Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

11 ноябрьдән 15енә кадәр Яңа Чишмә районында «Европа сыйфат атнасы» акциясе узачак

Бөтендөнья сыйфат көне быел 14 ноябрьдә билгеләп үтелә.

11 ноябрьдән 15енә кадәр Яңа Чишмә районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар уздырачак. Бу кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, базарларда кизү тору, кулланучылар дегустацияләре. Алар сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Ел саен мондый чаралар Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе белгечләре һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә үткәрелә.

15 ноябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге телефоны буенча 8(84342) 5-49-85  «Кайнар линия» оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев