләр. Бәлки терелер... Эш төгәлләнеп килә.
– Апа, бәрәңге әрчеп пешерергә куеп чыгыйм әле, ашыйсы килә башлады бит, – ди Динә.
– Син бар, кәстрүл алып чык әле, менә бу киселгән эре бәрәңгеләрне әрче, – диде Гөлшаһидә.
О зак та тормады, Динә әйләнеп чыкты да катып басып тора. Йолдыз да бәрәңге тутырган җиреннән күзен дә алмый.
– Нәрсә булды?– дип кычкырды.
– Әйдәгез, өйгә! – диюгә, өйгә ничек кереп җиткәннәрен дә сизмәделәр. Баскычны бер генә сикерделәр. Аш пешерү бүлмәсендә, нәкъ элеккечә итеп, ак яулыгын бәйләгән, сап-сары ак май белән ике таба шәңгә, ике таба йомырка белән яшел суган кыягы турап пешергән пирожкиларын майлап, хәле беткән Гөлзирә басып тора.
– Нишләвең инде бу, әни, нишләвең? Ул табаларны сиңа күтәрергә ярыймыни, кызу духовка янында нишләп торасың инде, көчең дә юк бит, ул камырны ничек бастың?
Әниләре карап торды да:
– Кара син боларны, йомырка эчендәге сарылар, әниләрен өйрәтәләр бит. Рәхмәт әйтәсе урында...
Балалар бер мәлгә телсез калдылар да көлеп җибәрделәр.
– Менә шулай, бәбекәйләрем. Сез эшләп, мин ятып тора аламмы соң? Ничә еллар шулай камыр ашлары белән сыйлый идем бит үзегезне. Исән чагымда ашатам әле, мин үлгәч, ишектән дә кайтып керә алмассыз. Әйдәгез, былбылларым, утырыгыз.
– Рәхмәт, әнкәй! Ә үлем турында бүтән сөйләмә, яме, – дигән сүзгә җавап булмады.
Ул камырларның тәмлелеге, авыз да эри. Әйе, ул – авылда иң шәп аш-су остасы. Аның ризыклары һәрвакыт сихәтле. Бик тәмле пешерә ул. Кергән кешене чәй эчермичә чыгармый. Дүрт табадан җилләр исте. Гөлзирә генә ашый алмады, шәңгәнең бер кыйпылчыгы тыгылып, бик озак ютәлләп, көчкә чыгарды. Ашый алмау аның өчен дөньядагы иң авыр газап иде. Тилмерә бит. Ай, бу яман чир дигәннәрең, нинди явыз нәрсә икән бит! Нигә өч бала анасына тигән ул? Яшәргә тиеш бит! Ул бит аларны ялгыз үстерде. Күпме газаплар күрде алар үскәндә. Авыр килгән инде, авыр килгән. Кызлар бәләкәй чакта шушы бәрәңгеләрне берүзе утыртып, алып, ташыган бит инде ул. Күз алдына китерүе дә авыр.
Сентябрь үз көенә әкрен генә салкын җилләре белән үтеп бара. Яңгыр ява. Үлән, агачлар да саргая башлады. Һәркөн иртән өй түбәсе өстеннән торналар саубуллашып уза. «Торыйк, торыйк». Зинһар, үзәкне өзмәгез, соңгы саубуллашу түгелдер бит. Җитте-е-е! Бакча кырындагы каеннарның да соңгы яфрак лары гына калып бара. Яшим дип күпме тартышты бер яфрак, ләкин ул да өзелеп китеп, җил белән каядыр очып китте. Соңгы яфрак, соңгы көзме бу?..
Бәхетле булдымы соң Гөлзирә? Адашып калган кыр казы кебек ялгызы яшәп, балалар үстерде. Сөелү, яратуларга да туймыйча яшьли генә парсыз калып, аккош күлендә ничек яшәде соң ул? Парлы кошларга карап көнләште. Бик иртә картайтты аны авыр тормыш. Чәчәк аткан чагында, рәхәтләнеп сабыйларын үстерәсе урында, Шамиле дә мәңгелеккә китте шул. «Язмыш диген инде, ә? Туасың, яшисең, тырышасың, тырмашасың, казынасың һәм... көннәрдән бер көнне син юк... Күп калмады, үләм инде мин. Бик тә яшисем килә бит! Минем әле тагын оныкларым туасы бар, бик күп. Күрә алмам инде. Ходай биргән гомеремне озайта алмыйм шул. Кодрәтем юк. Безгә ул хуҗа. Мин үлсәм, балалар нишләр инде? Гөлшаһидәмнең врач булганын күрә алсам иде дә. Белмим шул. Ул мине терелтер иде. Булды, бәхетле чакларым да булды. Өч бала таптым. Өч тапкыр әни булдым. Бәхет түгелмени? Хатын-кыз бәхетен аңлау өчен бала табу җитә». Шушы уйлары белән Гөлзирә таң аттырды. Балалар берни белми йоклыйлар. Йолдыз да бу араларда әнисендә куна кала, чөнки төнлә хәле бик начарая. Саимә дә, малларын күршеләренә карарга кушып, вакытлыча, апасына күченде. Кызы кияүдә, улы өйләнгән, икесе дә икешәр бәби үстерәләр. Йолдыз әкрен генә торды да әнисенең битенә иелде. Ничектер тыныч яткач, сулыймы икән дип тыңлады. Күзләрен генә йомып яткан Гөлзирә:
– Исән әле мин, кызым, – дип пышылдауга, Йолдыз куркып артына утырды.
– Әни, ник алай дисең?
– Юк, болай гына.
... Гөлзирәнең бүген туган көне – 60 яшь. Аллага шөкер, туган көнен күрә бит! Туганнар, дуслар җые лып билгеләп үттеләр. Бер хәле дә юк Гөлзирәнең. Бүген урыннан бөтенләй тормады. Кич күтәреп алып барып, күтәреп алып кайтып кына мунчада юындырып чыгардылар. Чиста киемне, чисталыкны бик ярата бит әниләре.
Бүген зур бәйрәм – Корбан гаете! Гөлзирә ике оныгына да Корбан сарыгы алган иде, шуны чалдылар. Динәнең улы тугач аның сөенгәннәре... Үзләре малай көтеп, кызлар алып кайткач, бу малай аның өчен бик зур дәүләт иде. Мулла абзый килеп башта азан әйтте, намаз укыды, аннан Гөлзирә аны янына чакырып алды. Үз кулы белән хәер бирде. «Яшисем килә!» диде.
Аннан Йолдызны чакырып алды:
– Кызым, олы кәстрүл белән аш ас, зур табага итен күп итеп турап, бәлеш тык. Мунча ягыгыз, бөтен кергән, килгән кешеләрне Корбан ашы ашатмыйча чыгармагыз. Олы бәйрәм бит, балам, – диде.
Аш бик тәмле булып пеште, бәлешнең хуш исе өйгә таралды. Сихәте тияр, бәлки ашап та куяр әле дип, шулпа белән әз генә бәлеш алып чыкты Динә.
– Әннекәйгенәм, нинди тәмле! Эх, тамчысын да калдырмыйча ашап бетерергә иде шушы ашны, булмый шул, балам, ашап булмый...
– Була, әнкәй, бу догалы, сихәтле аш. Әйдә, әз генә.
Шулай да ике чәй калагы шулпаны йота алды бит. Бәлешнең катысын суырды. Озак итеп дога кылды. Зур рәхмәтләр әйтте. «Бәбекәйләремнең гомерен бир, сәламәтлекләрен бир, тәүфыйк бир», дип теләде.
Көн кичкә авышты. Өй эче шомлана төште. Нигә алай икән? Гөлзирә, берәм-берәм, кызларын янына чакыра башлады. Ләкин... Исемнәрен әйтсә дә, ул аларны танымады. Күзен зур итеп ачты да: «Бәбекәйләрем, минем! Йә, анда кермәгез, анда менмәгез балалар, егылып төшәрсез, килегез, килегез монда», – диде дә телсез калды. Кызларының кечкенә чаклары күз алдыннан узды. Болын тулы аллыгөлле чәчәкләр арасында кечкенә кызлары йөгереп уйный.
Төн буе телсез ыңгырашып чыкты. Таң атты. Бакчадагы әтәчнең кычкыруы да йөрәккә тия. Гөлзирәнең авызына су гына тигезеп торалар. Бернинди хәрәкәт юк, күзләре ачык һәм еш-еш сулый гына. Бүген җомга, иң изге көн, Корбан бәйрәменең икенче көне. Гөлзирә көне буе шулай ятты. Шушылай яшь кенә килеш, әтисез ятим үсеп, әниләренең дә шулай тилмереп ятуын, үлгәнен көтү кызларының башына да килмәде бит. Нинди сынаулар бирәсең инде, Аллам! Төн җитте. Гөлзирәнең сулавы әкренәя бара. Фельдшер:
– Соңгы минутлары җимешемнең... – диде.
15 минуттан Гөлзирә тыныч кына, сабыр гына мәңгелеккә күзләрен йомды... Ике яңагыннан соңгы тамчы күз яше чыкты. Юк, еламады ул, авырып ятканда да еламады, түзде, сабыр булды. Бик сабыр иде шул. Дөнья артына тибеп өйрәтте аны еламаска.
Күрше апалардан авыр тимер караватны сөйри Йолдыз. Асфальтка сөйрәлеп, әллә нинди ямьсез, ыңгырашкан тавыш чыгара.
– Каһәр суккан карават, әнкәйне соңгы тапкыр саласы караватны болгап атасым килә, – дип үз-үзенә сөйләнә. Күзеннән туктаусыз яшь ага. Кычкырып еларга ярамый, әни борчыла диләр.
Ап-ак җәймәләрне җәеп, ак күлмәген кигезеп, Гөлзирәне караватка салдылар. Ябык, кечкенә сабый хәтле генә калды бит. Бөтен итен ашап бетерде яман чир дигәннәре.
– Авыртуларыңнан котылдың, әни, – диде Гөлшаһидә. – Бу сүзләрне әйтү ничек авыр. Котылдың!.. Әстәгъфирулла!
Туганнар, күршеләр белән соңгы төнне уздырдылар.
– Ышанасы килми... Ничек авыр икән әнине югалту, – дип елады кызлары.
Гөлзирә гомере буе берәмтекләп җыйган, кул көче белән яшәп гомер иткән, өч сабыен шунда табып үстергән, борчу-шатлыкларын бергә уздырган йортында соңгы төнен чыкты. Таң атты. Тиздән мәңгелек йортында булачак.
– Йа Ходам! Каян алыйк икән түземлекләр? – дип кызлары үксепүксеп еладылар.
Иртәнге сәгать 5тә мулла абзый белән Йолдыз зиратка менеп китте. Кайда җирлисен күрсәтергә куштылар. Кабер казучы авылдашлар килгән иде инде.
– Менә монда җирләргә кирәк. Бу зират тау битенең иң югары өлеше, монда яктырак. Әни караңгылыктан, салкыннан, үзе генә калудан курыкты. Менә шушында, – диде Йолдыз.
Гөлзирәне юарга әзерлиләр. Ак халатлы апалар әкрен генә соңгы туена ак күлмәк тегәләр. Өй эче ак нур белән тулды. Көннең җылылыгы, кояш нурлары өй эченә кереп Гөлзирәне төрде. Ниндидер сафлык иңгән иде ул көнне өйгә. Оҗмах бу, оҗмах нуры бу, диештеләр.
Берүк, шулай гына була күрсен. Гөлзирә оҗмах кошы бит ул! Урамга, ишегалдына кеше сыймады. Барысы да елый, кызгана. Җәй буена да шундый ямьле көн булмады. Менә кыздыра бүген.
– Әйбәт иде шул, бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын, – диештеләр.
Җеназа укылып, дога кылып бетерүгә күтәреп алып чыгып та киттеләр.
– Ай Ходаем, шулай тизме? Бу ни хәл бу, күрми дә калабыз бит. Йа, Аллам, беркемебез дә калмады бит. Нигә без болай ятим соң? Әни, Әни, Әнием!..
Кояш сүнде. Әйе, бүгеннән кызлар өчен кояш сүнде. Әни исемле з-у-у-р кояш сүнде! Ул хәзер бары минут саен елларны бәйләп, вакытларны бик тиз уздыручы хыял гына булып кала. Аны күрәсе килү, аның белән булган вакытларны искә төшерү, һәркөн төшкә керсен иде, бер генә булса да сөйләшсен иде дигән теләк белән яшисе генә кала. Өй эче буп-буш. Гөлзирә яткан карават та, эт тә, мәче дә, тавыклар да, бар хуҗалык ятим калды. Гүя алар да кушылып елый. Хәтта капка да, гомер шыгырдамаганны, тыгызланып, шыңшып ачыла башлады. Нишләргә инде хәзер? Туган йортны ачып кергән саен, тагын да кыенрак булачак икән бит. Монда хәзер беркем көтми. Хәер, күршеләре кызлар өчен «үлеп» торалар.
– Кайтыгыз, өегезгә кайткандай кайтып йөрегез, – дигән сүзләр юата-юатуын.
Балалар, җыелышып, зиратка менделәр.
– Әни.... Йоклыйсыңмы? Тыныч йокла, газизебез безнең. Исәнме, әти! Син дә йоклыйсыңмы? Әнкәй белән күрешкәнсездер. Хәзер сез – бергә. Безне таптыгыз да яшь кенә килеш ташлап киттегез. Без ничек яшәргә тиеш инде? Яткан урыннарыгыз йомшак, нурлы булсын. Амин. Мин дә, Динә дә икенче бәбиләребезне көтәбез. Гөлшаһидәнең кияүгә чыкканын да күрмәдең, әнием, бәгърем. Ул теге син яраткан хирург егеткә кияүгә чыкты. Киявең бик әйбәт, кайгырып ятма, – дип бик озак дога укыды Йолдыз.
Кабер каршындагы каенның берничә генә яфрагы калган. Башта коелганнары Гөлзирәнең каберен кап лап, алтынсу төскә керткән иде. Алма бакчасындагы теге тәмле алмагач быел бер алма да бирмәде. Салих абый да инде күптән гүр иясе. Гомумән, Шамил үлгәннән соң, Гөлзирәнең ул алмаларны күргәне дә булмады. Минем алмагачымның бер яфрагы да коелырга тиеш түгел дисә дә, алмагач яфракларын бик иртә койды. Соңгы каралып беткән яфрагы асылынып торды да өзелеп төште. Җиргә алтмыш тапкыр язлар килеп, алтмыш тапкыр җәйләр килеп китте. Ә бу алтмышынчы көз Гөлзирә өчен соңгы көз иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев