Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

10 июльдә «Гөрләп яшә, авылым - Чаллы Башы» дип исемләнгән авыл көне булып узган

Кунакларны үзбәк пылавы, самавырда кайнаган чәй һәм татлы ризыклар белән сыйлаганнар.

«Бәйрәмне театраль күренеш белән «Заман» халык театры башлап җибәрде. Мини - спектакльдә авылыбызны саклап калу турындагы фикерләребезне җиткерергә теләдек»,- дип яза редакциябезгә Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире  Илсөяр Дәүләтшина.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга бәйрәмгә Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризовлар килгән. Алар бәйрәм белән котлап үзләренең бүләкләрен тапшырганнар. Гомумән алганда, авыл халкы иганәчелеге белән үткәрелгән авыл көне бүләкләүләргә бай булган. Иң үрнәк гаилә исеменә Илсур һәм Гөлшат Ибраһимовлар, Заһид һәм Лидия Гайфетдиновлар лаек дип табылган, үз эшләренең осталары дип 42 ел шофер хезмәтен башкарган Фәргать Сәлахов, механизатор Сәгыйть Сөнгатуллин, сыер савучы Венера Шәраповалар танылган. 45 ел бергә яшәгән парлар: Фәрит һәм Тәнзилә Вафиннар, Фәнис - Альфира Әхмәдиевлар, Ринат - Фәрзәнә Минабетдиновлар сапфир туйлары белән тәбрикләнгән. Авылның өлкәннәре Мәрьям апа Мөхәммәтҗанова һәм Әсәдулла абый Гыйльманов, шулай ук иң нәни авылдашлары - Муса Нуретдиновлар да читтә калмаган. 
Бәйрәмдә шулай ук 9, 11 нче сыйныфларны тәмамлаган укучыларны да бүләкләгәннәр.
«Авылыбызның имам -хатыйбы Фәнил хәзрәт вәгазь  һәм сурәләр укып, динебезнең үсүен, иманыбызның ныгуын теләде. 
«Ритм» бию төркеме бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. Кайткан кунакларның сагыну-сагышларын «Наз» ансамбле җырлары үзенә сыйдырган иде. «Талир тәңкә» ветераннар ансамбле авыл көненең төп артистлары дисәк тә ялгыш булмас. Алар башкаруындагы нәфис сүз, бию, җырлар барлык халыкның күңеленә хуш килде. Ә «Халыклар дуслыгы һәм туган телләр» елына багышланган «Халыклар дуслыгы» биюе аерым игътибарга лаек: татар, мари, башкорт, үзбәк, рус халыклары бер сәхнәдә, афәрин «Талир тәңкә»! 
Килгән кунакларны үзбәк пылавы, самавырда кайнаган чәй, тәм-томнар көтеп торды.
 Авыл көненең икенче өлеше кичке якта яңа сулыш белән дәвам итте. Урам ярышлары, кызыклы уеннар, җыр-биюләр, үзешчәннәр концерты татар дискотекасы белән ялганып китте», - дип яза И. Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев