Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2023 елда халыкка социаль ярдәм чаралары

Ел дәвамында социаль яклау бүлеге тарафыннан район халкына социаль ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла. Бу хакта «эшлекле сишәмбе«дә бүлек начальнигы Наталья Гурьева хәбәр итте.

Балалы гаиләләргә ярдәм

Социаль яклау бүлегендә бүгенгесе көндә 273 күп балалы гаилә теркәлгән (5 ел элек 222 булган), шуларның 217се өч балалы гаиләләр, 43е дүрт балалы, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр — 13. 2023 елда 35 күп балалы гаилә таныклыгы бирелгән.

Бала туганда 50 һәм 100 мең сум күләмендәге республика түләүләреннән беренче балаларын 25 яшькә кадәр табучы 25 хатын-кыз (50шәр мең сум алганнар), өченче балаларын 29 яшькә кадәр табучы 9 хатын-кыз (100шәр мең сумлык сертификатлар тапшырылган) файдаланган.
3 яшькә кадәрге балалар өчен даруларга 10 мең сумлык электрон сертификатны керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 22 гаилә алган (2022 елда — 53 гаилә).

Яңа туган сабыйга бүләк комплектын (8847 сумлык) 9 гаилә (2022 елда — 12) алган, аларның җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән түбән.

2022 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын түләүгә 10 млн 162 мең сум түләнгән.
2023 елда ике социаль ярдәм чарасы: беренче бала туу (уллыкка алу) һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга бер яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләргә айлык түләүләр Россия Социаль фондына (СФР) тапшырылган. Хезмәтләр автомат рәвештә күчерелә, хәзер СФР яшәү минимумыннан түбән керемле гражданнар өчен универсаль пособие бирә. 

Социаль контракт

2023 елда 63 гаиләгә социаль контракт буенча дәүләт ярдәме күрсәтелгән: 40 кеше эшкә урнаштырылган, 19 кеше (бер тапкыр түләү — 350 мең сум), ШЯХ буенча 4 гаилә (200 мең сум) үзмәшгуль булып рәсмиләштерелгән. 2023 елда социаль контракт буенча тотылган акчаларның гомуми суммасы 9 млн 691 мең сум тәшкил иткән, бу план буенча каралганнан (8139 мең сум) 1 млн 552 мең сумга күбрәк. 2022 елда план ике тапкырга кимрәк. 

«Федераль ташлама» алучыларга ТКХ өчен субсидияләр түләүгә — 9 млн 541 мең сум, ТКУ өчен субсидияләр бирүгә 1 млн 571 мең сум акча юнәлдерелгән. 2023 елда социаль ярдәм чараларын алучылар саны — 3935, бу безнең районда яшәүчеләрнең 33 процентын тәшкил итә. 2023 елда түләүләрнең гомуми суммасы 49 млн 930 мең сум тәшкил иткән, бу универсаль пособие кертелү белән бәйле рәвештә 2022 елга караганда 24 млн 900 мең сумга кимрәк. 

Газ кертүгә субсидия

Узган елда йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча 100 000 сумнан артмаган чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия үз составында I һәм II төркем инвалидлары һәм инвалид балалары булган гаиләләргә (2 гаилә), күп балалы гаиләләргә (7 гаилә), шулай ук керемнәре аена 10 мең сумнан алып 19 000 сумга кадәр булган гаиләләргә (6 гаилә) бирелгән.

Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә. Гомуми алучылар саны — 15 гаилә. Түләнгән акчаларның гомуми суммасы 1 млн 180 мең сум тәшкил итә

Гражданнарны сәламәтләндерү

2023 елда Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүче — 4 кеше, ә 9 кеше «Хезмәт ветераны» таныклыгына ия булган. Хәзер районда 66 сугыш ветераны яши: шуларның берсе Бөек Ватан сугышында катнашучы, 55е — тыл хезмәтчәне һәм 9сы — сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары. 

2023 елда РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей туган көннәре (21 кешегә 90 яшь һәм 12 кешегә 95 яшь) уңаеннан шәхси котлаулар тапшырылган. Районда 90 яшьтән өлкәнрәк 83 кеше яши. 

2023 елда шифаханәләрдә инвалидлыгы булмаган 13 пенсионер сәламәтләндерелгән. Инвалидлар өчен Республика реабилитация үзәкләренә 35 өлкән һәм 15 бала җибәрелгән. Бүгенгесе көндә районда инвалидлыгы булган 1105 кеше яши (гомуми халык санының 11%ы), шуларның 47се — балалар. 2023 елда социаль яклау бүлеге тарафыннан алар өчен 192 шәхси реабилитация программасы булдырылган.

2022 елда ТРда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль хезмәт күрсәтү, физик культура һәм спорт хезмәткәрләре өчен шифаханә-курорт дәвалануы алу өчен пилот проекты эшли. 2023 елда әлеге проектка муниципаль хезмәткәрләр кергән. 

Хезмәткәргә федераль шифаханә-курорт учреждениеләре исемлегендә (үзләре сайлый) дәвалану өчен 25 мең сум күләмендә сертификат бирелгән. (2023 елда 21 сертификат).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев