11 һәм 12 ноябрьдә Яңа Чишмәдә «Тонировка» ЮХИДИ бүлеге рейды уза
Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бөтен җирдә «Тонировка» рейдлары үткәрә.
ТР Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Айрат Сатдаров хәбәр иткәнчә, тонировкасы ГОСТ таләпләренә туры килми торган пыялалы транспорт чараларын йөртүчеләргә (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.5 ст.3.1 өлеше буенча җаваплылыкка тарту яный.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кисәтә: алгы ян тәрәзәләре «тонировкаланган» автомобиль белән идарә итүнең кабат фактын ачыклаганда, машина йөртүчегә карата КоАПның 19.3 статьясы 1 өлеше буенча административ материал төзеләчәк, ул хәтта 15 тәүлеккә кадәр административ арестны да күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев