ХУР КЫЗЛАРЫ
(Шул исемдәге яңа романнан өзек)
Кем аның җанын беренче булып уятыр, Рафинадның кызыл розаларымы, Гаязның көчле, ышанычлы күкрәгеме?
Ишек ачылды, Әдинә икән.
– Мин кайттым,– диде ул гаепле тавыш белән. – Өйдә туры килмәде подрушкам.
Тулай торак бүлмәсендә икесе генә бикләнгән Зөбәйдә белән Гаяз аны нигәдер икесе дә куанып каршы алдылар. Югыйсә, мәхәббәт уены өчен иң кулай чак иде бит инде!..
Тагын бер кат утырып чәй эчтеләр. Әдинә җәеп тә тормыйча гына үз караватына ауды һәм йокымсыраган тавыш белән:
– Иптәшләр, минем йокы каты, мине монда бар дип тә уйламагыз!– диде. Һәм беравыктан сулкылдый-сулкылдый үксергә кереште:
– Мин өйрәнгән инде, балачактан ук. Әти булмагач, авылга килгән һәр кунак абый безгә туктала. Алар әни белән...Төне буе, төне буе...
Гаяз курткасын эләктерде дә мәче кебек сак кына басып чыгып китте. Зөбәйдә егетне озата чыкты. Алар балконда шактый озак серләшеп тордылар.
– Карале, шәһәрдә йолдызлар юк дип уйлап йөри идем мин. Бар икән ич! – диде кыз, шатланып.
– Нишләп булмасын. Алар барысын да белеп-күреп тора.
– Барысын-барысын дамы? – дип кеткелдәде кыз, кытыклангандай. – Безнедәме?
– Безне алар әллә кайчан күреп алды инде.
– Нәрсә диләр безнең турында?
– Зөбәйдә бигрәк чибәр кыз икән диләр!
– Оялтасың, – диде кыз акрын гына һәм башын Гаязның күкрәгенә куйды.
Гаяз кинәт:
– Зөбәйдә, син бик матур җырлыйсың бит, музыканы да чамалыйсың. Әйдә икәү бергә җыр язабыз! Мәхәббәт җыры! – дигән тәкьдим ясады. Әлеге фикер Зөбәйдәгә дә кызык булып китте.
– Мин риза, – диде ул, шатланып.– Туйда... Кыз тукталып калды, йөзе комачтай кызарды, колаклары ут булып янды. Гаяз, аның сүзен элеп алып:
– Ие инде, безнең туйда җырларбыз!Сүзләрен үзем язам. Син көен.
– Риза, риза! – дип куанып кабатлады Зөбәйдә.
– Менә тыңла, алайса, беренче куплет әзер дә инде:
Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр,
Синең күзләр дияр идем мин.
Сиздермичә, белдермичә генә
Күңелемә үтеп кердең син.
Покага шул.
Сүзләр Зөбәйдәгә бик ошады.
– Ә калган сүзләре?
– Уйлыйм, эзлим.
– Алайса, мин дә көй эзли торам. Уйлап тапкач, калган сүзләрен әйтерсең! – диде кыз, Гаязга сыенып.
Гаяз төнге күктән чөкерәеп үзләренә карап торган йолдызларга күз кысты. Алар шул көнне беренче мәртәбә үбештеләр һәм яңа җырга берсе сүзләр, икенчесе көй эзләргә сүз куештылар.
Әдинә белән Майя бүлмәдә йокламыйча аны көтеп яталар иде. Зөбәйдә кайтып керүгә, икесе дә аны әрләргә керештеләр. Әдинә, – ул аны авылда чакта ук үз эченә бикләнгән бер йомыкый дип уйлый иде, – акыл сатырга кереште:
– Егетне ычкындырасың бит болай!
– Точно колак кагасың! – дип аңа Майясы кушылды.
Зөбәйдә аптырап аларга карады.
– Ты что, Зуля, ты как коза на афишу?! Тогда аңлатам, подрушка! Гаяз белән күпме очрашып йөрисең инде, кул тотышудан узганыгыз юк ахры?!
– Аңа синең платонический мәхәббәтең кирәк түгел! Секс кирәк и шуның белән бәйләп тотып була кияүгә чыкканчы егетләрне!
– Дөрес әйтә Әдинә. Алайса, читтә гуляйт итә башлаячак ул, менә күреп торырсың! – дип, Майя аның сүзләрен куәтли.
Әле кичә генә авыл капкасыннан чыгып киткән бу ике ялан тәпиле чебеш, кара, ничек сөйләшә башлаган! Аңа акыл өйрәтеп маташкан булалар! Зөбәйдә аларны урнаштырды, сыендырды үз янына ансамбльгә сөйләште! Зөбәйдә кызарынды, бүртенде, тик җавап бирерлек сүз таба алмады. Майя канына тоз салуны дәвам иттерде:
– Атасы кебек правильный булмакчы була ул!
Зөбәйдәнең түземлеге төкәнде:
– Марш моннан икегез дә! – дип кычкырды ул һәм караватындагы мендәрне алар ягына очырды. Үзенә мендәр килеп тигән Әдинә сикереп үк торды:
– Урнаштырган, имеш! Сыедырган ди анда берәүләр! Үзе «мэрс» та гына йөри! Бушка гына утыртып йөртәләрме сине андый машинада?!Кара ул крутой телефоныңны! Кыйммәтле лифчикларыңны!.. Ник безне дуракка саныйсың?! Нишләп безне дә сөйләшмисең? Нишләп таныштырмыйсың крутой абзыйлар белән?!
– Ялынма шуңа, Әдинә! Үзебез танышабыз! Аннан кай җиребез ким безнең!
– Ул да әллә кайчан «правильный» түгел инде! Беләбез, күрәбез ич! Просто безне кампаниягә кертәсе килми!
Зөбәйдә чак кына тынычлана башлады, ләкин тел очындагы зәһәре бетмәгән иде әле. Ул бу юлы җикеренмичә генә:
– Икегез дә очасыз иртәгә үк!–диде һәм, одеалын башыннан ук бөркәнеп, караватка ауды. Тегеләр хихылдашып көлә-көлә һаман телләренә салынды:
– Синнән сорап торган ди, бар!
– Ә мин китәм! Иртәгә үк берәр «мэрси, мэрс» табам да! Монысын Майя әйтте һәм ишекне бәреп диярлек чыгып китте.
- Шәп машиналы абзыйга утырып йөрү акча эшләүнең менә дигән җае икәнен мин үзем дә беләм!-дип еламсырап калды аның артыннан Әдинәсе. Зиннур Хөснияр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев