Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«2020 елның иң яхшы фотографияләре»: Яңа Чишмә «57 нче номерлы татар ат заводы» Татарстанның легендар бренды дип танылган

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы фикеренчә, атлар үрчетүче Николай Скоковның Орлов токымлы юртак янында төшкән фоторәсеме – 2020 елда «ЯЧХ»дә басылып чыккан иң яхшы фотографияләренең берсе

ТАССРның 100 еллыгына республика халкы ишетеп беленгән һәм иң яхшы 100 брендны сайлап алды, алар арасында Петропавел Бистәсеннән (җитәкчесе Николай Скоков) Яңа Чишмә «57 нче татар ат заводы» да бар.

Халык тавыш бирүе 2020 елның 20 гыйнварыннан 6 апреленә кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында татарстанлылар тәкъдим ителгән 900 брендның иң яхшыларын сайлады. Яңа Чишмә районыннан тәкъдим ителгән җиде бренд арасыннан  иң күп санны Николай Скоков җитәкчелегендәге «57 нче татар ат заводы» җыйды.

Ат заводы үз тарихын 1920 елдан башлый һәм 2020 елда ул үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Үз вакытында завод үз эшен бөтенләй туктату алдында була диярлек һәм эшчәнлекне Николай Скоков үз кулына алып, төрле төбәкләрдә  калган саф токымлы  юртакларны җыя.  Хәзер монда янә Орлов токымлы юртакларны үрчетүне лаеклы дәрәҗәгә куйганнар. Николайның күп кенә юртаклары бөтен Россия буенча төрле ярышларда һәм узышларда катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар алалар.

- Орлов токымы - Россиянең милли байлыгы, бу кыйммәтле генофондны саклап калырга һәм арттырырга кирәк. Әлеге мөһим эшкә мөнәсәбәтем булуына мин бик шат, - ди Николай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев