1 апрельдән «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасына язылу башланды
Бу елның беренче яртысында 1700 дән артык абунәче безнең газета укучыларыбыз булып тора.
Икенче яртыеллыкта район газетасына бәя беренче яртыеллык дәрәҗәсендә кала һәм 6 айга 761,88 сум (физик затлар өчен) һәм 851,88 сум (оешмалар өчен) тәшкил итә. Бу язылу кампаниясенә редакция ярты елга 500 сум бәясеннән альтернатив язылуны дәвам итәчәк. Редакциябездә язылган газета укучылар җомга көннәрендә төштән соң газетаның яңа санын үзләре килеп ала алачак. Ә зур коллективлар (РҮХ, райгаз, электр челтәрләре, гимназия, урта мәктәп һ.б.) «альтернатива» буенча язылса, газетаны үзебез китерәчәкбез. 5 апрельдә исә түбән бәядән (6 айга 671,28 сум) район газетасына ташламалы язылу декадасы старт ала. Безнең газета атнага бер тапкыр 20 битле булып чыга (шуларның 8е - Яңа Чишмә районы яңалыклары). Хөрмәтле абунәчеләр! Без сезне почта бүлекчәләрендә һәм редакциябездә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев