2021 елның 7 аенда Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне сату 11 процентка кимегән
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 7 аенда Яңа Чишмә районы сәүдә объектлары тарафыннан 8,3 мең дал алкоголь сатылган (2020 елда - 9,3 мең дал).
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, алкогольле продукцияне сату 11%ка кимегән. Җиде ай эчендә Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,04 мең дал (2020 елда - 0 мең дал), фирма челтәре - 1,2 мең дал (2020 елда - 1,4 мең дал), коммерция структуралары тарафыннан 7,0 мең дал (узган ел - 7,9 мең дал, бу 12%ка кимрәк), алкогольле продукция сатылган.
Читтән кайтарыла торган алкогольне сату - 12%ка кимегән, читтән кайтарыла торган аракыны сату 11% ка арткан, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне һәм аракыны сату - 11% һәм 12%ка кимегән.
Җан башына алкоголь сату 6,6 литр тәшкил иткән (узган елның 7 ай дәрәҗәсенә карата 91%).
Быелның җиде аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 14 тикшерү үткәргән, шул исәптән өчесе ЭЭБ белән берлектә, 12 очракта 12 хокук бозу ачыкланган. Аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә - хокук бозуның 3 факты; яраклылык вакыты чыгу - 2 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау - 4 очрак һәм өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне сатуның 3 очрагы теркәлгән. 7 айда 25,67 литр легаль булмаган хәмер ваклап сату әйләнешеннән алынган (2020 елда - 14,8 литр).
«Халык контроле»нә гражданнар тарафыннан алкогольле продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 8 мөрәҗәгать кергән, 2 очрак расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев