12 июльгә Татарстанда COVID-19ның 22957 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 50се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 28 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 18, Яр Чаллыда - 17, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә районнарында – 1әр очрак, Азнакай, Мөслим, Түбән Кама районнарында – 2шәр, Тукай районында – 5 очрак телкәлгән.
Барлык чорда 20455 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 6сы - узган тәүлектә.
Барлыгы 664686 кешегә вакцина ясалган, шулардан 438114 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев