Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2 гыйнварда Яңа Чишмәдә «Киез итек бәйрәме» дигән күңел ачу чарасы булып узган

Район үзәге халкын һәм кунакларын саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырганнар

2 гыйнварда РМЙ мәйданында яктыртылган төп чыршы һәм боздан ясалган  Яңа ел композицияләре янында «Киез итек бәйрәме» дигән Яңа ел чарасы булып узган.  Балаларга бозлы таудан шуу, Кыш бабай белән хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, нәниләргә – тылсымчыга шигырь сөйләү, Куян һәм Бүре белән фотосессия, башка уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителгән.

Мәдәният хезмәткәрләре район үзәгендә яшәүчеләргә театральләштерелгән тамаша, бию һәм әйлән-бәйлән күрсәткәннәр, баянга кушылып җырлар һәм такмаклар җырлаганнар.  Моннан тыш, рәсемле киез итекләр һәм рус сувенирлары күргәзмәләре оештырылган. Сувенирларны сатып алу мөмкинлеге дә булган.  Бәйрәмнең төп җыры итеп, әлбәттә, «Валенки» җыры сайланган.

Яңа Чишмә районы иң яхшы Яңа ел бизәлеше һәм Яңа ел чараларын иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында катнаша. 2 гыйнварда  Шахмай авылында һәм Яңа Чишмәдә үткән Яңа ел чараларына килгән республика комиссиясе, районны ( призлы урынга дәгъва кылучы буларак) югары бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев