Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2 октябрьдә Яңа Чишмәдә көзге ярминкә булып узды

Гадәттәгечә ул Өлкәннәр көненә туры китереп оештырылды.

Узган ярминкәдәге кебек соңга калучылар булып калмас өчен, яңачишмәлеләр бу юлы мөмкин кадәр иртәрәк килгәннәр. 8 сәгать 15 минут тирәсендә халык инде сумкаларына ит тутырып кайтып бара иде. Бераз вакыт үтүгә ярминкәгә килгән 2 хуҗалыкның да ит киштәләре бушады, бары тик субпродуктлар гына калган иде.

- 280 кг алып килгән идек, шөкер, барысын да саттык, - дип аңлатты «Нурхамәтов З.М.» КФХдан ит сатучы Гөлчәчәк Нурхамәтова.

 «Савельев А.А.» КФХның киштәсендә дә ит сату кызганнан-кыза бара иде.

- 500 килограмм ит алып килдек, бик яхшы алалар, - диде Красный Октябрьдән Лидия Савельева.

Ә Екатерина Бистәсеннән Александр Хорьков ярминкәгә 160 кг ит алып килгән, унынчы яртыларга шуларның 6-7 килограммы гына калган. Архангел Бистәсеннән Надежда Никитинаның да ите тиз арада сатылып беткән. Сыер итенең бәясе 350-360 сум тирәсе, дуңгыз ите - 260 сум иде.

Н.Никитинадан шулай ук тозлаган (350сум) һәм ысланган сало (450 сум), 380 сумга сыер фаршы, яңа тотылган Кама балыклары да алырга була иде. Бер килограмм чуртан - 150, судак - 250, корбан балыгы - 100 сумнан сатылды. Икенче сәүдә урынында Шушмада тотылган гибридлар (кг - 80 сумнан), шулай ук чуртан балыклары (кг-140 сум) тәкъдим ителде. Балыклар  да бик актив сатып алынды, Шушмада тотылганнарын киштә бушаган саен китереп тордылар. Бройлер, каз түшкәләре (кг 350 сум), литр ярымлык савытларга тутырылган сөтләр дә җитәрлек иде. Каймак белән кыртны да бик теләп алдылар.

Әмма шунысы шаккаттырды -  килограммы 470 сумнан сатылган Яңа Чишмә  маеның  сатылып бетүен, хәтта ит сату тизлеге белән дә бу юлы чагыштырып булмады. Иртәнге тугызынчы яртыда сәүдә урыны буш иде инде.  Якын тирәдә җиләк-җимеш, киптерелгән җимеш, кавын һәм карбыз сатучылар  май сатучыларның ярминкәдә 30-40 минут та тормаулары турында сөйләделәр. – Мин соңгы тартманы сатып алып өлгердем, - диде ит  сатучы Гөлчәчәк Нурхамәтова, ул да ярминкәгә иртәрәк килгән иде.

ШЯХ һәм КФХ товарларыннан тыш, Казан фабрикаларыннан китерелгән казылык, сыр һәм сөт продукциясе дә урынлы булды.

Җәй коры булса да, районның иң булдыклы кешеләре ярминкәгә үзләре җыйган гөмбәләрне алып килгәннәр. 740 мл банкаларга салган тозлы һәм маринадлаган майлы гөмбәләр (маслята), гөреҗдәләр (грузди) - 250 сумнан, нарат гөмбәләре -150 сумнан иде. - Әдәмсә урманнарында җыелган гөмбәләр бу, - диде Красный Октябрьдә яшәүче хуҗабикә. Ярминкәдә ул алар белән ел саен сәүдә итә, үзе җыя һәм тозлый. «Яхшы алалар, иртәдән бирле 12-13 банка саттым инде», - диде ул.

Ярминкәдә халык күп булмады, гәрчә көн җылы булса да.

Узган юлы кебек үк, РМЙ артистлары ярминкә кунакларын матур концерт белән сөендерделәр. Алар башкаруында рус, татар һәм чуаш җырлары яңгырады.

Гомумән алганда, ярминкә сатып алучыларның да, сатучыларның да өметләрен канәгатьләндереп, яхшы гына узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев