18 ноябрьдә Яңа Чишмәдә үткән ярминкәдә 1 миллион сумлык продукция сатылган
Яңа Чишмәдә кабат авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Ярминкә үтәсе урынга сатып алучыларның караңгыдан ук, ә сатучыларның алардан да иртәрәк килүләренә бу юлы да инандык. Ит чабу, үлчәү һәм исәп-хисап ясау прилавкаларда урнаштырылган аккумулятор батареяләре ярдәмендә башкарылды.
- Без урын алырга һәм барысын да тезеп, ашыкмыйча гына урнаштырып куяр өчен иртәнге сәгать 4тә килдек, - диде Акбүредән ШЯХ хуҗасы.
Шулай итеп, ярминкә мәйданчыгы беренче сатып алучыларны каршы алды. Бу юлы да, көн бик салкын булуга да карамастан, ярминкәгә килүче халык байтак иде. Салкын булгач, алып килгән тере балыклар (сазан - килограммы 300 сум, карп - 250 сум, кәрәкә - 100 сум) тиз арада бәс белән капланды һәм күз алдында яңа туңдырылганга әверелде.
- Без алтынчы яртыда килдек, - дип сөйләде Горшководан Любовь Госсаметдинова, - 230 сумнан 0,5 л каймак, килограммы - 320 сумнан тавык, 550 сумнан - үрдәк, 650 сумнан - каз, 450-500 сумнан күркә түшкәләре, шулай ук каз (400 сум), тавык (220) эч-башлары, дистәсе 130 сумнан йомырка, каз мае (500 сум/кг) алып килдек.
- Бездә 600 сумнан ысланган сало, 550 сумнан тозлысы, 250 сумнан дуңгыз бавыры, 430 сумнан дуңгыз фаршы, килограммы 350 сумнан дуңгыз ите бар, - дип үз товарын тәкъдим итте Яңа Иванаеводан Людмила Хорькова.
Рус Чабаксарыннан Алексей Пищальников умартачылык продукциясен тезеп куйган. Контейнерларга салынган бал (4,5 кг - 1200 сум), кәрәз (170 сум), перга (бал икмәге), серкә (пыльца), бал белән буталган перга, спиртлы төнәтмә, прополис һ.б. Алексей һәр сатып алучыга әлеге төр продукцияләрнең ничек кулланылышы хакында да җентекләп аңлатып торды.
Яңа Чишмә маен билгеләнгән вакытка 12 тартма алып килделәр, сәгать ярымнан алтысы гына калды. Майны урында кисү мөмкин түгел иде, чөнки туң май вак кисәкләргә ватылачак, шуңа күрә халык майны тартмасы белән генә сатып алды.
Сөлчә-Баштан Гөлнара Ломанова бик күп продукция алып килгән: каймак, күркә һәм сыер итеннән «холодец» (0,5 л контейнерда - 200 сумнан), кырт, сыер ите, үрдәк түшкәләре, кулдан киселгән токмач һәм башкалар.
Ит алдагы ярминкәгә караганда да күбрәк иде һәм бу юлы да аны сатып алучылар байтак булды. Мәсәлән, иртәнге сәгать алтыда Чертуштан Ильяс Гаризов алып килгән 250 кг үгез итенең сәгать сигезләр тирәсендә уннан бер өлеше генә калган иде. Итне ун урында саттылар. Майлы һәм майсыз, сөякле һәм чиста йомшак кисәкләрне үзеңә ничек кирәклесен сайларга мөмкин иде.
Итлеккә 2,7 кг-лы һәм аннан да югарырак авырлыктагы бройлерлар да бар иде. Күпләр йомырка салучы тавыклар алып килүне сораганнар, әмма, Акъярдан тере тавыклар сатучы аңлатканча, быел алар дефицит икән, чөнки кош фабрикалары чебиләр чыгармаган, диярлек.
«Яшелчә оҗмахы»н, һәрвакыттагыча, Акъярдан Фоат Госсаметдинов алып килгән, шуңа өстәп ит һәм сөт тә бар иде.
-Яңа һәм маринадланган, берничә төрле ачыткылы кәбестә: традицион ясалганы да, хрен, бал кушылганы да, чөгендер белән тозланганы да бар, - дип сөйләде аның хатыны Резедә. - Сөт продукциясеннән: каймак, кырт, эремчек, сөт, кайнаткан сөт. Яшелчәләрдән - помидор, сарымсак (100 һәм 200 сумнан), кишер. Шулай ук тавык ите, каз ите, сыер ите, сыер итеннән фарш һәм күбекләнми торган үсемлек мае да алып килгәннәр.
Барысын да яхшы саттылар, сәгать тугызлар тирәсенә кәбестә савытлары бик тиз кимеде.
- Мин теге юлы мондый кәбестәне сатып алган идем, бик ошады, - диде сатып алучы. - Бүген кабат шуны алырга дип килдем. Алыгыз, үкенмәссез!, диде безгә дә.
Көн бераз җылына башлады һәм халык хәрәкәте дә җанланды.
Мамадыш сатучылары яңачишмәлеләрне үзләренең бай ассортименттагы товарлары белән сөендерә. Аларда җаның ни тели, шул бар: төрле сырлар, колбасалар, ысланган ризыклар, балык (ваклары да, зурлары да, тозлысы да, туңдырылганы да), атланмай, тозлы һәм ысланган сало дисеңме - барысы да бар.
- Ярминкәдән канәгать, - диде Яңа Чишмәдән Лилия Гыйззәтуллина. - Каймак, ике төрле колбаса, сыр сатып алдым. Ярминкәнең яңа урыны ошый, мин яшәгән өйгә дә якынрак.
Яңа ярминкә үткәрү урынын төзекләндерү турында халык фикере төрлечә:
- Урыны бик яхшы, мәйданны асфальтларга, яктырткычлар урнаштырырга гына калды, - диде Красный Октябрьдән Николай Зубов. -Һәм җилдән саклану өчен (болыннар ягыннан) койма белән тотып алырга кирәк.
- Авылның Үзәк урамыннан ераграк булуы бик кызганыч анысы, - диде кайбер сатучылар. - Әмма, вакыт узу белән ияләшербез әле.
Кайберәүләр ярминкә урыны итеп элеккеге күмәртәләп сату базасының буш бинасын кулланырга тәкъдим итте.
- Биредә, һичшиксез, асфальт түшәлергә тиеш, - диде Фоат Госсаметдинов. - Монда тигезсезлекләр бик күп. Биредә һич уйламаганда егылырга да була. Игътибар иттегезме, ярминкәдә әбиләр бөтенләй күренми?! Бөтен периметр буенча койма ясарга, яктырту лампочкалары кирәк. Бөтен мәйдан өстендә чатыр урнаштырырга, ягъни базарның түбәсе булырга тиеш. Менә ул вакытта чын сәүдә мәйданчыгы булачак. Ә ярминкәләргә килгәндә, анысын ешрак үткәрергәдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев