1 июньдә Яңа Чишмә районының «Беренчеләре» Казан шәһәрендә «Ялкын Фест»та булганнар
«Ялкын» журналының 100 еллыгына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган фестиваль Казан Кремлендә узган.
Бәйрәм «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә оештырылган һәм бөтен Татарстаннан 5 меңнән артык баланы берләштергән.
Алар мәдәни-күңел ачу чараларында катнашканнар, кулинар остаханәләрдә булганнар, блогерлар белән очрашканнар, күңелле скетч геройларына әверелеп, зур буяугычны буяганнар, төрле еллардагы «Ялкын» журналы күргәзмәләре белән танышканнар.
Шуннан соң балаларны командаларга бүлеп, квест үткәргәннәр. Кулларына карта алып, балалар дус команда булып станцияләр буйлап хәрәкәт иткәннәр һәм баллар җыйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев