Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

17 июльдә Әдәмсә авылында гомер итүче Исмәгыйлева Зәмзәмия Гыймай кызына 90 яшь тула

Халыкта "Язмыштан узмыш юк", дигән әйтем бар. Әмма оптимист кешеләр язмышка буйсынырга теләми. Бу язманың герое Зәмзәмия Исмәгыйлева да шулай яшәгән.

Зәмзәмия әби Әдәмсә авылында гомер итүче Хәкимовлар гаиләсендә икенче бала булып туган, өлкән апасы белән алар тагын дүрт эне-сеңелләрен карашып үстергәннәр. Сугыш башланганчы ул әнисенә  колхоз эшендә дә ярдәм иткән: атлар абзарында азык өләшкән, араннарны чистарткан, көтү көткән. Әтиләрен сугыш башлануга ук фронтка алганнар, бәхеткә, ул исән-сау әйләнеп кайткан. Тик моңа кадәр 4 ел гомер үткән: ир-атлар сугышта булганда, тормыш авырлыгы да, җиңел булмаган колхоз эше дә, әлбәттә, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Зәмзәмия әби исә 12 яшеннән сыер савучы булып эшли башлаган. Төркемендәге 12 сыерны ул кулдан сауган.

«12 яшьлек бала өчен сыер саву, әйтергә кирәк, җиңел эш түгел­ – мин сыер имчәген икекуллап тарттым, чөнки бер кул белән моны эшләргә көчем җитмәде», - дип сөйли Зәмзәмия әби. Өлкән апам ул вакытта дуңгыз фермасында эшли иде инде. Шуңа күрә гаиләбез икмәккә тилмермәде, хәйран тукланмасак та, ач тормадык, Аллага шөкер. Әти сугыштан кайткач, тормыш җиңеләйде. Ул сугыштан соң колхоз фермаларын, складларны торгызып акча эшләде, үзебез өчен дә яңа йорт салды, чөнки кул эшенә оста иде.

Миңа 23 яшь тулгач, әтием мине, үзем теләмәсәм дә, кияүгә бирергә карар кылды, юкса миңа болай да рәхәт иде:  эшемдә хөрмәт итәләр, ә өйдә яраткан әнием һәм гаиләм. Әтидән: «Нигә мине чит гаиләгә бирәсең? Безнең йортта миңа урын беттеме әллә?»,- дип сорасам да, минем күз яшьләремә ул битараф булып калды, шулай итеп мин күрше авылга  барып эләктем. 4 айдан соң иремнән китеп, өйгә кайттым,  әтинең кырыс карашына: «Мин яратмыйча яши алмыйм. Ни хакына яхшы кешенең тормышын бозыйм соң әле»,- дидем. Әти үз хатасын аңлады. Ә тиздән мин бала көткәнемне белдем. Раиф 1955 елда туды, улыма исемен бабасы кушты. Бала чагында Раиф еш кына бабасы янында кала иде, ул аны күп нәрсәгә, шул исәптән төзелеш эшенә дә өйрәтте.

Авылдашы, күп еллар Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Любовь Котова, алар арасында яшь аермасы зур булуга карамастан,  Зәмзәмия әби белән дус, юбиляр бары тик Любовь Степановнага гына үзенең күңелен ача. Үземне кызыксындырган «Ни өчен ул башка кияүгә чыкмаган?»  ДИГӘН сорауга җавап алу өчен, мин аның ярдәменнән файдаландым.

- Барысына да парлы булып яшәргә димәгән бит инде, язмышым шулдыр, - дип җавап биргән аңа Зәмзәмия апа. «Башка егетләрнең яучыларын да кире бордым: мәхәббәт булмагач, кияүгә чыгуның файдасын күрмәдем. Улымның әтисе яхшы, мәрхәмәтле, эшчән кеше иде, тик улыбыз туса да, мин аның тормыш юлдашы булырга теләмәдем,  ул яңадан кушылырга үгетләсә дә. Яратмыйча тормышка чыгуның мәгънәсе юк, минемчә. Бердәнбер яраткан ир заты – улым булды. Мин ялгыз түгел идем.

Раиф Мәскәүгә («Олимпиада-80»гә Олимпия шәһәрчеге төзегәндә) яки Казанга киткән чакларда, эш белән вакытны үткәрдем. Командировкага килүчеләрне фатирга кертеп, алар өчен әни кебек булырга тырыштым: ашарга пешердем, керләрен юдым. Улым шәһәр кызына өйләнде һәм озак вакыт Казанда яшәде. Анда хәзер оныгым Рузия яши, мин аны бик яратам. Раиф белән Сабина аерылышсалар да, Рузия мине онытмый, еш кына балалары белән кунакка кайта. Күчтәнәчләр алып килә, өебезне яңа пәрдәләр, япмалар белән бизи. Миңа берни дә кирәкми, тик бүләкләреннән баш тартмыйм, ул бит моны чын күңелдән эшли», - дигән ул Любовь Котовага.

Зәмзәмия әби тыйнак булуы аркасында үзе турында сөйләргә яратмый. Шуңа күрә бу хакта Любовь ханым бераз сөйләргә булды: «Зәмзәмия апа 30 ел сыер савучы булып эшләде. Тырыш хезмәте өчен аны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр һәм, хәтта, премия дә бирделәр (йорт төзү өчен материаллар). Ә йортны аңа әтисе төзеде. Зәмзәмия апаның гомуми хезмәт стажы 50 елдан артык. Өстәвенә, ул һәрвакыт үз хуҗалыгында мал-туар тотты: сыер, сарыклар, кәҗәләр һәм күп төрле кош-кортлар асрады. Аның ишегалды биш ел элек кенә бушады әле.

Күп тапкырлар авыл һәм район Советлары депутаты итеп сайланды, - дип дәвам итте сүзен Любовь Котова, - депутат буларак, иптәшләр судында яклаучы иде, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә актив ярдәм күрсәтте. Колхозга килгән комиссия әгъзалары, ревизия үткәрүчеләр һәм төрле начальниклар һәрвакыт аның өенә кереп ашарга яраттылар. Ул бик яхшы пешекче - төрле камыр ризыклары остасы буларак дан тотты. Элеккеге елларда авылда бер генә тантана да аның пирогларыннан башка узмый иде. Ул ялгыз булмады, һәрвакыт эшләде һәм кешеләрне кайгыртты. Авылдашларның Зәмзәмия апага карата хөрмәтләре зур, чөнки ул һәрвакыт игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше. Бүгенгесе көндә Зәмзәмия апа һәм аның улы, Раифның  әтисе ягыннан энеләре белән тыгыз аралашалар. Алар дус яшиләр, авыр минутларда да бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Зәмзәмия апа моның өчен бик шат һәм аларның һәркайсына чиксез рәхмәтле».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев