15 февральдә Яңа Чишмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган митинг булып узды (видео)
Әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында хәрби локаль конфликтларда катнашкан якташларыбыз, мәктәп укучылары - яшьармиячеләр, учреждение һәм оешмалар хезмәткәрләре җыелды.
2022 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан тулысынча чыгарылуына 33 ел тулды. Бу сугышта, үзенең интернациональ бурычын үтәгән 15 меңнән артык солдат һәм офицер һәлак булган. Яңа Чишмә районыннан Әфганстанга 89 якташыбыз киткән, бишесе әйләнеп кайтмаган. Бүгенгесе көндә аларның 31е генә исән.
-Без алар хакында сөйлибез икән, димәк күңелләрдә алар турындагы истәлек саклана дигән сүз. Сугыш анда катнашкан кешеләрнең күңелендә мәңге яшәячәк, аны беркем дә онытмаячак, чөнки сугыш тарихы солдатлар һәм офицерлар каны, әниләрнең күз яшьләре белән язылган, - диде митингны ачып, район башлыгы Вячеслав Козлов.
Ул Әфган, Чечня сугышында һәм башка «кайнар нокталар»да сугышкан ветераннарга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләде.
Әфганчылар һәм башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виктор Калмыков район башлыгына ветераннарга медицина тикшерүе буенча махсус программа булдыруда ярдәм итү турында мөрәҗәгать итте. Чөнки теләсә нинди сугыш эзсез узмый, анда катнашучыларның сафы елдан - ел сирәгәя.
- Сугышка киткәндә, үзебезне кызганмадык, безне озаткан әниләребезнең күз яшьләре генә йөрәкләрне әрнетте, бу 33 ел эчендә күпме дусларыбызны югалттык, шул исәптән соңгы елда да, - дип дулкынланып сөйләде Әфган сугышы ветераны Марат Садыйков. Ул Яңа Чишмәдә сугышчы-интернационалчылар паркының бик матур булуы турында да әйтеп үтте. Ветеран Вячеслав Козловка бүләк итеп «Время мужчин» дип исемләнгән китапны тапшырды, аның авторы - Әфганстан сугышы ветераны Юрий Мещеряков.
Митингка килүчеләргә шулай ук район ветераннар советы рәисе Александр Скоков та мөрәҗәгать итте.
Митингта катнашучылар сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар. Аннары ветераннарны район мәдәният йортына совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган концертка чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев