Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2016 елда ШЭ-нең иминият взнослары артты

- 2016 елда ШЭ-нең иминият взносларын түләү тәртибе үзгәрдеме? - дип сорый эшмәкәр Сергей П.

-2016 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы артты, ул хәзер 6204 сум тәшкил итә, димәк, взнослар күләме дә үзгәрә. Әгәр исәп-хисап чорында эшмәкәрнең кереме 300000 сумнан артмаса, мәҗбүри пенсия иминиятенә түләү - 19356,48 сум, мәҗбүри медицина иминиятенә 3796,85 сум тәшкил итә. 2015 елда барлыгы 22260,80 сум түләгән булсалар, хәзер - 2016 елның 1 гыйнварыннан 23153,33 сум түлисе.
Әгәр иминият взнослары түләүченең кереме 300 мең сумнан артса, теркәлгән күләмгә өстәмә рәвештә исәп-хисап чорында түләүченең 300 мең сумнан арткан, тик 154851,84 сумнан кимрәк булган керем күләменнән 1 процент түләнә. ШЭ-гә керемнәре турында салым органнарына отчет бирергә кирәк.
Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет тапшырмаса һәм шул сәбәпле Пенсия фондында керемнәр турында мәгълүмат булмаса, иминият взнослары чик күләмендә, ягъни 2015 ел өчен 154851,84 сум түләттерелә.
Иминият взносларын агымдагы елның 31 декабреннән соңламый, ә түләүченең 300 мең сумнан арткан кереме өчен взносларны 2016 елның 1 апреленнән соңламый түләргә кирәк. 2016 елдан иминият взнослары түләү өчен КБК үзгәрде.
Эшмәкәр шуны истә тотарга тиеш: иминият взнослары түләп кенә үзенең иминият стажын раслый ала һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге чорында пенсия белән тәэмин ителүгә хокук ала. Аннан кала, иминият взнослары түләү белән бәйле бурычлары шушы төр эшчәнлекне алып бару һәм керем алу очрагына бәйле түгел. Бу бурыч теркәлү турында таныклык алган көннән башлана, аны бетергәч, туктала. Эшмәкәрлек эшчәнлеге булмаган (туктатылу) очракта теркәлү исәбеннән төшерелү өчен, кичекмәстән, РПФ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен тел.: 2-26-97, 2-25-81

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев