2021 елның 6 сентябреннән 25енә кадәр Яңа Чишмә районы территориясендә «Частник» профилактик операциясе башлана.
Ул 2021 елга эш планы нигезендә һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигының 2021 елның 2 сентябрендә кабул ителгән 01-05/222-пр. номерлы боерыгына туры китереп, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз файдалану һәм ЮТҺ санын киметү максатларында үтәчәк.
Операция барышында тракторларның, үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышы, техник карау узу турында таныклыкның булуы, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урнаштыру, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү документлары булу-булмавы тикшереләчәк.
Закон бозучыларга РФ КоАП нигезендә административ йогынты чаралары күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев