14 июльгә Татарстанда COVID-19ның 23047 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 47 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 45се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 30, Яр Чаллыда - 4, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Саба районнарында – 1әр, Азнакай, Алексеевск районнарында – 2шәр, Лаеш районында – 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 20621 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 51е - узган тәүлектә.
Барлыгы 688281 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш 10 303), шулардан 439857 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев