Реклама
Район яңалыклары
2019 елга бюджет расланды
Яңа Чишмә муниципаль район Советының 13 декабрьдә узган 43 нче утырышында 2018 ел өчен районның социаль-икътисадый үсешенә башлангыч йомгак ясалды, 2019 елга район бюджеты расланды, район Уставына үзгәрешләр кертелде.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть” АҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм “ТатРИТЭКнефть” ТПП директоры Николай Нефедовлар катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча 2018 елда район Советының перспектив эш планын үтәү һәм 2019 елга перспектив план турындагы информация белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова 2018 елда районның социаль-икътисадый үсеше һәм киләсе елга үсеш прогнозларына башлангыч нәтиҗәләр турында информация ясады. Үткән еллар белән чагыштырганда барлык территориаль продуктның 5-10 % ка, шулай ук халыкның уртача хезмәт хакының һәм акчалата керемнең артуы күзәтелә. Гомумән 2018 елда халыкның җан башына туры килгән акчалата кереме 19,5 мең сум тәшкил итә.
Депутатлар 2018 ел өчен районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турындагы информацияне исәпкә алдылар һәм 2019 елга булган прогнозны хупладылар.
Совет утырышында депутатлар район Советының районның Контроль-хисап палатасы рәисе вазыйфасына Роман Губкин кандидатурасын билгеләү турындагы карарын расладылар.
Ул, үз чиратында, аңа ышаныч белдерүләре өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм бу ышанычны үзенең намуслы хезмәте белән акларга вәгъдә итте.
Аннан соң районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2019 елга район бюджеты турындагы информация белән чыгыш ясады. Аның чыгышын Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев һәм Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкиннар тулыландырды. Нәтиҗәдә депутатлар керемнәр һәм чыгымнар өлешендә 457 млн. 209 мең сум күләмендә (ягъни дефицитсыз) 2019 елга район бюджетын расладылар.
Совет утырышында шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякның өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-икътисадый хәлен яхшырту буенча чаралар турындагы информациясе дә тыңланды, муниципаль район Уставына үзгәрешләр кертелде.
Утырыш азагында бүләкләү церемониясе булды. Казна һәм бюджет учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге начальнигы Наталья Быстренина һәм Тубылгытау АҖ башкарма комитетының бухгалтерия учеты буенча әйдәп баручы белгече Альбина Хәлиуллиналар финанс системасы органнарында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Финанс министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр; Пенсионерлар берлегенең Яңа Чишмә бүлеге рәисе Анастасия Козловага намуслы һәм фидакарь хезмәте, районның социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен керткәне өчен район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды; “Нечкәбил – 2018” республика конкурсы финалында призлы 3 урын алган Камил һәм Ләйсән Салиховлар район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне Вячеслав Козлов тапшырды.
Башка фотоларны безнең сайтта – novoshishminsk.ru – карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев