Реклама
Район яңалыклары
10-23 августта Яңа Чишмәдә «Җәяүле» профилактик чарасы узачак
Агымдагы елның 7 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше һәлак булган, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган кешеләрнең 24,5% ын тәшкил итә, шул ук вакытта июльдә җәяүлеләрне бәрдергән вакытта һәлак булучылар саны, узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 33,3% ка (8, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (АППГ) 6га арткан.
Җәяүлеләр өчен йөрү урыннарында 241 җәяүлене бәрдерү теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган. АППГ белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 8,1% ка (АППГ-233), һәлак булучылар саны 2,7% ка (АППГ - 3) һәм төрле җәрәхәтләр алучылар саны 5,2% ка (АППГ-231) арткан.
Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң күп очрагы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта бу киемдә яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр.
2021 елның 10-23 августында Яңа Чишмә районы территориясендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Җәяүле» профилактик чара узачак. Аның кысаларында җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, тиеш булмаган урыннарда җәяүлеләр тарафыннан юл аркылы чыгу, светофорга игътибар итү-итмәү, җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану-кулланмауларына бәйле хокук бозуларны профилактикалау эше, җәяүлеләр инфраструктурасы зонасында урам-юл челтәрен карап тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев