16 сентябрьдә — «Татарстан кроссы — 2023»
Район яңалыклары

16 сентябрьдә — «Татарстан кроссы — 2023»

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 2023 елның 16 сентябрендә Яңа Чишмәдә «Татарстан кроссы — 2023» чарасы узачак.

Җиңел атлетика узышы Ленин урамында сәгать 10да башлана. Старт «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе бинасы яныннан биреләчәк.

1 — 4 сыйныф укучылары өчен дистанция 500 метр (старт — гимназия яныннан), калган укучылар һәм өлкәннәр өчен — 1000 метр. Финиш — спорт мәктәбе янында.

Барлык катнашучылар да табиб раслаган гаризаларны бирергә тиеш.

Күрсәтелгән нәтиҗә ГТО нормасына кертелә.

Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү номинацияләр буенча башкарылачак:

-иң олысы (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында)

— иң яше (балалар арасында)

— спорт гаиләсе.


Нет комментариев